Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: "Татарстан – демократик хокукый дәүләт дип язылган икән, моны тормышка ашыру кирәк"


Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Татарстанның суверенлыгын, үз Конституциясе булуын искә алып, Мәскәү алдында республиканың хокукларын яклау турында фикерләр бүген югары мөнбәрдән әйтелде. Казанда түрәләр Конституция укуларына җыелды.

10 ноябрь Казанда узган "Хәзерге шартларда дәүләтчелек тотрыклылыгының гарантиясе буларак федерализм" дип аталган Конституция укулары үтте. Анда Татарстанда суверенлык, үз Конституциясе булуны искә алып, Мәскәү алдында республиканың хокукларын яклау турында фикерләр әйтелде. Кремль булдырган хакимият вертикале кискен тәнкыйтьләнде.

Депутатларның күпчелеге Татарстан Конституциясен белми

Татарстанның элекке президенты, хәзер дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Татарстан Шурасы, Русия Думасы депутатларын Татарстан Конституциясен белмәүдә гаепләде. "Бу Татарстанда президент институтын саклап калганда да ачыкланды", дип белдерде ул.

"Киләсе елда Татарстан Конституциясенә 25 ел тула, ул зур сынау узды, без Русиягә караганда аны алданрак кабул итә алдык. Бу - зур эш. Конституция - төп кануннамә, әмма депутатларның күпчелеге аны белми. Без аның турында аз сөйлибез. Татарстан суверенитеты турында декларация кабул иткән 30 август, Татарстан Конституциясе кабул ителгән 6 ноябрь көннәре алдыннан аларны кабул итү фактлары яңгырамый кала. Матбугатта суверенитеттан берни калмады дип укырга туры килә, барысы да йотыла, әйтелми, сөйләнми кала", ди Шәймиев.

Конституция укуларында катнашучылар. tatarstan.ru фотосы
Конституция укуларында катнашучылар. tatarstan.ru фотосы

Шәймиев Татарстан Конституциясенең 1нче маддәсен татарча укыды. Татарстан – демократик хокукый дәүләт, дип язылганын искә төшерде. "Язылган икән, тормышка ашырырга кирәк", диде Шәймиев.

Шулай ук 123нче маддәне дә искә төшереп, аны бары тик референдум белән генә үзгәртергә мөмкин диде.

Русия Конституциясенең 3нче маддәсендә "суверенитетка ия – күпмилләтле халык" ("носитель суверенитета – многонациональный народ") дип, 11нче маддәдә Русия төбәкләрендә үз хакимият органнарын булдыру хокукы язылуын да искә төшерде.

Принциплар бозыла икән, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү кирәк

"Бу принциплар бозыла икән, димәк Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә кирәк. Бөтен кануннар бар, күкрәк киереп, рәхәтләнеп кулланырга, хокукны якларга кирәк", ди Татарстанның дәүләт киңәшчесе.

Шәймиев Татарстан буйлап хокук белемнәре бирүне оештырырга дигән тәкъдим белән дә чыкты. Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итеп, уку йортларында да Конституция нигезләрен, хокукларны өйрәтүгә басым ясарга кирәклеген белдерде.

Шәймиев чыгышында федераль үзәк белән мөнәсәбәтләргә тукталып, вәкаләтләрне бүлешүгә дә кагылып үтте. "Бүген федераль үзәктән төбәкләргә вәкаләтләрне бирү турында ешрак ишетелә башлады. Әмма нинди вәкаләтләр бирелә? Акча юклыктан бирәләрме? Әллә инде төбәкләрдәге халык үзләре мәсьәләне хәл итәрлек дәрәҗәгә җиткән дип фикер йөртеләме? Төбәкләрнең эшчәнлеген күзәтә торган күпме комиссия, оешма эшли, алар республика нинди һава сулый дип карап тора. Вәкаләтләр бүленеше булуы кирәк, әмма бу Конституция нигезендә генә булырга тиеш”, ди ул.

Дәүләт киңәшчесе фикеренчә, Татарстан алдында телләр канунын тормышка ашыру, татар телен саклап калу мәсьәләсе дә җитди тора.

"Телләр турында мөһим сорау бар. Глобальләштерү, техник тәррәкыять вакытында телне үстерү авыр. Әмма безнең Конституциядә маддәләр бар, без аларга таянып телләр канунын гамәлгә ашырырга тиеш", дип белдерде Шәймиев.

"Федераль үзәктә Татарстанга каршы көчләр бар"

Татарстан Конституциясе укуларында шулай ук Татарстан дәүләт шурасы депутаты Шакир Яһүдин да чыгыш ясады.

Шакир Яһүдин
Шакир Яһүдин

Ул киләсе елда мөддәте чыгачак Шартнамәнең саклап калу яки яңасын имзалау кирәклеге туында әйтте. Федераль үзәктә Татарстанны юкка чыгарырга теләгән көчләр булуын да искә төшерде, әмма бу көчләр кемне гәүдәләндергәнен тәгаенләмәде.

"Вертикаль булдырып бөтен эшкә тыкшыну –​ үсешне туктату"

Татарстан Конституциясен язуда катнашкан галим, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов чыгышында шулай ук кискен фикерләр яңгырады. Ул Русия федерализм принципларыннан баш тартып, сәяси вертикальгә күчү белән коррупциягә кереп батты дип белдерде.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

"2000нче елларда федерализм темасы Татарстанның фәнни даирәсендә күтәрелде, әмма анысы да тынды. Ниһаять, без янә бу темага сөйләшә башладык. Татарстан ялгызы гына Русиядә федерализм утравы булып калды. Соңгы елларда федараль үзәк тарафыннан хакимият вертикале безнең вәкаләтләрне кисте, федерализм принципларын оныттырды. Әмма карагыз, дөньяда иң көчле илләр – федератив дәүләтләр. АКШ, Канада, Австралия дә шулай. Европаның көчле илләре дә шул нигездә оеша башлады, мәсәлән, Британия белән Испания. Икътисади үсешкә ирешү федерализм аша бара.

Патриотизм читтәге дошманны күреп алып, җәмәгатьчелекне аңа каршы туплар өчен генә кулланыла

Хакимият вертикале уңышсыз икәнен күрсәтте, зур масштабтагы коррупция барлыкка килде. Идарә итүдә дә вертикаль уңышсыз ул. Бөтен эшкә тыгылу, тыкшыну үсешне туктату дигән сүз. Бүген Русиядә идеологик бәхәсләр бара. Алар патриотизм тирәсендә генә бөтерелә, әмма патриотизм ничек кенә матур яңгырмасын, дәүләт төзелеше ничек, икътисад үсеше нинди булырга тиеш дигән сорауларга җавап бирми. Патриотизм читтәге дошманны күреп алып, җәмәгатьчелекне аңа каршы туплар өчен генә кулланыла.

Суверенитет вакыты узды диләр, Татарстан Конституциясеннән берни калмады, югалттык диләр. Әмма тулысынча түгел. АКШ Констиуциясендә 7 маддә. Бездә күбрәк. Кануннамәнең мөһим булган 1нче маддәсе бар, бездә ике дәүләт теле, мәгариф системасы турында өлешләр, сайлау, тышкы элемтәләр, үзаллы икътисад сәясәтен алып бару хокукы калды. Иң мөһиме – халыкның үзгәрүе.1990нчы елларда туган балалар башка ул. Безнең кешеләрдә горурлык хисе көчле. Татарстан Конституциясенә таянып, хокукларны якларга мөмкинлекләр күп", диде чыгышында Хәкимов.

"Табышны урталай бүлешкәндә төбәкләр акча эшләргә атлыгып торды"

Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин утырышны тәмамлаганда федераль үзәк белән табышны 50/50 итеп бүлеп яшәгән вакытларны искә төшерде. Төбәкләр көчлерәк һәм баерак булырга тиеш дигән фикерне алга сөрде.

Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

"Федерализм төшенчәсе бик киң. Аның бюджет федерализмы да бар. Без федераль үзәк белән табышны 50/50 итеп бүлеп яшәгән вакытларны беләбез. Ул очракта төбәкләр акча эшләргә атлыгып тора иде, керемне төбәк үсеше өчен кулланды. Бүген мондый мөнәсәбәтләр юкка чыкты.

Русия көчле төбәкләр белән көчле, бай төбәкләр белән Русия бай була, дигән шигарләрне янә искә төшерергә кирәк. Бу актуаль. Бүген Русиядә 14 донор төбәк исәпләнә, бу – рәсми саннар. Без санап карадык, алар 12 генә. 1990 елларда андый бай төбәкләр 28 иде. Калганнары барысы да дәүләт дотациясенә яши. Дотацион төбәкләрне кушып Русия байый алмый", диде Мөхәммәтшин.

XS
SM
MD
LG