Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конфедерацияләр беренчелеге уза торган шәһәрләргә Казаннан 56 поезд йөриячәк


Мәскәүдә Конфедерацияләр беренчелегенә әзерлек
Мәскәүдә Конфедерацияләр беренчелегенә әзерлек

Казаннан Мәскәүгә, Петербурга, Сочига 32 мең 236 урынга өстәмә 56 поезд билгеләнәчәк. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге поездлар бары тик FIFA 2017 Конфедерацияләр беренчелеге уеннары оештырылучы шәһәрләр арасында җанатарларны гына йөртәчәк. Аларга билетлар сатылмый.

Өстәмә поездларда Конфедерацияләр беренчелеге матчларына керү билеты булганнар бушлай бара. Түләүсез бару өчен махсус сайтта теркәлергә кирәк.

Конфедерацияләр беренчелеге Русиянең дүрт шәһәрендә 17 июньнән 2 июльгә кадәр уза. Әлеге турнир 2018 елда узачак футбол дөнья чемпионаты алдыннан әзерлек ярышы буларак карала. Беренчелек ярышлары узган стадионнар киләсе елда дөнья чемпионаты ярышларын кабул итәчәк.

Казанда матчлар "Казан-Арена" стадионында үтәчәк. Татарстан башкаласындагы беренче уен 18 июньдә Порутгалия белән Мексика такымнары арасында булачак.

XS
SM
MD
LG