Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 12:34

Татарстан парламентында сессия артыннан сессия уза, әмма депутатлар агымдагы эшләрне барлап, федераль үзәктәге депутатлар чыгарган кануннарны тагын бер кат кабул итү белән шөгыльләнүен дәвам итә. Ә Татарстан белән Русия арасындагы шартнамә язмышы әле дә хәл ителмәгән.

22 июнь Татарстан парламентында булган утырышта узган елгы бюджет өчен хисап тотылды, акча ничек тотылганы, нәрсәгә җитмәгәне каралды, медицина өлкәсендә иминиятләштерү мәсьләләре дә, айныткычлар кирәкме, кирәкмиме дигән проблемнар да каралды, кемгәдер шелтәле сүзләр дә эләктерелде, моннан тыш вак-төяк кануннар өчен дә дәррәү тавыш бирелде. Әмма Татарстан белән Русия арасындагы шартнамә турында ләм-мим, сүз дәшмәделәр. Ә ул инде 26 июнь гамәлдән чыга.

Татарстан халыклары корылтаеннан соң бу хакта зурлап сөйләшүләр юк. Шартнамә турында сорауны читләтеп узалар. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да әлегә дәшмәүне кулайрак күрә, һәрхәлдә журналистларның бу хакта соравын читләтеп уза. 21 июнь Питрәчкә командировкага барган вакытта да бу хакта каләм ияләре сүз каткан, әмма парламент рәисе журналистларның бу соравына борчылуыгыз өчен сөенәм, әмма вакыты җиткәч, бу хакта әйтербез дигән җавап белән генә чикләнгән.

Чираттагы сессиядән соң матбугат очрашуы оештырылмады, шартнамә турында сорауны юллау мөмкинлеге булмады. Азатлык бу хакта берничә депутатның фикерен сорашты. Кемдер, мин бу хакта хәбәрдар түгел, дип котылды, яки бу турыда сөйләшүдән баш тартты.

Шакир Яһүдин
Шакир Яһүдин

Азатлыкның, ни өчен сессия эшендә шартнамә мәсьәләсе каралмый, дигән соравына Татарстан Дәүләт шурасының канун һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин, бу – сәяси мәсьәлә, диде.

“Бу хакта әлегә берни әйтә алмыйм, Фәрит Мөхәммәтшиннан сорарга кирәк. Шартнамә һичшиксез кирәк. Аның өстенлекле яклары күп, бу Татарстанның рейтингына да уңай йогынты ясый. Шартнамә булмаса, эшләрне хокукый җайга салуы авыр булачак. Шартнамә ике якка да кирәк. Бу документның язмышы турында бернәрсә дә сөйләмәү күрсәтмәсе юк”, диде ул.

Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

КПРФ фиркасе Хафиз Миргалимов исә Татарстан парламенты кул кушырып утырмый диде.

“Бу мәсьәлә күтәрелми дип әйтә алмыйм. Татарстан Дәүләт шурасында бу мәсьәлә карала, комитетларда эш алып барыла. Татарстан халыклары җыенында шартнамә турында фикер әйтелде, аны Мәскәү кунаклары да тыңлады, алар нәтиҗә ясагандыр. Федераль үзәк төбәк белән уртак тел табып, килешү нигезендә эшләсә, шунда гына чын федерализм булачак. Аның бәрәкәте федераль үзәккә дә, төбәккә дә тәтиячәк. Июльдә тагын бер сессия булачак, аңа кадәр президум утырышы каралган. Шул вакытта бу сорауны җитәкчелеккә юнәлдерәчәкмен. Әмма мин беләм: бу юнәләштә эш бара, безнекеләр кул кушырып утырмый, шартнамә озайтылачак", диде ул Азатлыкка.

Марат Галиев
Марат Галиев

Марат Галиев шартнамәнең язмышын сөйләгәндә тарихта булган вакыйгаларны онытмаска кирәк дип әйтте. Русия Конституциясе Татарстанда шартнамә нигезендә танылганын искә төшерде ул.

“Шартнамә – халыкара мәйданда бик җитди документ. 1990нчы елларда булган вакыйгаларны искә төшерик: Русия Конституциясе ничек кабул ителде? Ул бөтен халыкның тавышы белән кабул ителде, әмма Татарстан катнашмады бит. Ул чакта Русия Конституциясенең Татарстанда канунилыгы мәсьәләсе калкып чыкты. Шартнамә нигезендә бу документ танылды. Русия Конституциясен легитим итә. Менә тарихта булганны сызып ташлап та, үзгәртеп тә булмый. Бу шулай гына була ала. Моны түрәләр уйлап тапмады, бу халык теләге булды. Русия референдумы шартнамәне таныды. Юридик яктан караганда, бу ике якка да кирәк. Ул кимендә озайтылырга тиеш. Русиядә төрле фикерле кешеләр бар, сәясәтчеләр арасында федерализмга каршы булучылар шактый. Әмма телибезме, юкмы, Русия Конституциясендә Русия федератив дәүләт дип язылган", дип фикерләрен җиткерде ул.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шартнамәнең мөһимлеге турында татар һәм рус телле матбугат шаулап торырга тиеш, әмма бу мәсьәлә сирәк-мирәк күтәрелә, диде.

“Апрель аенда Татарстан халыклары корылтае булды. Бу– вәкаләтле орган. Корылтайның резолюциясе кабул ителде, анда шартанмә дә телгә алынды. Ул Мәскәүгә, Русия җитәкчелегенә җибәрелде. Әлегә бер реакция дә юк. Көтәбез, әлегә шартнамә турында моннан артык мәгълүматым юк. Озайтылыр дип өметләнәм. Дөрес, аңа каршы булучылар бар, унитар дәүләт тарафдарлары да аяк чала. Алар хакимият вертикален ярата. Әмма федератив дәүләттә ниндидер бер субъектның шартнамәсез яшәве гайре табигый хәл булачак. Әлегә Татарстан халкы исеменнән булган мөрәҗәгатькә җавап булмагач, шауламыйча торам. Бу мәсьәлә хәл ителмәсә, үзебезнең тавышны ишеттерәчәкбез. Халык арасында аңлату эшләре җитми, Индус Таһиров яза бу акта, Фәндәс Сафиуллинга рәхмәт, Рафаил Хәкимов интервью бирә, үзем берничә тапкыр чыгыш ясадым бу хакта. Әмма дәррәү килеп татар һәм рус телле матбугат та шауларга тиеш бу хакта. Бу – Татарстанның киләчәгенә тәэсир итә торган җитди документ", дип сөйләде ул Азатлыкка.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG