Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конфедерацияләр беренчелеге казаннарга нинди авырлыклар китерә?


Казан йортларының берсендә Португалия уенчысы Рональдо сурәте
Казан йортларының берсендә Португалия уенчысы Рональдо сурәте

18-28 июнь Казанда Конфедерацияләр беренчелеге уеннары уза. Чит ил кунакларын каршы алыр алдыннан җирле хакимият шәһәрне, урамнарны, юлларны тәртипкә китерде, ләкин казаннарны авырлыклар да көтә – уеннар үткән көннәрне төрле чикләүләр кертелә.

1. Кайбер урамнар машина хәрәкәте өчен ябыла

Хәрәкәт чикләүләренең күбесе "Соңгы миль" дип аталган зонада кертелә. Ул "Казан-Арена" стадионы тирәсендә якынча бер чакрым радиусны үз эченә ала. Футбол уены көннәрендә (18, 22, 24, 28 июнь) Сибгат Хәким, Фатыйх Әмирхан, Чистай, Ямашев, Гаврилов урамнарының кайбер өлешләре һәм Себер тракты күпере ябылачак. Бу урамнарда бары тик аккредитация узган транспорт кына йөри алачак. Шулай ук матч көннәрендә Ершов урамыннан "Миллениум" күперенә борылу чикләнә.

Чит ил кунаклары яшәгән кунакханә алдында юлның яртысын япканнар
Чит ил кунаклары яшәгән кунакханә алдында юлның яртысын япканнар

2. Стадион янында яшәүчеләрнең өйгә кайту юлы үзгәрә

Чикләүләрнең иң авыры "Казан-Арена" янындагы йортларда яшәүче һәм шәхси машина кулланучыларга төшә. Ябылган юллар аркасында алар өйләренә кайту өчен башка, урау юллар эзләргә мәҗбүр калачак.

3. Шәһәр транспорты чикләүләре

18, 22, 24, 28 июньдә, ягъни уен көннәрдә 12 автобус, ике троллейбус һәм бер трамвай (барысы 312 техника) маршруты кыскартылган рәвештә хезмәт күрсәтәчәк. Тагын бер уңайсызлык – чикләүләр аркасында ике транспорт кулланырга мәҗбүр булган юлчылар ике аерым билет алырга тиеш булачак, ягъни алар өчен юл хакы икеләтә арта.

Полиция хезмәткәрләре урамга машиналар керүне чикли
Полиция хезмәткәрләре урамга машиналар керүне чикли

4. Урам җыеннарына чикләүләр

Хакимият 1 июньнән 12 июльгә кадәр Конфедерацияләр беренчелеге белән бәйле булмаган урам җыеннары, пикетлар, демонстрацияләр уздыруга чикләүләр кертте. Аларны 7.00дән 17.00гә кадәр бары тик ике сәгать дәвамында гына үткәрергә ярый, ә катнашучылар саны 150дән артмаска тиеш.

Урам җыеннарын уздыру урыннары да чикләнде: бары тик Дәрвишләр бистәсе, Юдино һәм Киров районындагы Петров бакчасында гына җыелырга ярый.

12 июнь Алексей Навальный җитәкчелегендә узган ришвәтчелеккә каршы митинг нәкъ шул сәбәпле Юдинода иртәнге җидедә узды. Аңа карамастан, анда шактый күп кеше җыелды.

Урамнарда полиция хезмәткәрләре күбәйде
Урамнарда полиция хезмәткәрләре күбәйде

5. Спиртлы эчемлекләр сату чикләүләре

Матч вакытында "Казан Арена" стадионында спиртлы эчемлекләр эчү тыелачак. Әлеге чикләү шулай ук аэропорт һәм тимер юл вокзалларына кагыла. Рестораннардан кала сәүдә нокталарында хәмер сату да тыела (сырадан тыш).

Казан кунаклары өчен юл күрсәткечләре. Татарчага тәрҗемәсендә хаталар бар
Казан кунаклары өчен юл күрсәткечләре. Татарчага тәрҗемәсендә хаталар бар

XS
SM
MD
LG