Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара футбол ярышы кунакларын Казан урыс каласы буларак каршы алды


"Балалар аллеясы"ндагы дөнья харитасы урыс телендә
"Балалар аллеясы"ндагы дөнья харитасы урыс телендә

Казан халыкара футбол беренчелегенә әзерләнеп, Казансу яр буенда яңа элмә такталар, кызыклы интерактив уеннар, балалар мәйданчыклары әзерләде. Ләкин аларда татарча язу юк.

Казан Конфедерацияләр беренчелегенә килгән спортчыларны, җанатарларны, туристларны урыс телле кала буларак каршы ала дисәң дә була. Беренчелек башланыр алдыннан казаннар яратып йөргән һәм төп туристик урыннарның берсе булган Казансу яр буенда "Балалар аллеясы" ачылды, анда моннан тыш күпсанлы интерактив уеннар, өстәмә эскәмияләр, яңа элмә такталар эленде. Монда бер генә татар сүзен дә очратып булмый.

Азатлык Казансу яр буенда йөреп чыгып, игътибар белән һәр элмә тактаны, һәр язуны карап чыкты. Биредә "Лавка дружбы", "Познакомлюсь", "Лавка Микки-Мауса", Пушкин шигыре язылган эскәмияләр, басып-сикереп булган зур дөнья харитасы, балалар өчен паравоз, машина кебек уеннар бар. Аларның кайберләре 2-3 данәдә, әмма барысына да русча гына язылган, Әзерләүчеләр бер ягын татарча, икенче ягын русча язу турында уйлмаган.

​Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сүзләренчә, Казансу яр буенда татар телен санга сукмау – янә татар теленең дәүләт статусын "оныту" булып тора.

"Кунаклар килә һәм китә, ләкин казаннар яр буенда көн саен диярлек йөри. Мин балаларым белән монда киләм икән, әлбәттә, язуларның татарча да булуын телим", диде Азатлыкка Яруллин.

Казанның инде халыкара чаралар үткәрү тәҗрибәсе бар. 2013 елда Казанда Универсиадага әзерләнгәндә башта күпчелек элмә язулар һәм игъланнар рус һәм инглиз телендә генә иде. Моның белән ризалашмыйча Бөтендөнья татар яшьләре форумы Универсиада дирекциясен хатлар-мөрәҗәгатьләр белән күмде һәм "Тяжело с татарским" антипремиясен дә тапшырды.

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

"Моннан соң вазгыять тиз үзгәрде. Урамдагы элмә реклам язулар татарча да барлыкка килде, Универсиада сайты та татарча эшли башлады. Боларның барысына да җәмәгать басымы сәбәпле ирешеп булды, бик күп мөрәҗәгатьләр яздык, матбугат та бу проблемны күтәреп алган иде", ди Яруллин.

Аның сүзләренчә, Казансу яр буенда татар теленең санга сугылмавы турында Дөнья татар яшьләре форумы башкала мэриясенә мөрәҗәгать әзерли.

Азатлык үз ягыннан 21 июнь Казан башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге башлыгы Илнур Шакиров белән Казансу яр буенда татар теленең санга сугылмавы хакында сөйләшергә теләде. Кесә телефонына берничә тапкыр шалтыратуга карамастан, элемтәгә кереп булмады, кабул итү бүлмәсеннән дә аны җыелышларда йөри диделәр. Телефон аша аңлатма алып булмау сәбәпле Азатлык Шакировның электрон адресына хат юллады.

Түрәгә "Сез, Казан Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге башлыгы буларак, татар теле санга сугылмаган очракларны исәпкә аласызмы? Казансу яр буена куелган эскәмияләр, интерактив уеннар очрагына килгәндә, татар теле санга сугылмауны бетерү өчен ниләр эшләргә җыенасыз?" дигән сорау бирелде.

Казан футбол ярышларына күптән әзерләнде. Барлык уеннар "Казан Арена"да үткәрелү сәбәпле, быел республика ифтары башка урында узды. Матч көннәрендә кайбер урамнар машиналар өчен ябыла, шәһәр транспортында чикләүләр кертелде. 1 июньнән 12 июльгә кадәр урам җыеннарына да чикләүләр гамәлдә. Азатлык Конфедерацияләр беренчелегенең казаннарга нинди авырлыклар китергәнен язган иде инде. Казан кунакларны миллилек белән түгел, ә бер тонна ризык сыешлы казанда балык шулпасы пешереп, FISHKA дип аталган балык атналыгы белән каршы алды.

17 июньнән 2 июльгә кадәр Русиядә Конфедерацияләр беренчелеге уза. FIFA оештырган бу бәйге халыкара дәрәҗәгә ия, анда һәр кыйтгадан чемпион илләр катнаша. Чара 2018 елгы дөнья футбол беренчелеге алдыннан Русиянең мөмкинлекләрен сынау буларак та карала. Русиядә беренчелек дүрт шәһәрдә: Мәскәү, Петербур, Сочи һәм Казанда үтә. 18 июнь "Казан-Арена"да Португалия белән Мексика арасындагы уен 2:2 исәбе белән тәмамланды. 22 июнь "Казан-Арена"да Германия һәм Чили такымнары бәйгегә чыга, 24 июнь Мексика белән Русия такымнары очраша. 28 июнь ярымфинал уены да Казанда узачак.

XS
SM
MD
LG