Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 18:51

Навальный Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләренә ярдәм вәгъдә итте


Казанда Алексей Навальныйның сайлау идарәсе янында

Татфондбанк һәм Интехбанктагы хисапларыннан акчаларын ала алмаучы кешеләр Казанга килгән оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный белән очрашты.

Навальныйның бүген Казанда ачылган сайлау идарәсендә узган очрашуда 20ләп кеше катнашты, тагын да күбрәк кеше, бүлмәдә урын җитмәү сәбәпле, эчкә керә алмады.

Банкларның мөштәриләре әлеге банкларның эшчәнлеген тикшерүдә ярдәм итүне сорады.

"Бу [40 млрд сум] көлкеле сумма. Әмма алар аны бары җәнҗал күтәрүчеләргә генә бирәләр. Менә сезнең хөкүмәт бинасына яу беләнме, яусызмы килүегез – аларны менә шул куркыта. Мин бернәрсәгә дә чакырмыйм, әмма сезгә бердәм булуыгызны, сайлауларда аларга әле күрсәтәчәгегезне аңлатырга кирәк. Сәяси таләпләр куярга кирәк. Журналистларга яңалыклар бирегез", диде Навальный активистларның ничек эш итәргә кирәклеге турындагы соравына җавап биреп.

Навальный аларга ярдәм вәгъдә итте, әмма моның тиз генә булмаячагын әйтте. Ул шулай ук аларны "сәясиләшергә" чакырды.

Татфондбанк идарәсе рәисе булган Роберт Мусинның кулга алынуына аңлатма биреп, Навальный моның әлеге банклар лицензияләре гамәлдән чыгарылганнан соң кешеләрне тынычландыру өчен генә эшләнгәнлеген әйтте һәм "алар үз кешеләрен утыртмый" дип өстәде.

Навальный үзенә Татфондбанкның берәр хиссәсен сатучы табылса, банкны мәхкәмәгә бирергә вәгъдә итте.

"Мин сезгә ярдәм итү өчен барысын да эшләячәкмен. Кәгазьләрдә казыначакмын. Миңа хиссә сатачак кешене табыгыз. Тапсагыз, без эшли башлаячакбыз. Мине кулланасыгыз килсә, кулланыгыз. Алар миннән курка", диде Мәскәүдән килгән Русия оппозициясе җитәкчесе.

Узган ел ахырында Алексей Навальный Русиядә 2018 елда узачак президент сайлауда намзәт буларак катнашу ниятен белдерде.

Бүген Казанда сәясәтченең сайлау идарәсе бүлеге ачыла. Моңарчы Навальный мондый бүлекләрне биш төбәктә ачты. Сайлау идарәсе бүлекләре барлыгы 65 төбәктә 77 бүлек ачылачак.

XS
SM
MD
LG