Accessibility links

Татар кыллы уен коралларының төрлелеге белән мактана ала, әмма аларны ясаучылар да, аларда уйнага өйрәтүчеләр, өйрәнергә теләүчеләр дә кими бара.

Бу көннәрдә Казанда Esta исемле кыллы уен коралларында уйнарга өйрәтүче укытучыларның Европа берлегенең халыкара конференциясе уза. Европаның 20 иленнән килгән белгечләр кыллы уен коралларын ничек үстерергә мөмкин дип фикер алыша. Татарстаннан консерватория, музыка училищесыннан вәкилләр булса да, татар уен кораллары турында сүз катучы юк.

Кыллы уен коралларының ватаны Европа түгел, Шәрык илләре ди белгечләр. Татарстанда исә бу уен коралларының берсе генә төньяк районнарда сакланып калган. Аларны яңадан кайтару кирәкме һәм бу мөмкин эшме? Азатлык белгечләр фикерен сорашты.

Алар безнеке, ләкин югалган

Этник музыка белгече Эльмира Каюмова, кыллы уен кораллары белән музыкаль мәдәниятебезнең бер өлешен дә югалттык дип исәпли. Ә бу – төрки халыкларның мәдәни байлыгы күрсәткече.

"Кыллы музыка уен кораллары сызгычлы һәм чиртмәле була. Алар татарда элек-электән кулланылган һәм, әгәр бу уен коралларын җуябыз икән, тарихыбызның бер өлешен югалтабыз булып чыга. Күп кыллы уен коралларыннан гөслә бар. Ул Арча, Балтач, чиктәш Мари Иле Республикасында яшәүче керәшеннәрдә сакланган. Элегрәк – канун һәм ятаган булган. Соңгы чорларны алсак, думбрада күбрәк керәшеннәр, нугайбәкләр уйнаган. Ул формасы белән бераз балалайкага охшаган.

Эльмира Каюмова (уңда)
Эльмира Каюмова (уңда)

Мандолинаның килеп чыгышы Неапольдән дип санала. Ул татар музыкаль мәдәниятенә XIX гасыр ахырында килеп кергән. Шәһәрләрдә кыллы оркестрлар оешкан, аларның чыгышлары халыкта зур кызыксыну уяткан. 2010 елда Апас, 2014 елда Кукмара якларына экспедицияләрдә мандолинада уйнаучылар очрый иде әле. Болар барысы да элек мөгаллим булып эшләгән кешеләр. Чөнки совет чорында педагогия көллиятләрендә мандолинада уйнау аерым дәрес буларак кергән. Хәзер мандолинада уйнарга өйрәтмиләр, дәресләр бетерелде, уйнау традициясе дә югалып бара", ди ул.

Саз, дубра һәм "каз муен"ы

Белгеч, музыка уен кораллары тарихы катлаулы һәм өйрәнүне таләп итә дип тә белдерә. Аныңча алар Европадан безгә түгел, ә Шәрык илләреннән Европага килгән. Әлеге уен кораллары юкка чыгуга гармунның киң таралуы да беркадәр сәбәпче булган дип сөйләде ул Азатлыкка.

Кыл-кубызны скрипканың бабасы дип тә атарга була

"Сызгычлы уен коралларына килсәк, аларда уйнау да, кызганыч, бетеп бара. Кыл-кубыз, мәсәлән, төрки халыклар өчен уртак уен коралы. Әле егерменче йөз урталарында татарлар скрипканы да кыл-кубыз рәвешендә тотканнар. Аны уйнау манеры үзгә: иңбашына түгел, тез башына куеп уйнаганнар. Бездә скрипканы "каз муен" дип тә йөртәләр. Аны чыршы, алмагачтан үзләре ясый торган булганнар. Кыл-кубызны скрипканың бабасы дип тә атарга була. "Каз муен" исә скрипканың синонимы буларак кулланыла.

Саз ике төрле мәгънәдә кулланыла. Урта гасырларда саз дип кыллы уен коралын атасалар, бүген Әстерхан татарлары саз дип Сарытау гармунын йөртәләр. Бу гармунны туйларда хатын-кызларга бүләк итә торган булганнар. Аларда хәтта ки "сазда сөйләшү" гадәте дә бар. Бу инде кешеләрнең (мисал өчен, егет белән кызның) билгеле бер музыкаль шифр ярдәмендә аңлашуы", дип сөйләде белгеч.

Эльмира Каюмова бүген әлеге уен коралларыннан аеруча гөслә генә яңа сулыш алды ди. Аны ясаучы осталар да бар, "Түгәрәк уен" фестивале ярдәмендә даны таралган, төрле ансамбльләр үзләренә заказ биреп ясата башлаган. Гөслә ясаучы осталардан традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә Йошкар-Олада яшәүче Гәрәй Мәгъсүмҗановны атадылар.

Татарстанда музыка уен коралларын ясаучылар бетеп бара

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыка дәүләт ансамблендә кыллы уен коралларын башка илләрдән алып кайтып, аларны чыгышларында актив куллана башлаганнар. Айдар Фәйзрахманов эзләнүләрнең дәвам итүен дә җиткерде:

Айдар Фәйзрахманов
Айдар Фәйзрахманов

"Фольклор ансамблен саздан башка күз алдына да китереп булмый. Ул бит Габдулла Тукай, Нәкый Исәнбәт әсәрләрендә яратып телгә алынган уен коралы да. Без бу уен коралын бик күп әсәрләребездә кулланабыз. Аннан соң, гөсләләр бар. Аларны ясау, төзәтү җәһәтеннән Геннадий Макаров ярдәм итте. Татар думбраларын кайтардык. Ятаган кыллы уен коралын, кыл җәяне дә кулланабыз. Бу уен коралларын ясаучылар Татарстанда юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә без аны төрки илләрдән эзләп табып та алып кайттык. Сазны Төркиядә сатып алдык. Гөсләләрне Ренат Гыйләҗев җыйган иде инде. Ул аларны "Сорнай" ансамблендә дә куллана. Думбраларны Мәскәүдән кайтартканнар", диде ул Азатлыкка.

Геннадий Макаров
Геннадий Макаров

Музыка белгече, фольклорчы Геннадий Макаров аерым шәхесләрнең музыка уен коралларын ясап саклап калырга тырышуы – башкарылырга тиешле эшләр диңгезендә бер тамчы гына, дип әйтә. Бу юнәлештә дәүәт програмы булырга тиеш, дигән фикердә ул.

"Кыллы уен коралларын чыннан да кире кайтарырга теләсәк, шушы юнәлештә дәүләт концепциясе кирәк. Алдан музыка уен коралларын булдыру, аларга репертуар әзерләү һәм яшьләргә музыка уку йортларында дәрес формасында өйрәтү кирәк. Фәнни җирлек бар. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында мин бу уен коралларын өйрәнеп китаплар чыгардым. Ә бүген эшләгән эшләр алар очраклы, нәтиҗәсе кыска вакытлы эшләр генә", диде Азатлыкка Геннадий Макаров.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG