Accessibility links

Кайнар хәбәр

11 августта Татарстан белән Русия арасында төзелгән Шартнамәнең мөддәте чыга


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

11 августта Татарстан һәм Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамәнең мөддәте чыга. Яңа килешү юк. Бүгеннән башлап, Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсбәтләрдә хокукый коллизия барлыкка килә.

11 август - Шартнамә гамәлгә кергән көн. Әлегә кадәр яңа килешү төзелмәгән. Аның булуы-булмавы да билгесез. Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бүгеннән Мәскәү белән Казан арасында хокукый коллизия барлыкка килә.

"Безнең Конституция Русиянекенә караганда, бер елга иртәрәк кабул ителде. Татарстан Конституциясенең беренче һәм башка маддәләре референдум текстыннан алынган. Анда язылганча, безнең Русия Конституциясе бүлеп биргән вәкаләтләр кысаларында суверенитет бар, без килешү нигезендә эшләдек һәм эшлибез. Русия Конституциясенең 11нче маддәсе килешүнең легитим икәнлеген билгели", дип китерә Мөхәммәтшин сүзләрен "Казанский репортер" порталы.

Дәүләт шурасы рәисе Татарстан Конституциясенең 123нче маддәсен дә искә төшерә. "Кызганыч ки, ә бәлки, бәхеткәдер, безнең Конституциядә 123нче маддә бар. Анда беренче маддәдә язылган вәкаләтләр кысаларында һәм шартнамәгә нигезләнеп алынган суверенитет турындагы сүзләр парламент тарафыннан үзгәртелә алмый, диелгән. Үзгәртер өчен референдум кирәк. Менә шушы инде ул хокукый коллизия (каршылык). Һичшиксез, без әлеге мәсьәләнең хокукый чишелешен табачакбыз", ди Мөхәммәтшин.

Яңа Шартнамә кабул итлемәгән очракта, хокукый яктан каршылыклар барлыкка килүе турында журналистларга Дәүләт шурасы вице-спикеры Юрий Камалтынов та әйткән иде.

Татарстан ягы Шартнамәнең кирәклеге турында соңгы чиккә кадәр сүз катмый торды. Ниһаять, бер ай элек Дәүләт Шурасы депутатлары әлеге мәсьәләне күтәреп чыкты. Алар Путинга Татарстанда президент институтын саклауны һәм яңа Шартнамә мәсьәләсен хәл итү өчен махсус комиссия оештыруны сорап мөрәҗәгать итте.

Икенче тапкыр югары мөнбәрдән килешү турында Дөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында чыгыш ясадылар. Бу көнне Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев шартнамәнең әһәмияте турында сөйләде. Президент Рөстәм Миңнеханов исә чыгышында әлеге мәсьәләгә тукталмады.

Шулай ук корылтайның резолюция проектында Татарстан белән Русия арасындагы шартнамәнең уңай тәэсиренә һәм аның озайтылуына ышаныч белдерәбез, Дәүләт шурасының Татарстан президенты институтын саклап калу турында мөрәҗәгатен яклыйбыз диелгән юллар бар.

Кремльнең шартнамәгә карата фикере белдерелми. Кайбер сәясәт белгечләре фаразлавынча, Татарстан белән үзәк арасындагы килешүгә Кремльнең эчке сәясәт блогы җитәкчесе Сергей Кириенко каршы булырга мөмкин.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков 4 августта белдерүенчә, Владимир Путин Татарстан белән Русия арасындагы шартнамә турында фикерен кирәк дип санаган вакытта әйтәчәк.

XS
SM
MD
LG