Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юрий Камалтынов: "Шартнамә озайтылмаса, хокукый коллизия барлыкка киләчәк"


Юрий Камалтынов
Юрий Камалтынов

Татарстан Дәүләт шурасы вице-спикеры Юрий Камалтынов Казан белән Мәскәү арасында шартнамә озайтылмаса, хокукый яктан каршылыклар барлыкка киләчәк дип белдерә.

"Монда сәяси һәм хокукый аспект бар. Хокукый яктан караганда, без Татарстан белән Русия берләшкән дәүләт дип, шартнамәгә кул куйдык. Шул документлар белән Русия Конституциясе Татарстанда, ә Татарстан Конституциясе Русиядә гамәлдә булуы расланды. Шартнамә озайтылмаса, хокукый коллизия (каршылык) барлыкка килә дигән сүз", диде Камалтынов 10 июльдә үткән матбугат очрашуында.

Вице-спикер сүзләренчә, сәяси яктан шартнамә аша җитди мәсьәләләр хәл ителә. "Бу Президент статусы, дәүләт телләрен белү турында һәм башкалар. Шуңа да шартнамә кирәк түгел, файдасы юк, дип әйтү дөрес түгел. Шартнамәнең булуы аркасында республикада яшәүчеләрнең күпчелеге безнең дөрес юлдан баруыбызны раслый. Безне Русия югарылыгында аңлыйлар, ишетәләр", ди Камалтынов.

Журналистларның шартнамә озайтылмау мөмкинлеге турында соравына Камалтынов юрарга яратмавын, ләкин озайтылыр, дип өметләнүен белдерде. "Бу эшнең дәвамы булырга тиеш", диде вице-спикер һәм теманы башка мәсьәләләргә бордылар.

26 июньдә Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә кабул ителүгә ун ел булды. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24 июльдә чыга.

Килешүне озайту-озайтмау турында моңа кадәр бер генә рәсми мәгълүмат та чыкмады.

XS
SM
MD
LG