Accessibility links

җомга, 28 июль 2017, Казан вакыты 09:52

Татарстан парламенты депутатлары Путинга Татарстанда президент институтын саклауны һәм яңа Шартнамә мәсьәләсен хәл итү өчен махсус комиссия оештыруны сорап мөрәҗәгать итте. 100 депутатның утырышта катнашкан 83е мөрәҗәгатьне бертавыштан хуплады. Депутатлар "ак патша"дан җавап көтә.

Татарстан парламенты депутатлары Русия президентына юлланган мөрәҗәгатьтә ике арадагы Шартнамә сәяси, милләтара һәм конфессияара тотрыклылыкны саклап калды дип белдерә.

Русия дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Федераль закон статусында Сез раслаган Шартнамәне төзү, Татарстан Республикасының үзенчәлекләрен исәпкә алып, аның эзлекле үсеше өчен сәяси-хокукый алшартлар тудырды.

Бүген Шартнамәнең төп нигезләмәләре фактта гамәлдәге законнарда чагылыш тапты, федераль үзәк белән регионнар арасындагы мөнәсәбәтләрдә тормышка ашырыла. Шуның белән бергә, Шартнамәнең гамәлдә булу чоры тәмамлануга бәйле рәвештә Татарстан Конституциясенең кайбер нормаларын гамәлгә ашыруда аерым проблемнар барлыкка килә.

Хөрмәтле Владимир Владимирович, Сездән Татарстан Республикасы югары вазифаи затының гамәлдәге исемен саклап калуда ярдәм итүегезне һәм хокукый мәсьәләләргә кагылышлы тәкъдимнәр эшләү өчен махсус комиссия төзүегезне сорыйбыз”, диелгән мөрәҗәгать текстында.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга бу хатка имза куеп кирәкле адреска юллаячагын белдерде.

Мөрәҗәгатьтә Шартнамәне озайту яки яңаны имзалау турында төгәл берни язылмаган. Депутат Николай Рыбушкин текстның соңгы җөмләсендә Шартнамә мәсьәләсе дә керә дип ышандырды һәм ни өчен Русия Дәүләт Думасына түгел, ә Путинга хат юллауны аңлатты.

"Путин – Русия Конституциясе гаранты. Ул кирәк дип тапса, аны Федераль Җыенга юллар. Президентның фикерен көтәбез. Җавап озакка сузылмас дип өметләнәм. Хокукый кырда барлыкка килгән мәсьәләләр хәл ителергә тиеш. Мин булган килешүнең озайтылуын телим, әмма бу яңа документ та була ала. Бу – сәяси мөрәҗәгать, шуңа Путинга юлланды да. Мөрәҗәгатьтәге хокукуый мәсьәләләр дигән сүзгә Шартнамә проблемын хәл итү дә керә”, диде ул.

Мөхәммәтшинга бу мәсьәләне 11 июльдәге утырышның көн тәртибенә кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгатьне 27 депутат имзалаган иде. Алар арасында КФУ ректоры Илшат Гафуровның да, "Татарстан – Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе баш мөдире Илшат Әминовның да имзалары юк.

Кемне таптык – шулар имзаларын куйды. Башкалар өчен җавап бирә алмыйм

Рыбушкин 100 депутаттан 27сенең генә битараф калмавы сәбәбен болай дип аңлатты: "Кемне таптык – шулар имзаларын куйды. Башкалар өчен җавап бирә алмыйм. Кемдер, бәлки, белми калгандыр, әмма кемнән сорадык – берсе дә кире какмады. Тиз эшләнде", диде ул. Соңгы ярты ел дәвамында җәмәгатьчелек, матбугат Шартнамә вакыты чыга дип борчылса да, депутатлар бу мөрәҗәгатьне бик соң хәл итә башлаган булып чыкты. Журналистлар бу хат турында Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең фикерен дә белергә тырышты, әмма тәнәфес вакытында ул бик тиз юк булды, сүзчеләре дә аның журналистлар белән аралашу мөмкинлеге алдан каралмады диде.

Парламент утышыннан соң журналистлар Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан ни өчен мөрәҗәгатьтә Шартнамә турында төгәл берни язылмаган, моңа кадәр Русия президенты аппараты белән сөйләшүләр булдымы, нинди нәтиҗәләргә китерде дип кызыксынды. Әмма парламент җитәкчесе бу сораудан шома гына качты. Моның урынына ул каләм ияләренә мөрәҗәгатьне игътибар белән укырга киңәш итте.

Шартнамә имзаланмаган очракта Татарстан нишләр һәм бу мәсьәлә августта узачак татар конгрессында күтәреләчәкме дип тә сорау юлланды. Сүз уңаеннан, татар җыенының пленар утырышын алып баруны Фәрит Мөхәммәтшинга йөкләргә телиләр, бу хакта ул үзе әйтте.

“Шартнамә әле гамәлдә. Аны берсе дә кире какмый. Бу – мөһим документны Русия президенты Владимир Путин федераль канун дәрәҗәсенә күтәрде. Татарстан президенты статусын саклап калуны, вәкаләтләрне бирүне сорадык. Парламент кына карый торган мәсьәлә түгел, бу – сәяси мәсьәлә. Шартнамә аркылы Русиядә һәм Татарстанда кайбер кануннар эшли.

Конгресc – иҗтимагый оешма, кирәк икән, бу проблем күтәрерләр. Алар өчен җавап бирә алмыйм. Көрәш дәвам итәчәкме? Без кем белән көрәшик? Русия Конституция нигезендә эшлибез. Утырып аңлашып сөйләшергә кирәк. Бу ике яклы сөйләшү булырга тиеш.

Федераль үзәк үзенең вәкаләтләрен арттырды, Татарстан президенты атамасы республика Конституциясендә язылган. Аны парламент үзгәртә алмый, бу бары тик референдум белән генә хәл ителә. Барысы да дәүләтнең демократия, хакукый нигезгә корылуына, тигез хокуклы җәмгыятькә омтыла. Без бүгенге авыр шартларда федератив, демократия дәүләтен төзибез”, диде Мөхәммәтшин.

Әлегә кадәр Шартнамәнең кирәклеге турында Мәскәүгә юнәлгән бер генә рәсми белдерү, мөрәҗәгать тә булмаган иде. Татарстан рәсмиләре дә Шартнамә темасына мөмкин кадәр сак кагылды, журналистлар бу сорауны күтәрмәсә, аңа тимәскә тырышты. Депутатларның, сәясәтчеләрнең һәм билгеле шәхесләрнең белдерүләрендә вәкаләтләрне бүлешү документының кирәклегенә генә басым ясалды, нинди эшләр барылуы, Мәскәү һәм Казан ягыннан кемнәрнең кемнәр белән белән нинди сөйләшүләр алып баруы әйтелмәде. Бу сөйләшүләр булганмы, әллә бөтенләй булмаганмы – анысы әлегә кадәр караңгы.

Шартнамәнең вакыты чыгарга елъярымлап вакыт калганда Азатлык бу документны Татарстан ягыннан яңарту эшләре башлану-башланмауны белү өчен президент Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. 2016 елның 6 апреле иде ул. Президентның җавабы кыска булды. Шартнамәне яңарту эшләренә тотынмаганлыкка ишарәләп, "әле вакыт бар", дип кырт кисте Миңнеханов.

Шул ук елда, Татарстан Дәүләт Шурасының язгы сессиясе тәмамланып, депутатлар җәйге ялга китәр алдыннан, 30 июньдә Шартнамә турында сорау парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшингә дә юлланды. Ул 2016 елда Русия Думасына сайлау тәмамлангач, Татарстан белән Русия арасындагы Шартнамәне озайту эшләренә ныклап тотыначакларын әйткән иде. "Документларның легитим булуы – безнең федератив дәүләттә яшәвебезне күрсәтә. Яңа вәкаләтләргә дәгъва итмибез", диде ул.

Ә инде Дума сайлавыннан соң, 2016 елның 1 ноябрендә Мөхәммәтшин Шартнамәгә бәйле эш башлау вакытын чигерде. Аны 2017 елга күчерде. "Ватаным Татарстан" газетында халык сорауларына җавап биреп, "Шартнамәне саклап калырга исәп бар, 2017 елда бергәләп аны кабул итү юнәлешендә эшли башлыйбыз", диде. "Аны яңадан ун елга яңартуны теләүчеләр күп түгел. Без Шартнамәнең кирәклеген һәм безгә ярдәм итүе турында әйтеп киләбез. Ни өчен дигәндә, узган 25 ел эчендә республикада халык та тынычланды, федераль үзәк белән дә канун нигезендә килешеп эшләдек", дип тә тәфсилләде парламент рәисе. Бу юлы инде Мәскәүдән Татарстанга яңа вәкаләтләр сорарга җыеначакларын да өстәде.

Бу хакта сөйләргә иртә әле, күз тидерәсез

Ә инде Шартнамә вакыты бетәргә өч ай чамасы калганда, 2017 елның 31 маенда Мөхәммәтшин аның турында сөйләүдән бөтенләй баш тартты. Ул көнне Казанда "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте җыены узган иде. Шартнамә турында сораган журналистларга ул: "Татарстан - Яңа гасыр" хәрәкәте турында гына сорагыз", диде. Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова шул ук җыенда Шартнамә турында "Бу хакта сөйләргә иртә әле, күз тидерәсез", дигән серле һәм өметләндерүче җавап кайтарды.

Шартнамә мәсьәләсе 2016 елның 10 ноябрендә булган "Хәзерге Шартларда дәүләтчелек тотрыклылыгының гарантиясе буларак федерализм" дип аталган Конституция укулары вакытында да күтәрелде. Әлеге укуларда Татарстанның элекке президенты, хәзерге дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан парламенты депутатлары катнашты. Шәймиев чыгышында федераль үзәк белән мөнәсәбәтләргә тукталып: "Вәкаләтләр бүленеше булуы кирәк, әмма бу Конституция нигезендә генә булырга тиеш", диде.

Татарстанны юкка чыгарырга теләгән көчләр бар

Әлеге укуларда Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Шакир Яһүдин чыгыш ясап, Шартнамәне саклап калу яки яңасын имзалау кирәклеге турында әйтте. Федераль үзәктә Татарстанны юкка чыгарырга теләгән көчләр булуын да искә төшерде, әмма бу көчләр кемне гәүдәләндергәнен тәгаенләмәде.

Русия Думасындагы Татарстан депутатлары да Шартнамәнең яңартылачагына ышандырырды. Бу документның кирәклеген алар, Кремльдә утырганнар да ишетер дип күрәсең, үзләренчә дәлилләргә тырышты.

Дума депутаты Илдар Гыйлметдинов федераль үзәк белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү Шартнамәсен озайту өчен Русия Конституциясе һәм кануннар ягыннан каршылык юклыкка басым ясады. 2017 елның 30 июнендә булган матбугат очрашуында ул "Шартнамәне яңарту өчен эшләр бара" дип әйтте. "Федераль үзәккә үзенең күбрәк вәкаләтләрен урыннарга тапшырырга кирәк", дип тә өстәде.

Без уйлашабыз, фикер алышабыз, вазгыятьне анализлыйбыз

2017 елның 26 июнендә булган матбугат очрашуында Русия Думасында Татарстаннан башка бер депутат, Марат Бариев Шартнамә хакында саграк булды. "Әлегә без уйлашабыз, фикер алышабыз, вазгыятьне анализлыйбыз. Билгеле, бу эшләр республика җитәкчелегеннән башка эшләнми. Фикерләрне туплап бетергәч, һичшиксез мондый килешүгә чыгачакбыз, әмма яңа килешү нинди булыр, монысын әлегә әйтүе кыен", диде.

Дәүләт Шурасы депутатлары Русия президенты Владимир Путинга Шартнамә кирәклеген белдереп мөрәҗәгать кабул итәргә бер көн кала, 2017 елның 10 июлендә Татарстан Дәүләт Шурасы вице-спикеры Юрий Камалтынов Казан белән Мәскәү арасында Шартнамә озайтылмаса, хокукый яктан каршылыклар барлыкка киләчәк дип белдерде. "Бу президент статусы, дәүләт телләрен белү турында һәм башкалар. Шуңа да, Шартнамә кирәк түгел, файдасы юк, дип әйтү дөрес түгел, диде.

Шартнамә зур низаглы мәсьәләләрдән качарга ярдәм итте

Шартнамәнең әһәмиятен күренекле шәхесләр, галимнәр дә әйтә килде. 2016 елның 14 ноябрендә Русия президенты каршындагы ватандашлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары шурасы әгъзасы Максим Шевченко Казанда иде. Ул Татарстан белән Мәскәү арасында Шартнамә озайтылырга, ә президент атамасы сакланып калырга тиеш, дип белдерде. "Шартнамә зур низаглы мәсьәләләрдән котылырга ярдәм итте, икътисадны көчәйтте. Бу Татарстанның гына түгел, Русиянең дә үсешенә булыша. Шартнамә барлык нечкәлекләренә кадәр сакланып, озайтылырга тиеш дип саныйм", диде Шевченко.

Татарстан президентының элекке киңәшчесе, Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов Татарстан һәм Мәскәү арасында вәкаләтләрне бүлешү Шартнамәсе илнең федерализм юлында булуының чагылышы, республика икътисадына, инвестицияләр кертүгә дә уңай йогынты ясаучы һәм шулай ук сайлауларга да тәэсире булган документ дип белдерде. Бу хакта ул 2017 елның 29 июнендә Idel.Реалиига әйтте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG