Accessibility links

Татарстан Дәүләт шурасының канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Татарстанның дәүләтчелек нигезләрен юкка чыгару омтылышларын барлады.

5 декабрь Казанда "Татарстан Конституциясенә – 25 ел: дәүләт һәм җәмгыять үсешендә конституцион принципларны һәм нормаларны куллану" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Анда Татарстан Дәүләт шурасының канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин чыгыш ясап, Русиядә бер төркем белгечләр яңа Конституция проекты әзерләгән, аның нигезенә республикалар бетерелеп Татар җире, Башкорт җире, Свердловски җире дигән төшенчәләр салынган дип белдерде.

Шакир әфәнде сүзләренчә, бу Конституция өлгесендә халыкларның үзбилгеләнү хокуклары юк, Русиядә бер дәүләт теле – рус теле генә күрсәтелә. Яһүдин Русиянең хәзер эшләп килгән Конституциясендәге дәүләт төзелешенең нигезе салынган 1нче, 2нче, 9нчы бүлекләрне үзгәртергә тырышу омтылышларының ешаюын да телгә алды.

"Президент сайлаулардан соң ук Конституциягә реформалар ясау һәм шулай ук Русиянең яңа Конституциясен булдыру мәсьәләсе куела. Бер политология үзәге җитәкчесе профессор Степан Сулакшин, ул 24 тикшерүчедән торган төркем башлыгы, алар иҗтимагый нигездә яңа Конституция проектын әзерләп бастырган.

Яңа Конституция өлгесендә Татар җире, Башкорт җире, Самар җире дигән төшенчәләр генә бар

Анда Русия федерация буларак саклана, әмма бик киметелгән күләмдә генә. Анда Русиядәге төбәкләр "җирләр" дип күрсәтелә. Әйтик Свердловски җире, Самар җире, Ульян җире, Башкорт җире, Татар җире һәм башкалар. Ягъни субъектларның төрлелеге бетерелә. Республика булмагач, аларның Конституцияләре дә юк, аның урынына низамнамәләр (устав).

Халыкларның хәзерге Конституциядә каралган үзбилгеләнү хокуклары да анда юк. Бу хакта анда бөтенләй язылмаган. Русиядә бердәнбер дәүләт теле итеп рус теле күрсәтелә. Анда килешүләргә, шартнамәләргә дә урын юк.

Кайбер авторлар, коллективлар әзерләгән проектларда, сез күрәсез, Русия федерализмының милли нигезенә урын юк. Ә бу (милли нигез-ред.) бүгенге Русия федерациясен бай итә, зур һәм кечкенә халыкларга дуслыкта һәм уңайлыкта бер дәүләттә яшәргә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә, без Русиянең киләчәк дәүләт төзелешенә кагылган бу прожектларга игътибарны югалтмаска тиеш. Аларны җентекләп тикшереп, каршы тору кирәк", диде Яһүдин.

Шакир әфәнде чыгышында соңгы вакытта Татарстан дәүләтчелегенә кайбер шәхесләр тарафыннан ешайган янауларны, идеологик һөҗүмнәрне, хокукый яктан республика дәүләт түгел дип түбәнсетүләрне дә телгә алды.

Русиянең хәзерге Конституциясе көчендә булганда республикаларны бетереп булмый

"Кайбер фиркаләр програмнарында, аерым алганда, ЛДПР фиркасе, Русия федерациясен таркатучы дип, республикаларны бетерү максаты куя. Мондый белдерүләрне аңлату да кыен. Әмма бу бит фирканең програмы, аның лидеры Жириновский бөтен җиргә ишетелерлек итеп бу хакта белдерә килә һәм тормышка ашыруны таләп итә. Әлегә 1993 елгы Русия Конституциясе үз көчендә булганда республикаларны бетереп булмый. Чөнки алар Русиянең конституцион төзелешенә салынган. Әгәр (ил төзелешен - ред.) үзгәртергә кирәк икән, ул чакта яңа Конституция кабул итәргә туры киләчәк.

Миңа калса, Русия субъектларының конституцион тигез хокуклы булуын аңламау да бар. "Гадел Русия" фиркасе лидеры Сергей Миронов әгәр республикалар дәүләт икән, ул очракта субъектларның тигез хокукта булулары бозыла дип белдерә", ди Яһудин.

Татарстанның дәүләт булуына тел-теш тидергән Васильева, Воронецкий һәм тагын күпләргә Шакир әфәнде Русия Конституциясенең 5нче маддәсен укырга киңәш итә.

"Анда ачык итеп республика – дәүләт, Русия федерациясе составындагы дәүләт дип әйтелгән. Мондый үрнәкләр дөньяда аз түгел. Федератив һәм унитар дәүләтләр эчендә дә дәүләтләр бар. Мисалга, Германияне, Кушма Штатларны алыйк. Германиядәге 16 җир арасында Бавария, Саксония, Тюрингия үзләрен Конституцияләрендә ирекле дәүләтләр дип атыйлар, гражданлык институтлары бар һәм башкалар", ди Яһүдин.

Шакир әфәнде фикеренчә, Татарстан һәм Мәскәү арасындагы шартнамәнең яңартылмавы артында Кремльнең сәяси яктан зирәксезлеге ята. Федераль үзәкнең үзаңы уянганга кадәр Татарстан Конституциясендәге шартнамәгә кагылган маддә үз вакытын көтәчәк ди белгеч.

Шартнамәдә язылганнар үтәлде инде дигән сәбәп табылды

"Күп еллар инде шартнамә килешүе тирәсендә бәхәсләр бара. Ул вакыты чыкканга хәзер үз көчен югалтты. Әмма федераль үзәк сәяси зирәклек күрсәтмәде, булганын дәвам итүне, йә булмаса яңасын имзалаудан баш тартты. Русия килешүле федерация түгел, шартнамәдә язылганнар үтәлде инде дигән сәбәп табылды. Кызганыч, әмма бу алай ук түгел, әле дә күп сораулар кала һәм алар Русиянең кануни кырында бары тик килешү нигезендә генә чишелә ала.

Мин тагын бер дәлил китерә алам: Конституция кабул ителер алдыннан вәкаләтләрне чикләү турында федератив килешү төзелде һәм ул бүген дә үз көченә ия. Бу килешү Конституциягә кертелгән. Анда башка нигезләмәләр, башка килешүләр дә бар, алар хәзер "йокы" (үз вакытын көтү - ред.) хәлендә. Татарстан Конституциясендәге шартнамә турындагы нигезләмәгә килгәндә, ул шулай ук хәзер "йокы" хәленә килә. Миңа калса, Русиянең дәүләти төзелешенә федераль үзаң уянганга кадәр, федераль аңлау барлыкка килгәнгә кадәр ул шулай сакланачак", ди Яһүдин.

Шакир әфәнде чыгышы вакытында Русиядәге республикаларның Конституцияләрендә һәм субъектларның төп кануннарында вәкаләтләрне бүлешү конкрет килешүләр нигезендә дә тормышка аша дигән юллар барлыгын ассызыклады. Ул Башкорстанны, Чечняны, Саханы телгә алды һәм күпләгән республикалар үз Конституцияләренә (Мәскәү белән - ред.) конкрет килешү төзүне дә язды дип тә әйтте.

Шакир әфәнде фикеренчә, Татарстан җитәкчесе атамасы – президент та республиканың дәүләтчелек институтының аерылгысыз бер өлеше. Бу мәсьәләгә федераль үзәк нокта куелмады дип санаса да, республикада узган сайлау халыкның президентлы төбәктә яшәргә теләвен күрсәтеп тора.

Федераль үзәк республикалар эшчәнлегенә тыкшына

"Республика җитәкчесенең ничек аталачагы әле дә бәхәсле. Без бердәнбер президентлы Татарстан булып калдык. Мөрәҗәгатьләр булды. "Бу минем шәхси фикерем, моны мин федераль үзәкнең Русия субъектлары, аерым алганда республикалар эшчәнлегенә тыкшынуы дип исәплим.

Президентка (Владимир Путин - ред.) мөрәҗәгатьләр булды һәм ул: "Сез үзегездә, республикагызда хәл итегез", дип әйтте. Республика моны үз эчендә хәл итте. 2015 елда Татарстан президентын сайлау булды һәм ул уңышлы үтте. 94,4% сайлаучы Рөстәм Миңнехановны Татарстан президенты итеп сайлады. Шуңа күрә республика җитәкчесе атамасы киләсе сайлауга, 2020 елга кадәр күтәрелелергә тиеш түгел дип саныйм", диде Шакир әфәнде.

Яһүдин үз чыгышында мәктәпләрдә республикаларның дәүләт телләрен укыту мәсьәләсенә дә нокта куелмады диде. Татарстаннан Русия Думасы депутаты Илдар Гыйлметдиновның киләсе ел башында әлеге мәсьәләдә парламент тыңлаулары булачак дигән сүзләрен дә телгә алды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG