Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасы утырышында Путинга шартнамәне озайту турында мөрәҗәгать кабул ителде


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы
Татарстан Дәүләт шурасы утырышы

Татарстан Дәүләт шурасының җәйге ялларга киткәнче соңгы утырышында федераль үзәк белән Казан арасындагы шартнамә мәсьәләсе күтәрелде. Дәүләт шурасы депутаты Николай Рыбушкин шартнамәне озайту турындагы мөрәҗәгать тәкъдим итте.

Депутат сүзләренчә, шартнамәнең туктатылуы күп кенә хокукый мәсьәләләр тудырачак. Шартнамә озайтылмаган очракта Татарстанның гына түгел, Русиянең дә кануни актларына, шул исәптән Конституциягә дә үзгәрешләр кертәсе булачак. "Беренче карашка гына да, Татарстан Конституциянең 14ләп маддәсе үзгәрәчәк. Бу нормаль күренеш түгел. "Хокукый упкын" барлыкка килмәсен өчен Шартнамә озайтылырга тиеш", диде Рыбушкин.

26 депутат имзалаган мөрәҗәгатьне хуплап депутат Разил Вәлиев тә чыгыш ясады. "Шартнамә беренче чиратта федератив үзәккә кирәк. Килешү озайтылмаган очракта, Татарстанга вакытлыча өйдәш роле каламы?" дип сорау бирә депутат.

Депутат Марат Галиев: "Халык тарафыннан сайланган парламент дәшми калырга тиеш түгел", диде.

Әлеге мөрәҗәгатьне утырышта катнашкан 83 депутат бертавыштан хуплады.

Әлеге соңгы утырышта республика президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, премьер-министр Алексей Песошин да катнашты.

Утырыш алдыннан Шураның 30-га якын депутаты бу мәсьәләне көн тәртибенә кертүне сорап Шура рәисе Фәрит Мөхәммәтшингә мөрәҗәгать имзалады.

26 июньдә Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә кабул ителүгә ун ел булды. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24 июльдә чыга.

Кайбер сәясәт белгечләре Мәскәү Кремле килешүне озайтырга каршы булачак дип фаразлый. Русия думасы депутаты Марат Бариев шартнамәнең Татарстанга күп мөмкинлекләр тудыруы һәм аны һичшиксез озайтырга кирәклеге турында белдергән иде. Шулай ук Татарстан Дәүләт Шурасы вице-спикеры Юрий Камалтынов, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов та Шартнамә озайтылыр дигән өметтә тора.

XS
SM
MD
LG