Accessibility links

якшәмбе, 22 октябрь 2017, Казан вакыты 11:03

Конфедерацияләр беренчелегендә Казан миллилек белән түгел, балык шулпасы пешереп шаккатырмакчы


FIFA 2017 Конфедерацияләр беренчелеге уеннары вакытында Казан футболчыларга, җанатарларга, кунакларга дөньядагы татарларның милли башкаласы буларак зурлап тәкъдим ителмәячәк. Казан кунакларны уха пешереп шаккатырмакчы.

Конфедерация кубогы атналыгында миллилекне чагылдырган мәдәни чаралар каралганмы дигәнгә, матбугат очрашуында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин журналистларга төгәл җавап бирә алмады. Шунысы билгеле булды – бу чара барышында Универсиада вакытындагы кебек татар җырлары башкарылган, милли рух белән сугарылган мәйданчыклар эшләмәячәк, милли әсәрләр исә көндәлек репертуар эчендә мәдәният сарайларында һәм театрларда гына күрсәтеләчәк. "2018 елда Дөнья футбол чемпионаты вакытында милли мәйданчыклар да булдырырбыз дип уйлыйм", ди Сибагатуллин.

Казанга 200 меңгә якын турист киләчәк дип фаразлана

Татарстан башкаласындагы беренче уен 18 июньдә "Казан-Арена"да Португалия белән Мексика такымнары арасында була. 22 июнь Германия һәм Чили такымнары бәйгегә чыга. 28 июнь ярымфинал уены да Казанда узачак. Бу уңайдан Казанга 200 меңгә якын турист киләчәк дип фаразлана. Оештыручылар кунакларны шаккаттыру өчен яңа туристик програмнар, мәдәни чаралар әзерли.

Төп чара – FISHKA дип аталган балык атналыгы. Казан Гаилә үзәге янында узачак бу фестивальдә 15 ресторан көн дәвамында балык ризыкларын пешереп тәкъдим итәчәк, төрле кавер-группалар җырлаячак, мәйдан тирәли пешерүгә, тукымалар бизәү һәм башка кул эшләре остаханәләре дә каралган.

Бер тонналы казанда уха пешерү балык бәйрәменең кульминациясе булачак дип белдерде Татарстан туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов. Бәйрәмгә килгәннәр аны бушка авыз итеп тә карый алачак. Чараны алып бару өчен Мәскәү йолдызы Оскар Кучера чакырылган. Иванов сүзләренчә, әлеге чараның төп максаты – республикада үстерелгән, тотылган балыкны таныту.

Татар ашларына килгәндә, оештыручылар "Тәмнәр казаны" дигән яңа экскурсия програмы булдырган

Татар ашларына килгәндә, оештыручылар "Тәмнәр казаны" дигән яңа экскурсия програмы булдырган. Кунаклар, әгәр теләсәләр, "Туган авылым" комплексындагы татар ашлары музеена барып, анда чәкчәк, өчпочмак, талкыш кәләвә һәм башка милли ризыкларны авыз итеп карый алачак. Иске татар бистәсе комплексында һәм Чәкчәк музеенда туристлар татар ашларын пешереп карау мастер-классларында катнашып, үзләре ясаган ризыкларны авыз итә алачак, дип белдерелде. Барлык экскурсияләр бары тик инглиз һәм урыс телендә алып барылачак.

Конфедерация кубогы вакытында шәһәрдә 48 чара каралган. 9 концерт, 39 спектакль куела. Министр барлык дәүләт драма театрларының театр мизгелләре кубок көннәренә озайтылачагын белдерде. Әмма Камал театрының интернет сайтында спектакльләрнең 23 июньдә тәмамлануы язылган. Казан музейлары актив эшләячәк.

Төп чаралардан Сибагатуллин Татар дәүләт филармония мәйданында узачак Шутиков исемендәге оркестр, филармоник джаз оркестр концертларын, Опера һәм балет театрында узачак Kazan classic fest кысаларында "Аида", "Трубадур", "Евгений Онегин" операсын, "Аккош күле", "Дон Кихот" балетларын, Казан кирмәнендә узачак The Kremlin Confederation of Art һәм "Музыка Веры" концертын атады.

Конфедерацияләр беренчелеге Русиянең дүрт шәһәрендә 17 июньнән 2 июльгә кадәр уза. Әлеге турнир 2018 елда узачак футбол дөнья чемпионаты алдыннан әзерлек ярышы буларак оештырыла.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG