Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа шартнамә булмаса Татарстан хокукый вакуумда калачак"


Петров паркы алдында пикетка чыккан ТИҮ вәкилләре
Петров паркы алдында пикетка чыккан ТИҮ вәкилләре

30 май Казанда Татарстан белән Русия арасындагы шартнамәгә багышланган пикет үтте. ТИҮ вәкилләре суверенитет декларациясе һәм референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп Казан белән Мәскәү арасында яңа шартнамә имзалануы таләп итте.

Петров паркында узган пикетта "Мәскәү, Татарстаны талауны туктат!", "Татарстанның мөстәкыйль мәгарифе булырга тиеш", "Мәскәү белән Татарстан арасында керемнәр 30%-70% итеп бүленергә тиеш" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Пикетны оештыручы ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлык сорауларын җаваплап, быелның 26 июнендә Татарстан белән Русия арасында төзелгән шартнамәнең мөддәте тәмамлануын һәм яңа шартнамә төзелмәгән очракта Татарстанның "хокукый вакуум"га эләгәчәген белдерде.

Зәкиев шартнамәнең мөддәте чыгуга инде бер айдан азрак вакыт калып баруга карамастан, Татарстан җитәкчелегенең дә, Русия җитәкчелегенең дә бу турыда берни әйтмәвенә дә басым ясады.

"Хакимият халыкның мәшәкатьләре болай да күп, шартнамәне озайтмауны сизмәсләр дип уйлый ахры. Әмма бу мөмкин түгел. Татарстан Конституциясенең беренче маддәсе Татарстанның Русия белән эшчәнлеген шушы шартнамәгә нигезли. Безнең хакимият шуны карамыймы икән?", дип әйтте Зәкиев.

"Татарстан хокукый вакуум алдында тора"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:48 0:00

ТИҮ рәисе яңа шартнамәне халыкка күрсәтергә, аны 1990 елның 30 августында кабул ителгән Татарстан суверенитеты турында декларация, референдум нәтиҗәләренә һәм 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясенә нигезләнеп имзаларга таләп итте. Яңа шартнамәнең 2007 елгы шартнамә кебек булмаска тиешлегенә дә басым ясады.

Зәкиев яңа шартнамәдә Татарстанга халыкара элемтәләрдә киң вәкаләтләр бирелүне, тышкы икътисади эшчәнлекләрне үзенә алып бару хокукы танылуны, милли банк кору хокукы, җир һәм аның байлыклары белән файдалану хокукы бирелүне, Татарстанга бар салымны үзенә җыеп, Мәскәүгә бары тик елга бер тапкыр билгеле бер күләмдә акча түләү хокукы бирелү, республикага мөстәкыйль мәгариф системы кору хокукы танылу кебек маддәләрнең кирәклеген әйтте.

Фәрит Зәкиев пикет ахырында үз таләпләре һәм Татарстан белән Русия арасындагы яңа шартнамәдә урын алырга тиешле маддәләр язылган резолюциянең Татарстан президенты Миңнехановка, Русия президенты Путинга, Татарстан парламенты рәисе Мөхәммәтшинга, Русия Думасы рәисе Володинга җибәреләчәген белдерде.

* * * *

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2016 елның 1 ноябрендә "Ватаным Татарстан" редакциясендә уздырылган очрашуда федераль үзәк белән яңа шартнамә турында сорауга җавап биргәндә "Милли мәгариф мәсьәләсен дә күтәрү, яңа вәкаләтләр алу турында да уйлыйбыз. Республикада ике дәүләт теле, шуңа күрә дәресләр дә, уку-укыту мәсьәләләре дә ике телдә алып барылырга тиеш дигән фикердә торабыз. Халык та моны хуплый. Федераль үзәк белән уртак тел табарбыз", дип ышандырган иде.

Узган елның 27 декабрендә парламентның еллык эшенә йомгак ясалган матбугат очрашуында Мөхәммәтшин Татарстан белән Русия арасында төзелгән шартнамәне озайтканда республикага өстәмә вәкаләтләр алу ниятеннән кире кайтканлыгын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG