Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:57

Казан-Мәскәү килешүенең бер ел вакыты калып бара, яңасы булырмы?


Татарстан (у) һәм Русия әләмнәре

Татарстан (у) һәм Русия әләмнәре

2017 елның июлендә Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүенең вакыты чыга. Килешүне озайту эшләре башланганмы? Татарстан президенты "вакыт бар" ди. Белгечләр фикеренчә, Русиядә бүгенге идарә ысулы озак дәвам итә алмаячак.

Татарстан һәм Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүенең вакыты чыгарга да күп вакыт калмый. Русия президенты Владимир Путин 10 еллык килешүне раслаган канунны 2007 елның 26 июлендә имзалаган иде.

Күренгәнчә, килешү вакыты чыгарга бер елдан артык калып барса да, Казан һәм Мәскәү арасындагы шартнамәне яңарту өчен Татарстанда эшләр башланмаган әле. Азатлыкка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов: "Әлегә вакыт бар", дип белдерде.

Татарстан һәм Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүендә татарстаннарның республика туграсы төшкән, татарча язулы битле үзгә паспортка ия булулары турында да әйтелгән. Аннан да кала, Татарстан җитәкчесе булырга теләгән кешенең ике дәүләт телен дә яхшы белергә тиешлеге турында язылган. Бу документка Республика икътисадының төп терәге булган табылган нефтькә салымны килештерү дә салынган иде.

Бу шартнамә Русия һәм Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешүдә икенче документ булды. Вакыты чикләнмәгән беренче шартнамә 1994 елда кабул ителгән иде, әмма 2003 елда Русиядә төбәкләрнең канун чыгаручы оешмаларның һәм башкарма хакимиятләрнең гомум принциплары турында канунга үзгәрешләр кертелде һәм бу документка моңа кадәр кабул ителгән бөтен килешүләр дә ике ел эчендә яңартылырга тиеш дигән юллар язылды.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов бу шартнамәнең вакыты озайтылыр дигән фикердә.

"Аның өчен җыелып торулар кирәкми. Мөддәтне озайту (пролонгация) дигән әйбер бар. Русия парламенты һәм Татарстан парламенты да шартнамәне дәвам итү карары чыгара да, эш шуның белән бетә", ди Хәкимов. Ике арадагы килешүнең булган маддәләре үтәлсә дә яхшы булыр иде дигән фикердә ул.

Әле яңарак кына халык Татарстан президенты атамасын калдыру-калдырмау турында берәр карар кабул ителерме, Дәүләт думасы ни дияр, Русия президенты ни әйтер икән, дип көткән иде. Русия думасы кабул иткән канунга күрә, Татарстанда президент атамасы 2016 елның гыйнварыннан гамәлдән чыгарга тиеш иде. 2016 ел да үз җае белән генә башланып китте, әлегә кадәр атама мәсьәләсен күтәрүче булмады. Әнә шул рәвешле Татарстан һәм Русия арасында шартнамәнең барлыгын онытып, мөддәте озайтылмыйча калмасмы? Азатлык әлеге сорауны да Хәкимовка юллады.

– Шартнамәнең онытылмавы бездән тора. Әгәр аны тормышка ашыру кирәк икән, Татарстанның үз парламенты бар, хөкүмәт эшләргә тиеш.

– Бу шартнамә Русиядә федерализм саклануның бер мисалы булып торамы? Бармы ул федерализм? Илнең бүгенге хәленә нинди бәя бирер идегез?

Хәзер Русиядә федерализм дигән сүзне бик яратып бетермиләр, әмма безнең (Татарстан) өчен ул төп юнәлеш. Әйтергә кирәк, кайдадыр ул югалды, кайдадыр сакланды. Менә без бүген Чехиянең Көньяк Моравия төбәгендә. (Хәкимов белән Көньяк Моравиядә Татарстан көннәрендә очраштык – ред.) Менә бу тышкы эшләр күзлегеннән караганда бу – чын федерализм. Әгәр инде Татарстанның Мәскәүгә күпме салым түләвен карасак, монда федерализм бик күренеп бетми. Татарстан Мәскәү белән эшләргә өйрәнде инде, салымны күп кенә түләсә дә Русиянең төрле струтуралары аша күп кенә кире кайтара да, әмма монда бюрократия үсеп китә. Ләкин нишлисең инде, Русиядә бюрократия бик көчле.

– Татарстаннан кала Русиядә башка республикалар да бар. Федерализм күзлегеннән караганда, аларның хәле ничек?

Кызганыч, матур гына башланган иде һәм федерализм да үсеп киткән иде, ләкин кайбер өлкәләр бу суверенитет мәсьәләсенә уен кебек, җиңелчә генә карады. Без суверенитетны җаныбыз-тәнебез белән алырга тырыштык. Без күпме ала алдык, шуның кадәр алдык, ә тегеләр уйнагач, уен булып калды ул. "Башнефть"не карасагыз, Башкортстан үзенең икътисадының нигезен югалтты, ә без Татарстанда саклап, ("Татнефть"не) аны икътисадның нигезенә салдык.

– Русия дөньяда үрнәк булган федерализмны үзендә булдыра аламы? Аның өчен ни эшләргә кирәк?

– Русия ниндидер сәяси кризиска эләксә булырга мөмкин. Бу хакимият вертикале дип мавыгу онытылса, федерализм әкрен генә кайта башларга мөмкин. Русиянең бүтән юлы юк, аның бердән-бер юлы федерализм аша гына булачак дип уйлыйм мин.

– Татарстан бүгенге хәле белән чагыштырганда тагын да бәйсезрәк була аламы?

– Мөмкин. Бүген күп нәрсә икътисадтан тора. Әгәр икътисадың нык икән, вәкаләтләреңнең күпме икәнен уйламасаң да була. Русиядә кагыйдәләр шундыйрак – канунга карамыйлар, ә акчаның кемдә күбрәк булуына карыйлар. Без бүген акча булганда күп нәрсәне хәл итә алабыз.

– Русия Конституциясе дә, кануннар да кайчан эшли башлар соң? Шул ук шартнамәнең үтәлмәгән өлешләре дә кайчан үтәлә башлар?

– Русиядә кануннарны яратмадылар. Бер яктан, каты кануннар кабул ителә, ә икенче яктан, алар үтәлми. Бу Русия өчен бик табигый. Сүз дә юк, Русиядә барыбер ниндидер үзгәрешләр булачак. Дөнья алга барганда син кайдадыр еракта кала алмыйсың. Икътисади, сәяси яктан карасаң да ул читтә була алмавын үзе дә сизә. Әнә чикләүләр керттеләр дә хәзер Мәскәү үзе дә ничек бетерергә икән, элекке хәлгә ничек кире кайтырга икән дип хафалана. Кеше телевизор карап кына яшәми. Хәзер интенет бар, яшьләр бүтәнчә булып үсте, алар советлар чорыннан калган балалар түгел. Татарстанда суверенитет кабул ителгән заманнарда туган балалар алар бүтәнчә үсте. Русиянең бүгенге хәле озакка бармас дип уйлыйм.

"Русия бүгенге хәлендә яши алмаячак"

Тарих фәннәре галиме, академик Индус Таһиров Русия бүгенге хәлендә яши алмаячак, дип белдерә. Таһиров фикеренчә, Русия федерализм юлыннан киткәндә генә зур дәүләт булып кала алачак.

"Мин Русияне таркату турында сүз алып бармыйм. Русия бүгенге рәвешендә яши алмаячак. Ул һичшиксез үзгәрергә тиеш. Зур дәүләт булып калырга исәбе бар икән, ул вакытта федерация һәм конфедератив элементлар булырга тиеш һәм Татарстан бәйсез рәвештә дөнья мәйданына чыгачак", ди Индус Таһиров.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG