Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы митингтан соң адвокат Тәүфыйкъ Василов тоткарланган


Казанда каршылык чарасы
Казанда каршылык чарасы

Казанда Навальный штабы оештырган коррупциягә каршы митингта Тәүфыйкъ Василов тоткарланган. Ул үз чыгышында "традицион исламнан да артыргак кабәхәтлек күргәнем юк", дип белдерде.

Казанда Русиядәге оппозиционер Алексей Навальный штабы оештырган коррупциягә каршы митингта адвокат Тәүфыйкъ Василов тоткарланган. Ул үз чыгышында хакимият тарафыннан алга сөрелгән "традицион исламны" тәнкыйтьләгән.

Берничә ел элек адвокат Василов Русиядә тыелган Хизб - ут Тәһрир оешмасы эше нигезендә татарстанлыларны яклап чыгыш ясаган иде. Элекке ТАССР Югары Шурасы депутаты үзенең Азатлыкка биргән бер әңгәмәсендә Татарстанга суверенитет кирәк иде, ләкин республика җитәкчелеге халыкны алдалап, аны үз файдасына кулланды, дигән иде.

Моннан тыш, Idel.Реалии язуынча, Навальныйның Казандагы штабы юристы Азат Габделвәлиевка полиция хезмәткәрләре митинг уздыру тәртипләрен бозган өчен административ берктемә төзеләчәк, дигәннәр.

Моның сәбәбе - "Русиянең төп халыкларына геноцид - юк!" дигән плакат. Аны митингта катнашучыларның берсе тотып торган. Әлеге шигарь чараның темасына туры килми дип белдергәннәр.

Казанда коррупциягә каршы митингка 600ләп кеше чыкты. Чара иртәнге сәгать җидегә планлаштырылган иде. Иртә булуга карамастан, Казанның читендә урнашкан Юдино бистәсендәге митингка беренче сәгатьтә үк 400ләп кеше килде. Полиция чара булган мәйданга күпләрне кертмәде, чөнки Казан башкарма комитеты 150 кешелек митингка гына рөхсәт биргән иде.

XS
SM
MD
LG