Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Гыйлметдинов: "Шартнамәне озайту өчен бернинди дә каршылык юк"


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Русия Думасындагы Татарстан депутаты Илдар Гыйлметдинов сүзләренчә, федераль үзәк белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамәне озайту өчен Русия конституциясе һәм кануннар ягынан каршылык юк.

Федераль үзәк белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамәне яңарту мәсьәләсен хәл итү федераль үзәк белән Татарстан җитәкчелегенең ничек итеп уртак фикергә килүеннән тора, диде Русия Думасындагы Татарстан депутаты Илдар Гыйлметдинов. "Андый эш бара. Нинди фикергә килерләр", ди ул.

Депутат фикеренчә, шартнамәнең федераль үзәк өчен дә, Казан өчен дә бер зыяны да юк. "Киресенчә, бу шартнамә аркылы федераль үзәк төбәкләргә ышанычын белдерә, үзләренә кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Ул шулай булырга тиеш тә. Федераль үзәккә үзенең күбрәк вәкаләтләрен урыннарга тапшырырга, монда хәл итәргә кирәк", ди Илдар Гыйлметдинов.

Шул ук вакытта депутат бу мәсьәләне Думада күтәреп чыгарга җыенмавын да әйтте. Думада сикереп чыгып хәл итә алмыйбыз, киресенчә, киренекелек кенә тудырачакбыз, ди Гыйлметдинов. Аның сүзләренчә, башта җитәкчеләр килешсен, аннары инде юридик яктан нигезләп кую авыр булмас.

26 июньдә Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә кабул ителүгә ун ел булды. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24 июльдә чыга.

Кайбер сәясәт белгечләре Мәскәү Кремле килешүне озайтырга каршы булачак дип фаразлый. Русия думасы депутаты Марат Бариев шартнамәнең Татарстанга күп мөмкинлекләр тудыруы һәм аны һичшиксез озайтырга кирәклеге турында белдергән иде.

XS
SM
MD
LG