Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Казан белән Мәскәү арасында Шартнамәнең вакыты чыгу турында Путинның исенә төшерде


Татар милли хәрәкәте активистлары, Казан, 2016 ел
Татар милли хәрәкәте активистлары, Казан, 2016 ел

Татар иҗтимагый үзәге Русия президенты Владимир Путинга юллаган мөрәҗәгатьтә федераль үзәк һәм Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турында яңа килешү төзү тәкъдим ителә.

"2017 елның 26 июнендә Русия һәм Татарстан арасындагы Шартнамәнең вакыты чыга. Ләкин без Русия һәм Татарстан җитәкчелегеннән яңа килешү турында бер сүз дә ишетмибез", диелә мөрәҗәгатьтә. Татар җәмәгатьчелеге "Татарстан 1992 елгы федератив килешүне имзаламады, Русия белән ул Шартнамә нигезендә берләшкән", дип искә төшерә. Алар фикеренчә, Русия һәм Татарстан конституцияләренә ярашлы "Русия һәм Татарстан җитәкчелеге яңа килешү имзаларга тиеш".

ТИҮ "26 июньнән соң Татарстан хокукый вакуумда кала" дип саный. "Татарстанның дәүләт статусы турындагы 1992 елда уздырылган референдум нәтиҗәләре легитим булып кала бирә. Ул елны 21 мартта "Сез Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәcәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?" дигән сорауга Татарстан сайлаучыларының 61,4 проценты "әйе" дип җавап бирде. Русия һәм Татарстан әлеге референдумны күз уңында тотып, килешү төзергә тиеш", диелә мөрәҗәгатьтә.

Вәкаләтләрне бүлешү турындагы хәзерге килешү Владимир Путин һәм Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев тарафыннан 2007 елның җәендә имзаланган иде. Быел июнь ахырында ул гамәлдән чыга. Әлегә аның яңасын төзү турында бер хәбәр дә юк.

Күптән түгел узган "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте җыенында Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы килешү темасына кагылмаска куштылар. Хәрәкәт җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин гомум мәгънәле бер-ике җөмлә генә әйтте, ә Римма Ратникова "бу хакта сөйләргә иртә әле", диде.

XS
SM
MD
LG