Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 06:24

Русия президенты идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Кириенко, Казан белән Мәскәү арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамә үзенең тарихи ролен үтәде, Русия дәүләтчелеге килешүләр нигезендә төзелми, дип белдерде.

"Шартнамәнең мөддәте чыкты. Бу шартнамә бик мөһим тарихи ролен үтәде, бу турыда Татарстан дәүләт шурасының мөрәҗәгатендә дә дөрес әйтелгән, аның маддәләре хәзер инде кануннарда урын алган" дигән Кириенко. Аның бу сүзләрен Интерфакс агентлыгы китерә.

"Русия белән Татарстан хакимиятләре арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамә 90нчы еллардагы “кризиска каршы" чара иде, ләкин Русиянең дәүләтчелеге килешүләр нигезендә төзелми, дип өстәгән Кириенко.

Русия белән Татарстан хакимиятләре арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамә 2007 елның 26 июнендә имзалады. 10 елга төзелгән шартнамә 2017 елның 11 августында гамәлдән чыкты.

11 июльдә Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Русия президенты Владимир Путинга Татарстанда президент институтын саклауны һәм яңа шартнамә мәсьәләсен хәл итү өчен махсус комиссия оештыруны сорап мөрәҗәгать итте.

12 июльдә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "Кремль Татарстан белән Мәскәү арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүен озайту мәсьәләсенә үз карашын тиешле рәвештә җиткерәчәк" дип белдергән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG