Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бабич Казан белән шартнамә турында сорауга "махсус алымнар зарурлыгын күрмим" диде


Михаил Бабич
Михаил Бабич

Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Михаил Бабич Татарстан белән Мәскәү арасында яңа шартнамә төзү турында үз фикерен белдерде.

Михаил Бабич Татарстан Идел буе бүлгесендә генә түгел, бөтен Русиядә алдынгылар рәтендә бара диде һәм республика белән федераль үзәк арасында шартнамә төзү турында үз фикерен әйтте.

"Мондый килешү ни турында булачак, кем аны дөрес итеп формалаштырып бирәчәк – башта безгә шуны аңларга кирәк. Миңа ул алымнарның эчтәлеге билгеле түгел, ул рәсми рәвештә беркемгә дә тәкъдим ителмәде дип беләм. Минемчә, федераль үзәк һәм төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләр җайга салынып беткән, ниндидер махсус алымнар зарурлыгын күрмим. Әгәр кирәк була икән, без анализ ясарбыз, президентка үз тәкъдимнәребезне җиткерербез, ә ул инде карар кабул итәр", дигән Бабич ТАССка.

Элегрәк Бабич Мәскәү белән шартнамәнең кирәк булу-булмавын Татарстан үзе хәл итәргә тиеш дип белдергән иде.

Чәршәмбе "Регнум" агентлыгы язуынча, Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамәгә ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский каршы булуын белдергән. "Быел Татария белән федераль үзәк арасындагы килешүнең мөддәте бетә. Ул башка озайтылмас дип өметләнәбез. Бердәм ил, ниндидер вәкаләтләр бүлешү турындагы килешүләр булмаска тиеш. Бөтен вәкаләтләр ил конституциясендә язылган", ди Жириновский.

Вәкаләтләрне бүлеше турындагы хәзерге килешү Владимир Путин һәм Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев тарафыннан 2007 елның җәендә имзаланган иде. 2017 елда ул гамәлдән чыга.

XS
SM
MD
LG