Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шевченко: "Казан белән Мәскәү арасындагы шартнамә – федерализм нигезе"


Максим Шевченко Татарстан белән Русия шартнамәсен озайту яклы
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:51 0:00

Танылган тележурналист, Русия президенты каршындагы ватандашлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары шурасы әгъзасы Максим Шевченко Татарстан белән Мәскәү арасында шартнамә озайтылырга, ә президент атамасы сакланып калырга тиеш, дип белдерде. Аның фикеренчә, татар телен саклау мәсьәләсе Татарстан хакимияте карамагында.

Максим Шевченко Татарстан хокукларын яклап чыкты. Аның фикеренчә, федераль үзәк белән Татарстан арасында Вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсе 2017 елда озайтылырга тиеш. Шул исәптән, Татарстанда президент институты да сакланырга хокуклы ди ул. Бу хакта Шевченко Казанда узган Бөтенрусия журналистлар бәйгесе кысаларындагы очрашуда сөйләде.

"Минемчә, Татарстан белән Мәскәү арасындагы шартнамә федерализмның фундаменты булып тора. Документны сакларга кирәк. Чөнки шуның нигезендә республика һәм Русия зур уңышларга иреште. Бу зур низаглы мәсьәләләрдән качарга ярдәм итте, икътисадны көчәйтте. Бу Татарстанның гына түгел, Русиянең дә үсешенә булыша. Шуңа да, мин бу шартнамә барлык нечкәлекләренә кадәр сакланып, озайтылырга тиеш дип саныйм. Шул исәптән, президент институты да сакланырга тиеш. Алтын йомырка китерүче тавыкка тияргә ярамый", дип чыгыш ясады Шевченко.

Шевченко Татарстанда татар телен саклау мәсьәләсен дә күтәрде. Аның фикеренчә, татар теле укытылмауда һәм кулланылмауда Мәскәүне гаепләү дөрес түгел.

"Татар теле дәүләт теле бит, аны ныгыту, үстерү Татарстан хакимияте карамагында. Канун бар икән, телне саклауны актлар белән ныгытырга кирәк" ди ул.

Очрашуда катнашкан "Казан утлары" журналы баш мөхәррире Илфак Ибраһимов Русия төбәкләрендә татар теленең аяныч хәлдә булуын белдерде. Шевченко: "Бу мәсьәләне төбәкләр дәрәҗәсендә хәл итү кирәк. Милли эшләр федераль агентлыгы, йә булмаса Русия Мәдәният министрлыгы, Мәгариф министрлыгы кайбер нечкәлекләрдә арбитр ролен үтәргә тиеш. Милли мөнәсәбәтләр шурасы, канун чыгаручы һәм аны үтәтүче оешма булмаса да, бу вазгыятьтә экспертлар төркеме буларак катнаша ала", диде.

XS
SM
MD
LG