Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Бариев: "Яңа килешүгә чыгачакбыз, әмма ул нинди булыр, әлегә әйтүе кыен"


Марат Бариев: "Яңа килешүгә чыгачакбыз, әмма ул нинди булыр, әлегә әйтүе кыен"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:09 0:00

26 июньдә Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә кабул ителүгә ун ел булды. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24 июльдә чыга. Русия думасы депутаты Марат Бариев Азатлыкка бу шартнамәнең Татарстанга күп мөмкинлекләр тудыруы һәм аны һичшиксез озайтырга кирәклеге турында әйтте.

"Безне бу мәсьәлә [шартнамәне озайту мәсьәләсе - ред.] бик борчый. Әлегә без уйлашабыз, фикер алышабыз, вазгыятьне анализлыйбыз. Билгеле, бу эшләр республика җитәкчелегеннән башка эшләнми. Фикерләрне туплап бетергәч, һичшиксез мондый килешүгә чыгачакбыз, әмма яңа килешү нинди булыр, монысын әлегә әйтүе кыен. Монда күп көчләр катышкан, республика ягыннан да, Русия җитәкчелегеннән дә. Мондый шартнамә Татарстан өчен күп мөмкинлекләр ача. Без күп еллар шартнамәле бердәнбер регион булдык. Бу эшне дәвам итергә кирәк”, диде Марат Бариев.

26 июнь Казанда узган матбугат очрашуында Бариев Татарстанда халыкара спорт чаралары узганда ике дәүләт теленең берсе булган татар теленең санга сугылмавына да тукталды.

Мисал өчен, шушы көннәрдә Казанда барган Конфедерацияләр беренчелегенә дип Казансу яры буенда корылган мәйданчыкларда язулар урысча гына язылды, татарлыкны чагылдырган мәдәни чаралар да аз оештырылды.

Татарстанның элекке спорт министры Марат Бариев бу уңайдан Азатлыкка “Халыкара спорт чаралары вакытында гына түгел, республикада узган бөтен чаралар да ике дәүләт телендә алып барылырга тиеш. Күптән түгел Дәүләт шурасы утырышында республиканың фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов та бу проблеманы күтәрде. Татарстанда ике теллелек турында канун бар икән ул бөтен чара барышында да үтәлергә тиеш. Бу канунны бозучылар бар икән, алардан җавап алырга кирәк”, диде Марат Бариев.

XS
SM
MD
LG