Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән ягында Корбан гаете быел оешмаларда да үткәрелде

Корбан чалуга оныкларын да ияртеп килделәр
Корбан чалуга оныкларын да ияртеп килделәр

Төмән ягында Корбан бәйрәмен өйләрдә генә түгел, мөселманнар эшләгән оешмаларда үткәрү дә гадәткә кереп бара.

Мөселман кардәшләребез яшәгән авылларда корбан ашлары иртәнге тугыздан ук башланды. Төмән шәһәренең Җәмигъ мәчетенә сыймыйча, гает намазына җыелучылар ишегалдына тулдылар. Быел унлаган машинада тәкәләр белән сату гөрләп барды. 3 меңнән 10 мең сумга кадәр бәягә ерак районнардан да килеп алучылар бар иде.

Шәһәр һәм авылларда быел Корбан гаете төрле көндә үтте. Кемдер алдан билгеләнгән вакыт буенча һәм кояш һәм айның торышы буенча да туры килә дип 25ендә үк башлады, кайберәүләргә үзгәрешләр турында хәбәр вакытында җитепме, шулай ук, Мәккәдә хаҗ кылучылар белән бергә булыйк дипме, 26 октябрь көнне гает намазына җыелдылар. Бәйрәм көннәрендә һәркем матур киенеп, мәчеткә ашыкты, аннары дус-туганнарын кунакка чакырды. Авылларда борынгыдан килгән гадәт буенча корбан ашына теләсә кем килә ала. Аеруча урамнар бала-чагалар тавышына күмелә. Алар өйдән-өйгә кереп олы гает белән котлап йөриләр, аннары, хуҗалардан бүләк алгач, “Курагыз тулы мал булсын!”, дип рәхмәтләрен белдерәләр.

Корбан бәйрәмен өйләрдә генә түгел, мөселманнар эшләгән оешмаларда үткәрү дә гадәткә кереп бара. “Тубылда “Нарцисс” оешмасы җитәкчесе Гөлсәгыйдә Мансурова корбанлыклар чалып, шәһәрдәге өлкәннәрне, хезмәткәрләрен бергә җыеп, зур мәҗлес оештырды. Эш урыннарында дини бәйрәмнәрне уздыру - матур йола. Гөлсәгыйдә ханым үзе: “Башка диннәрнең бәйрәмнәрен дә үткәрәбез. Котлау чараларында төрле милләт вәкилләре катнаша. Бездә тырыш, хезмәт сөючән, традицияләребезне хөрмәт иткән кешеләр эшлиләр”, дип сөйләде. Тубылда корбанлык чалучылар хәзрәтләрне үз йортларына чакырып, Коръән укыту өчен чиратка язылдылар”, дип хәбәр итте Римма Өметбаева.

Төмән ягында Корбан гаете

Төмәндә тантананы дога белән ачу
1/11 Төмәндә тантананы дога белән ачу
Төмән ягында Корбан бәйрәмен өйләрдә генә түгел, мөселманнар эшләгән оешмаларда үткәрү дә гадәткә кереп бара.
Бәйрәмгә җыелган өлкәннәр
2/11 Бәйрәмгә җыелган өлкәннәр
Төмән ягында Корбан бәйрәмен өйләрдә генә түгел, мөселманнар эшләгән оешмаларда үткәрү дә гадәткә кереп бара.
З.Низамов котлый
3/11 З.Низамов котлый
Төмән ягында Корбан бәйрәмен өйләрдә генә түгел, мөселманнар эшләгән оешмаларда үткәрү дә гадәткә кереп бара.
Тәбрикләү вакыты
4/11 Тәбрикләү вакыты
Төмән ягында Корбан бәйрәмен өйләрдә генә түгел, мөселманнар эшләгән оешмаларда үткәрү дә гадәткә кереп бара.
Дәрәҗәле кунаклар
5/11 Дәрәҗәле кунаклар
Төмән ягында Корбан бәйрәмен өйләрдә генә түгел, мөселманнар эшләгән оешмаларда үткәрү дә гадәткә кереп бара.
Ә.Миннебаев һәм А.Кангазин
6/11 Ә.Миннебаев һәм А.Кангазин
Төмән ягында Корбан бәйрәмен өйләрдә генә түгел, мөселманнар эшләгән оешмаларда үткәрү дә гадәткә кереп бара.
Кашыкчылар төркеме
7/11 Кашыкчылар төркеме
Төмән ягында Корбан бәйрәмен өйләрдә генә түгел, мөселманнар эшләгән оешмаларда үткәрү дә гадәткә кереп бара.
Этнос балалар үзәгендә тәрбияләнүчеләр
8/11 Этнос балалар үзәгендә тәрбияләнүчеләр
Төмән ягында Корбан бәйрәмен өйләрдә генә түгел, мөселманнар эшләгән оешмаларда үткәрү дә гадәткә кереп бара.
Каскараның Дуслык ансамбле чыгыш ясый
9/11 Каскараның Дуслык ансамбле чыгыш ясый
Төмән ягында Корбан бәйрәмен өйләрдә генә түгел, мөселманнар эшләгән оешмаларда үткәрү дә гадәткә кереп бара.
Оныгы белән корбан тәкәсе янында
10/11 Оныгы белән корбан тәкәсе янында
Төмән ягында Корбан бәйрәмен өйләрдә генә түгел, мөселманнар эшләгән оешмаларда үткәрү дә гадәткә кереп бара.
Корбан чалучылар
11/11 Корбан чалучылар
Төмән ягында Корбан бәйрәмен өйләрдә генә түгел, мөселманнар эшләгән оешмаларда үткәрү дә гадәткә кереп бара.
Previous slide
Next slide

Төмән мөселманнары өчен Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмәндәге мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин ел саен “Принцесса” тантаналар йортында бәйрәм әзерли. Анда берничә йөзләгән кеше җыела. Алар изге аштан авыз итеп, шәһәр мәдәният үзәге үзешчәннәре катнашында җырлы-биюле тамаша карыйлар. “Этнос” балалар үзәгенең татар сыйныфларына һәм “Әхлак” төркеменә йөрүче сабыйлар чыгышы да бәйрәмне бизи.

Өлкә хакимияте вәкилләре белән бергә казыят эшендә актив ярдәм күрсәткән иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре дә чакырылган иде бәйрәмгә. Алар котлау сүзләрен җиткереп, Рәхмәт хатларын тараттылар. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә игътибар бирә торган өлкә чик сакчылары ветераннары, шәһәр “Сугышчан туганлык” оешмалары, “Аванпост” өлкә балалар-яшүсмерләр үзәгеннән килүчеләр өстәл артында утырган сугыш ветераннары, хәрби кешеләр һәм башкаларны Бородино сугышында җиңүнең 200 еллыгы белән дә тәбрикләделәр.
Теләкләрдә битараф булмаска, күршенең хәлен белешеп торырга, ярдәм кулын сузарга тырышырга, тынычлыкны сакларга, дус яшәргә чакырулар яңгырады.

Мондый бәйрәмнәр Тубыл себер татар мәдәният үзәгендә дә, Кырынкүл авылында да үтте. Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе Боровой мәдәният йортында район күләмендәге Корбан бәйрәмен билгеләде. Елдан-ел корбан чалучылар арта, димәк, татарның әхлагы сафлана, гореф-гадәтләр саклана.
XS
SM
MD
LG