Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 23:53

Опозициядәге сәясәтче Алексей Навальный 5 март Казанда үзенең штабын ачты. Бер көн элек ул Уфада булды. Милли мәсьәләләрне начар беләм дисә дә сәясәтче ике республикада да тел, мәдәният үсешенә карата фикерләрен әйтте.

Казанда Алексей Навальныйны каршы алу тыныч булды. Самар һәм Уфадагы кебек "АКШ агенты" дигән язулар тоткан кешеләр дә күренмәде, йомырка ату кебек провокацияләр оештыручылар да булмады. Шулай да көндез яшьләрнең бер төркеме Навальныйның килүен көтеп торды-торуын, әмма Мәскәү сәясәтчесен ярдәмчеләре нык саклады. Ул таксидан чыгып, тыныч кына Мәскәү урамындагы штаб бинасына кереп китте.

Көндезге өчтә сәясәтче белән матбугат очрашуы оештырылды. Әйтергә кирәк, биредә аншлаг иде. Оппозиция чараларын даими яктыртучы бәйсез мәгълүмат чаралары гына түгел, рәсми медиа хәбәрчеләре күпләп килгән иде. "Татфондбанк турында язуыгыз дөреслеккә туры килми, ни өчен без сезнең "Димон" турындагы тикшерүгә ышанырга тиеш?, Үз сайлау кампаниягезгә тотыласы акчаларны банкта акчаларын югалтучыларга бирергә теләмисезме? Нинди акчаларга тикшерүләр үткәрәсез?" кебек сораулар биреп, Татарстан журналистлары кирәк чакта тешләшә белүләрен күрсәтте. Матбугат очрашуында шулай ук демократия, шартнамә, милли мәдәниятләрне саклау турында сораулар бирелде.

ТАТАР ТЕЛЕ ТУРЫНДА

Азатлык радиосының милли телләрне, мәдәниятне ничек үстерергә җыенуы турындагы соравына: "Фильмнар, аерым алганда татарча, китаплар, газетлар, театрлар һәм башкалар. Моның өчен күп акча да кирәкми бит. Ил күләмендә тотылган акчалар, башка әллә нинди кирәксез нәрсәләргә тотылган акчалар белән чагыштырганда, зур акча түгел. Һәм шул зур булмаган акча белән без бу бик мөһим нәрсәнең, федераль дәрәҗәдәге мирас булган милли телнең һәм милли мәдәниятнең саклануын шактый дәрәҗәдә гарантияли алабыз", дип җавап бирде оппозион сәясәтче.

Навальный милли нәшриятларга, кино сәнгатенә акча кирәк, дигән фикердә, әмма милли хәрәкәт Татарстанда ике телнең дә бертигез куллануына ирешергә тели. Мәсәлән, дәүләт шурасы, хөкүмәт утырышларын татар телендә дә алып баруны таләп итә. Кызганычка, моңа республика җитәкчеләренең ихтыяр көче җитми. Мәскәү сәясәтчесе татар телен саклау турында болайрак фикерли:

"Минемчә, бу акча мәсьәләсе генә. Сүз зур акчалар турында бармый. Мәдәниятне саклау – озак процесс, бу канун чыгарып татарча утырыш уздыру мәсьәләсе түгел, бу – кешеләрнең телне өйрәнү проблемы. Син театрга барып, татарча тамаша карарга телисең икән, синдә бу мөмкинлек бар. Яки татарча кызыклы фильм карыйсын. Мәсьәлә шунда.

Моның өчен чагыштырмача аз акча аерырга кирәк. Артык берни уйлап табарга да кирәкми – без телләрнең саклану үрнәкләрен беләбез. Мисал өчен, Европа илләре.

Аңлашыла, авыр сәяси сораулар да бар, һәрвакыт милли мәсьәләне сәяси максаттан кулланалар. Ләкин бер нигез булырга тиеш һәм ул телнең табигый яшәгән өлкәләре – китаплар, мәдәниятне финанслауга бәйле", диде ул.

ПРЕЗИДЕНТ АТАМАСЫ ТУРЫНДА

Идел.Реалии хәбәрчесе Русия президенты булырга теләгән Алексей Навальныйга Татарстандагы президент институты турында да сорау биреп, кылларын тарткалап карады. Ул татарстаннар ничек тели, шулай булсын диде.

"Татарстанлылар ничек хәл итә, шулай аталсын. Мәсәлән, мин президент булсам, минем илдә бердәнбер президент булмавыма карата һич көнчелегем юк. Ахыр чиктә барыбер шахмат берләшмәсе президенты яки шундый кемдер булыр. Ил һәм Татарстан нәрсә өчен кирәк? Анда кешеләр яхшы яшәсен, лаеклы хезмәт хакын алсын өчен. Халык җитәкчеләрен ничек тели, шулай атый алсын өчен дә. Теләсәләр, иртәгә үк аны "бөек юлбашчы" яки теләсә ничек атасыннар, миңа барыбер", диде ул.

ШАРТНАМӘ ТУРЫНДА

Журналистлар белән очрашканнан соң Навальный штабында эшләргә теләүчеләр белән ике очрашу оештырылды. Штабның кысан залы барлык кешеләрне дә сыйдыра алмады. Башта бер төркем керде, аннары икенчесе. Сәясәтче белән булган очрашуда яшьләр демократия турында сорашты. Мәсәлән, "Сез хакимияткә килеп, үзгәрешләр ясый башласагыз, диктатурага әйләнмәү гарантиясе бармы?" дигән сорауга Навальный: "Мин җәмгыять институтларын кысмаячакмын, демократия үзе үсәчәк, ныгыячак", дип җаваплады.

Татарстан белән Русия арасында шартнамә турында сораучы да булды. Навальный, бу сорауны Казанда миңа күп тапкыр бирделәр дип әйтте. "Президент Навальный төбәкләргә күп вәкаләтләр бирәчәк һәм икеяклы килешүләрнең кирәге калмаячак. Төбәкләр килешү нигезендә үзләрендә акча калдырырга тели, чөнки калган хокук белән бернәрсә дә майтарып булмый" диде ул.

БЕЛГЕЧЛӘР ФИКЕРЕ

Азатлык Навальныйның Уфа, Казан сәфәре вакытында яңгыраткан сүзләренә карата сәясәт белгечләренең фикерен сораштырды.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

Алексей Навальный Уфада да, Казанда да федерализмга каршы түгелмен дип белдерде. Әмма ул аны үзенчә күрә. Мәсәлән, сәясәтче шәһәрләрдә мэрлар сайланырга тиеш, Казан белән Чаллы, Стәрлетамак белән Уфа көндәш булып үзара ярышырга тиеш диде. "Звезда Поволжья" газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов Навальныйның империячел амбицияләре көчле, дигән фикердә.

"Навальныйның принцибы – “бүлгәлә һәм хакимлек ит” дигәнгә туры килә. Бу – районнарны, шәһәрләрне бәрләштереп төбәкләргә басым ясау, федераль хакимияткә муниципалитетларга таянып эш итәргә мөмкинлек бирү. Мондый позициядә тору Навальныйны яхшы яктан сурәтләми.

Навальный милли мәсьәләләргә, папуасларга пыяла сәйләннәр күрсәтеп алдап булган кебек, җиңел карый

Аның төбәкләр белән килешүләр хакында әйткән сүзләре мине тагын да ныграк гаҗәпләндерде. Ул килешүләргә катгый каршы. Ә минемчә, шартнамә ул федерализмны торгызуның бердәнбер юлы. Навальныйның сизгер булмавы, милли мәсьәләләр белән шөгыльләнергә теләмәве – аның хатасы. Җитмәсә, ул элек урыс маршларына чыгып йөрде һәм урыс халкы мәнфәгатьләре өчен көрәште. Хәзер ул Русиядәге башка халыкларның мәнфәгатьләрен дә кайгыртырга тиеш булып чыга.

Навальный Русиядәге урыс булмаган халыкларның телләре, мәдәнияте үсәргә тиеш диде, Уфада чыгыш ясаганда мэр булып башкорт кешесе, республиканың төп милләт кешесе сайланырга тиеш диде. Ул милли мәсьәләләргә папуасларга пыяла сәйләннәр күрсәтеп алдап булган кебек, җиңел карый. Бу да аның империячел карашта булуның бер чагылышы. Бер карасаң, кешеләр демократ та кебек, ә милли мәсьәләләргә килеп терәлгәч, аларның коеп куйган империалистлар икәне ачыклана. Аларның бер програмнары да юк. Хәзергә демократлар милли мәсьәләне каядыр унынчы урынга куймакчы була. Чынлыкта исә бу әйбер Русиядә мөһим мәсьәләрнең берсе", диде Рәшит Әхмәтов.

Навальный Путинның эшен дәвам итәчәк

Уфадагы милли хәрәкәт вәкиле Рамилә Саетова да Навальный матур сайрый, әмма ул да Путинның сәясәтен дәвам итәчәк, дигән фикердә.

"Алексей Навальный – ачык, матур кеше. Тик сәяси карашлары әле өлгереп бетмәгән, утопик һәм эзлексез. Җирле халыкларга карата ул ихтирамлы, ләкин шуның белән эш тәмам. Навальный җирле халыкларның мәнфәгатьләрен нәтиҗәле итеп яклый алмаячак дигән фикергә килдем. Хакимияткә кигән очракта милли азчылык мәсьәләсендә Путинның эшен дәвам итәчәк", дип белдерде ул.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Сәясәт белгече Руслан Айсин Навальныйга милли республикалар белән уртак тел табу авыр булачак дигән фикердә. Аның Татарстанга банк кризисы вакытында килүе очраклы рәвештә туры килде дип исәпли ул.

"Алексей Навальный – тәҗрибәле сәясәтче, шуңа күрә ул җәмгыятьнең төрле катламлары белән бер телдә сөйләшә, аларның ихтыяҗлары, проблемнары турында сүз йөртә. Казанда да, Уфада да Татарстан белән Башкортстанны борчый торган мәсьәләләргә кагылды.

Навальный чынында урыс милләтчесе. Сәяси карьерасын урыс милләтчесе буларак башлады. Ул Кавказга каршы чыкты, бу төбәк белән аның мөнәсәбәтләре начар. Мигрант темасына килгәндә, шулай үк кискен чыгышлар ясый. Әгәр дә ул зур сәясәткә чыгам дисә, аңа үз карашларын үзгәртергә кирәк булачак.

Навальныйның килүе Татфондбанк, Интехбанк кризисы белән турыдан-туры бәйле түгел. Аның монда килүе берничә ай әлек планлаштырылган, чөнки штабны ачу берничә көндә ачу мөмкин түгел. Ике очрак бергә туры килгән. Әммә ТФБның кризиска төшүе аркасында мөштәриләр аның электораты булып чыга, чөнки ул кешеләр хәзер хакимияткә карата каршылыкта", дип саный Руслан Айсин.


БЕЛЕШМӘ

Алексей Навальный Мәскәү өлкәсендә туган. Юридик һәм финанс белеме бар, Йель университетында максатчан програм нигезендә укыган. 2000 елда "Яблоко" фиркасенә керә һәм сәясәттә катнаша башлый. Мәскәүнең төрле оппозицион оешмаларында актив катнаша: яшьләрнең "ДА!" хәрәкәтен оештыра, "Милиция халык белән" проектын җитәкли, "Сәяси дебатлар" алып бара. 2009 елда Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхның штаттан тыш киңәшчесе дә булып ала.

2007 елда "Яблоко" фикасеннән куылганнан соң (рәсми белдерүдә ул милләтчелектә гаепләнсә, Навальный үзе сәбәбен фирка башлыгы Явлинскийны тәнкыйтьләвендә күрә) Захар Прилепин кебек шәхесләр белән "Халык" хәрәкәтен оештыруда катнаша. Бу хәрәкәт ачык милләтчел төсмерле була, Навальный үзе "Мин – нормаль урыс милләтчесе" дип белдерә һәм 2006, 2008 елларда Урыс маршларында катнаша. Миграция мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирә һәм бу темаларны читләтеп узмаска чакыра.

Навальный "Бердәм Русия" фиркасенең эзлекле тәнкыйтьчесе булып тора. 2011 елда Ришвәтчелеккә каршы фонд оештыра. Иң шау-шулы эшләре арасында – Русия баш прокуроры турында "Чайка" фильмы һәм узган атна гына дөнья күргән Русия премьер-министрына багышланган "Ул сезгә Димон түгел" фильмы. 2013 елда "Парнас" фиркасе исеменнән вакытыннан алда үткәрелгән Мәскәү мэры сайлавында катнаша.

2010нчы еллар башыннан Навальныйга карата төрле җинаять эшләре ачыла. Алар арасыннан иң зурлары – Кировлес һәм Ив Роше эшләре. Кировлес эшендә оппозиционер милеккә зыян китерүдә гаепләнә, үзе ул эшләрне сәяси дип атый. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Кировлес эше буенча карар кануни түгел дип, аны яңабаштан карарга тәкъдим итте. 2017 елның 8 февралендә Киров мәхкәмәсе Навальныйны янә гаепле дип тапты. Карар шикаять ителгән, ләкин ул гамәлгә кергән хәлдә Навальный 2018 елда Русия президенты сайлавында катнаша алмаячак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG