Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Коммерсант": Мәскәү белән Казан арасында шартнамә яңартылмаска мөмкин


Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешү яңартылмаска мөмкин. Моңа Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенконың каршы килү ихтималы бар, диелә "Коммерсант" язмасында.

Шартнамәнең озайтылмау ихтималы турында Кремльдәге чыганагына таянып "Коммерсант" яза. Анда шулай ук сәясәт белгече Аббас Галләмовның да сүзләре китерелә. Галләмов әйтүенчә, Татарстан белән үзәк арасындагы килешүгә Кремльнең эчке сәясәт блогы җитәкчесе Сергей Кириенко каршы булырга мөмкин.

Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендә тулы хокуклы вәкиле булып эшләгән вакытта "аңа төбәк кануннарын федераль кануннар белән тәңгәлләштерергә теләмәгән Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре белән көрәштә күп көч куярга туры килде. Мондый "төбәк башбаштаклыгына" анда шул вакытта ук кире мөнәсәбәт формалашкандыр", ди сәясәтче.

Галләмов фикеренчә, бүгенге килешүнең әллә ни эчтәлеге юк, шуңа күрә федераль җитәкчелек өчен аны озайту проблем түгел. "Ә менә Татарстан халкы өчен бу үзләренең эксклюзив статусын тою күрсәткече булып тора", ди сәясәтче.

Аның уйлавынча, республика килешүне озайта алмаса, Рөстәм Миңнехановның абруе халык алдында төшәчәк, ә сайлаулар алдыннан бу бер дә кирәк түгел.

26 июньдә Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә кабул ителүгә ун ел булды. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24 июльдә чыга.

Килешүне озайту-озайтмау турында моңа кадәр бер генә рәсми мәгълүмат та чыкмады.

Русия думасы депутаты Марат Бариев кына кичә матбугат очрашуында бу хакта берничә җөмлә әйтте. Азатлык соравына ул бу шартнамәнең Татарстанга күп мөмкинлекләр тудыруы һәм аны һичшиксез озайтырга кирәклеге турында белдерде.

XS
SM
MD
LG