Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән федераль үзәк арасындагы Шартнамәгә - 10 ел


Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Ун ел элек, 2007 елның 26 июнендә Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында Шартнамә кабул ителгән иде. Килешү мөддәте – ун ел.

Шартнамәне Русия президенты Владимир Путин һәм Татарстанның ул вакыттагы президенты Миңтимер Шәймиев имзалады. 2007 елның 24 июлендә ул федераль канун белән расланып гамәлгә керде.

Әлеге вакытта яңа килешү яки искесен озайту турында Татарстан парламентында сүз күтәрелми дигән Дәүләт Шурасының комитет рәисе урынбасары Рафил Ногъманов InKazanга.

22 июнь Татарстан парламентында булган утырышта да шартнамә турында сүз дәшмәделәр. Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның килешү турындагы сорауларына җавап бирергә ашыкмый.

Күптән түгел Татар иҗтимагый үзәге Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать юллады. Хатта федераль үзәк һәм Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турында яңа килешү төзү тәкъдим ителә.

ТИҮ вәкилләре әлеге мәсьәләне күтәреп май ахырында пикетка да чыккан иде. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев яңа шартнамәдә Татарстанга халыкара элемтәләрдә киң вәкаләтләр бирелүне, тышкы икътисади эшчәнлекләрне үзенә алып бару хокукы танылуны, үз дәүләт банкы кору хокукы, җир һәм аның байлыкларын файдалану хокукы бирелүне, Татарстанга бар салымны үзенә җыеп, Мәскәүгә бары тик елга бер тапкыр билгеле бер күләмдә акча түләү хокукы бирелү, республикага мөстәкыйль мәгариф системы кору хокукы танылу кебек маддәләрнең кирәклеген әйтте.

XS
SM
MD
LG