Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов тел мәсьәләсен Конституция нигезендә хәл итәргә вәгъдә бирде


Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган тантана
Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган тантана

Татарстан Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгына багышланган тантанада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар теле мәсьәләсенең Конституция нормаларына нигезләнеп чишелүенә ышаныч белдерде.

Тантанада Татарстан президенты Конституциянең телләргә кагылышлы өлеше турында берничә җөмлә әйтте. "Республиканың күпчелек халкы сөйләшкән татар һәм урыс телләренә дәүләт теле статусы бирә торган Конституция нигезләмәләре җәмәгатьчелекнең теләген чагылдырды", диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент шулай ук, бүген телләрне өйрәнүгә кагылышлы җәмгыятьтә барган дискуссияләрне күздә тотып, бу мәсьәләнең бик четерекле булуын ассызыклады һәм "милли мәгариф өлкәсендә проблемнар туплануын" таныды. "Дәүләт һәм ана телләрен өйрәнү һәм куллануда килеп туган мәсьәләләргә конституцион нормалар нигезендә оптималь чишелеш юлларын табарбыз дип исәплим", диде Миңнеханов.

Тантаналы кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үтте.

26 октябрь Татарстан Дәүләт шурасының чиратттагы утырышында да Рөстәм Миңнеханов ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсенә карата фикерен белдерде. Ул Татарстанның баш прокуроры Илдус Нәфыйковка мәктәпләрдә тикшерүләр башлап "киеренкелек тудырдыгыз" дип белдерде. Дөньяның бер генә илендә дә дәүләт теленең ихтыяри укытылмавын ассызыклады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG