Мөхәммәтшин: Шартнамә өчен көрәшергә җыенмыйбыз, утырып сөйләшергә генә телибез
Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Шураның 11 июльдәге утырышыннан соң журналистларның федераль үзәк белән Шартнамә турында сорауларына җавап биреп, бу турыда Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать юллануын аның сәяси мәсьәлә булуы, башкалар тарафыннан хәл ителә алмавы белән аңлатты. Аның әйтүенчә, бу Шартнамәнең иң мөһим ягы - аның аша Татарстан Конституциясен Русия Конситуциясе белән тәңгәлләштерү эше алып барылу. Мөхәммәтшин Азатлык соравына җавап биреп, Шартнамәне озайту өчен көрәшергә җыенмавын, бары утырып сөйләшергә, аңлашырга гына теләвен белдерде.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?