Accessibility links

Мөхәммәтшин: "Парламент сессиясен татар телендә җырлап үткәрә алам, әмма ул кирәкме?"


Мөхәммәтшин: "Парламент сессиясен татарча үткәрү кирәкме?"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:13 0:00

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның еллык эшенә йомгак матбугат очрашуында татар телен саклауны гаиләгә генә аударып калдырды.

Татар телен куллану даирәсе республикада ике дәүләт теленең берсе булган урыс теле дәрәҗәсендә түгел. Югары җитәкчелекнең татарча сөйләве, парламент, хөкүмәт җыелышларын татарча да үткәрү татар теленең дәрәҗәсен күтәрүгә йогынты ясар, әлеге хәл халык алдында да үрнәк булыр иде.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе җитәкләгән парламент утырышын татар телендә дә алып бару мөмкинлеге булуны, әмма аның берни дә бирмәячәген белдерде.

Безгә татар педагогия университетын саклап калырга кирәк иде

"Дәүләт шурасының бер-ике утырышын татар телендә җырлап та алып бара алам. Кирәкме соң бу? Мотивация? Утырышта утыручы урыс, яһуд депутатлары колакчыннан тыңлар да, шуның белән бетәр. Бу мәсьәләгә тирәнрәк карарга кирәк", ди парламент рәисе.

Мөхәммәтшин татар теленең дәүләт дәрәҗәсенә җитмәүдә берничә сәбәп күрә. Татарның үз югары уку йорты булмауны да атады ул.

"Безгә татар педагогия университетын саклап калырга кирәк иде. Укытучылар булмаса, киләчәк булмый", диде Мөхәммәтшин. Шулай да парламент рәисе татар университетын булдырырга кирәк дип белдермәде. Гәрчә, татар җәмәгатьчелеге бу тәкъдимне даими җиткереп торса да.

Ахыр чиктә Дәүләт шурасы рәисе татар телен саклауны гаиләгә аударып калдырды.

"Мәктәптә татар теленә өйрәтәбез. Ата-ана баласы белән вата-җимерә урыс телендә сөйләшә. Татар теле дәүләт теле буларак, кешене көндәшлеккә сәләтле итә. Мин андый кешене эшкә алам. "Татарча сөйләшәсеңме?" дип сорыйм. Без бу мәсьәләне күз уңында тотачабыз", ди парламент рәисе.

Мөхәммәтшин рус халкының шәһәр транспортында татар телендә сөйләшкәнгә сүз әйтмәүләренә куаныч белдерә.

"Без нинди генә програмнар кабул итмәдек. Акча бүлеп бирәбез. Татар теле укытучыларына өстәмә акча түләдек. Бу мәсьәләне аз гына кузгаттык. Рус халкына рәхмәт. Хәзер трамвайларда татар телендә сөйләшкәнгә сүз әйтмиләр бит", дигәч Мөхәммәтшин рус теленә күчте һәм: "Моңа (татар телендә сөйләшмәүгә - ред) хакимият гаепле түгел, сәбәп үзебездә", дип тә белдерде.

Яңа шартнамәдә өстәмә вәкаләтләр соралмаячак

Очрашуда парламент рәисе Татарстан белән Русия арасында төзелгән шартнамәне озайтканда республикага өстәмә вәкаләтләр алу ниятеннән кире кайтканлыгын белдерде. 2017 елда аның мөддәте чыгачак. "Вакыты җитү белән, без бу мәсьәләне күтәрербез. Безгә яңа вәкаләтләр кирәкми. Бүгенге шартнамә дә яхшы. Бу Татарстанга гына түгел, федераль үзәк өчен дә кирәк. Шартнамәнең булуы Русия Конституциясенең барлык маддәләре дә эшләгәнен күрсәтә", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

1 ноябрь "Ватаным Татарстан" редакциясендә уздырылган очрашуда Татарстан парламенты рәисе федераль үзәк белән яңа шартнамә турында сорауга җавап биргәндә "Милли мәгариф мәсьәләсен дә күтәрү, яңа вәкаләтләр алу турында да уйлыйбыз. Республикада ике дәүләт теле, шуңа күрә дәресләр дә, уку-укыту мәсьәләләре дә ике телдә алып барылырга тиеш дигән фикердә торабыз. Халык та моны хуплый. Федераль үзәк белән уртак тел табарбыз", дип ышандырган иде парламент рәисе.

XS
SM
MD
LG