Accessibility links

Татарстан Конституциясенә – 25 ел. Хокук фәннәре галиме Борис Железнов фикеренчә, Конституцияне үзгәрткәндә Татарстанның милли-дәүләт төзелешен административ-территориаль төзелешкә үзгәртү иң зур хата булган. Беренчесен саклап, бүгенге көндә суверенитетның конкрет нидә чагылуын язарга кирәк иде ди галим.

Татарстанның төп кануны – Конституциясе кабул ителгәнгә 6 ноябрьдә 25 ел тулды. Илдәге соңгы вазгыятьтә, бигрәк тә ана телләрен мәктәптә укыту мәсьәләсендә Мәскәүнең Татарстан Конституциясен санга сукмавы сизелә. Аңа кадәр гамәлдә булган Казан белән Мәскәү арасындагы шартнамә дә озайтылмады.

Мәскәү Татарстан Конституциясен һәм республика статусын формаль таныса да, тел һәм шартнамә кебек мәсьәләләрдә үз сәясәтен алга сөрә. Нәтиҗәдә Русия белән Татарстан кануннары арасында каршылыклар арта бара. Бу хакта Азатлыкка КФУның хокук фәннәре галиме Борис Железнов белдерде. 1992 елда ул Татарстан Конституциясе өлгесен әзерләүчеләрнең берсе иде. Железнов Азатлыкка ул Конституцияне үзгәрткәндә республика җитәкчелегенең төп хаталарын да атады.

Железнов сүзләренчә, Мәскәү Конституцияне дә, республика статусын да таный, әмма телләрне укыту һәм шартнамә кебек принципиаль мәсьәләләрдә Татарстан белән килешеп эшләүне кирәк тапмый.

Татарстан Конституциясенең беренче мәддәсен референдум белән генә үзгәртеп була

"Татарстан Конституциясенең беренче маддәсен (республика статусы, Русия белән шартнамә булырга тиешлеге) референдум белән генә үзгәртеп була, аны парламент кына үзгәртә алмый. Ә Русиянең референдум турындагы кануны төбәкләрнең статусы турында референдум үткәрүне тыя. Татарстан белән Русия кануннары арасында каршылык килеп туды. Монда йә Русия, йә Татарстан Конституция мәхкәмәсе мәсьәләне хәл итәргә тиеш", ди Железнов.

Чирек гасыр вакыт эчендә татар теле тулы канлы дәүләт теле була алмады. Конституциядә ике дәүләт теленең тигезлеге ассызыкланса да республикада дәүләт дәрәҗәсендә киңәшмәләр русча үтә, элмә такталар да бөтенесе диярлек русча гына эленә. Азатлык әлеге сорауны Железновка юллады.

"Конституциянең ике дәүләт теле турындагы өлешенә килсәк, тулысынча булмаса да, ул эшли. Анда ачык әйтелгән: дәүләт һәм муниципаль хакимияттә ике дәүләт теле дә тигез кулланыла. Ни өчен дәүләт дәрәҗәсендәге киңәшмәләр рус телендә узамы? Чөнки аны куллану җиңелрәк. Кануннар да рус телендә кабул ителә, аннан татарчага тәрҗемә ителә. Бу практик яктан. Мин республика башлыгының башта русча, аннан татарча сөйләвен теләр идем. Чөнки күпчелек рус телен белә, моннан Русия шовинизмын эзләргә кирәкми. Татар телен шәхсән мин аңламыйм", ди Железнов.

Борис Железнов татар телен укытуда килеп чыккан вазгыятьне Конституцияне бозу, татар теле дә, рус теле дә республикада тигез укытылырга тиеш дип белдерә.

Мәктәпләрдә татар теле белән рус теле тигез укытылырга тиеш. Берсенә генә дә өстенлек бирергә ярамый

"Мәктәпләрдә татар теле белән рус теле тигез укытылырга тиеш. Берсенә генә дә өстенлек бирергә ярамый. Әгәр әти-әни татар теленнән баш тартырга тели икән, аның көчле аргументлары булырга тиеш. Әйе, бер телне дә мәҗбүриләп укытырга ярамый. Татарчаны гына түгел, русчаны да мәҗбүри укытырга ярамый.

Миңа билгеле булганча, кириллица татар халкының хәрефләрен тулысы белән язарга мөмкинлек бирми. 1998 елда Татарстанда татар телен латинга күчерү хакында канун кабул ителде. Әмма 2002 елда Русия Думасы аны тыйды. Яңа гына Казакъстан латинга күчәргә карар кылды. Чөнки ул төрки халыкларның имласына якынрак. Шулай да Фәрит Мөхәммәтшин сүзләреннән аңлашылганча, татарлар иртәме-соңмы латинга күчү өметен югалтмый", ди Железнов.

"Беренче Конституция суверен дәүләтнекенә охшаш иде"

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан үзенең Конституциясен кабул итә. 172 депутат аны хуплый, берәү каршы була, 9ы тавыш бирүдән тыелып кала. Төп канун 1992 елның 21 мартында үткәрелгән республиканың бәйсезлек декларациясе референдумы нәтиҗәләренә таянып кабул ителә. Соңрак Конституция комиссиясе төзелә. Аны беренче президент Миңтимер Шәймиев җитәкли. Комиссиягә сәясәт белгечләре, тарихчылар һәм хокук белгечләре керә. Алар арасында Казан университеты профессоры Борис Железнов та була.

"Татарстан Конституциясе суверен дәүләтнекенә якын документ иде. Анда Русия ике тапкыр гына телгә алынды, анысы да иялек килешендә. Республикада кануннар Русия кануннарына түгел, ә халыкара нормаларга нигезләнеп кабул ителә, дип язылган иде", дип искә ала Борис Железнов әлеге документтагы төп өстенлекне.

Төп бәхәс: Татарстан статусы һәм дәүләт теле

Конституция язылганда төп бәхәс Татарстанның статусы тирәсендә бара. Үзләрен "демократлар" дип атаучы рус депутатлары республиканы Русия составында күрсәтүне сорый. Ә татар депутатлары, киресенчә, Татарстанны мөстәкыйль итүне яклый.

"Соңрак ике бәхәс калкып чыкты. Татарстанны Русия белән берләшкән дәүләт, яки Русия белән ассоциацияләшкән дәүләт дип күрсәтергәме? Соңгы төшенчә буталчыклы һәм аны төрлечә шәрехләрге мөмкин иде. Ахыр чиктә "Русия белән берләшкән дәүләт" варианты иң күп тавыш җыя.

Хәзер Мәскәү белән килешү юк. Һәм ике Конституциядә аерма зур булып кала

Конституциядә Татарстан Русия белән берләшкән дәүләт диелсә дә, Русия Конституциясендә ул хакта бер сүз дә юк. "Русия составында субъектлар бар" дип исемлек кенә китерелә. Бернинди берләшү турында сүз бармый. Бу күптәннән шундый бушлык. Без моны элек шартнамә белән каплый идек. Хәзер Мәскәү белән килешү юк. Һәм ике Конституциядә аерма зур булып кала. Бу мәсьәләдән ничек чыгарга? Җавап бирү кыен. Мөгаен, монда киләчәктә сәяси карар кабул ителер. Бу - Русия президентының кайсы якны сайлавына бәйле", ди галим.

Икенче бәхәс дәүләт телләре тирәсендә барган. Конституциянең бер вариантында Татарстанда бары татар теленә генә дәүләт статусы бирү каралган була.

Конституциянең бер вариантында Татарстанда бары татар теленә генә дәүләт статусы бирү каралган иде

"Декларация белән Конституцияне кабул иткәч, күпләр безне Русиядән чыкты дип уйлады. Хәтта Мәскәүдә тимер юл вокзалларында татарларга чит ил гражданы дип билетлар сатмаган очраклар да булды. Мәскәү дәүләт университетында профессорлар миннән Татарстан Русиядән чыктымы, юкмы дип сорый иде. Шундый вазгыять иде", ди Борис Железнов.

2000 елдан соң Русия хакимиятенә Владимир Путин килгәч, Татарстан Конституциясенә басым башлана. Мәскәү таләбе белән республиканың төп канунына 20гә якын төзәтмә кертелә. Чигенүләр күп булса да, Конституциянең ике урынын саклап калырга кирәк иде дип Борис Железнов республика җитәкчелеге җибәргән хаталарны атады.

"Төп җитешсезлек – Конституциядә сайлаулар турындагы бүлекне бетерү булды. Русия Конституциясендә андый бүлек юк дип алынды ул. Ул бик мөһим иде.

Икенче җитешсезлек исә "Татарстанның милли-дәүләт төзелешен" "Административ-территориаль төзелеш"кә үзгәртү булды. Аның исемен саклап, бүгенге көн кысаларында суверенитетның конкрет нидә чагылуын язарга кирәк иде", ди галим.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG