Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яһүдин Татарстан Конституциясен гамәлдән чыгару тәкъдимен "томаналык" дип атады


Шакир Яһүдин
Шакир Яһүдин

Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Чаллы депутатының республика Конституциясен гамәлдән чыгару турындагы мөрәҗәгатен "томаналык" дип бәяләде. Яһүдин Конституция шартнамәсез дә эшли, диде.

Шакир Яһүдин Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты матбугат очрашуында Чаллы депутаты Сергей Яковлевның Владимир Путинга республика Конституциясен гамәлдән чыгаруны сорап язган хатына тукталды. "Конституцион хокуклар өлкәсендә менә шундый томаналык муниципалитет депутатын бер дә бизәми", диде Яһүдин.

Комитет башлыгы "Республикаларның дәүләт булуы Русия Конституциясенең 5нче маддәсендә язылган, ди. "Кем инде ачык ишекләргә килеп бәрелә? Шартнамәнең мөддәте тәмамланды икән, бу бит әле Конституция дә гамәлдән чыкты дигән сүз түгел. Татарстан Конституциясе республика суверенитеты турындагы декларациягә нигезләнә һәм шартнамәдән алдарак кабул ителде", дип сөйләде Шакир Яһүдин.

Аның сүзләренчә, Яковлевның белдерүе депутатларның һәм халыкның хокукый белемен арттыру турында уйланырга мәҗбүр итә.

Чаллы шәһәр шурасында КПРФ депутаты Сергей Яковлев Үзенең "Живой журнал"ында президент Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Конституциясен гамәлдән чыгаруны сораган иде. Яковлев, Татарстан Конституциясендә "дәүләт эчендә дәүләт" принцибы теркәлгән, ә федераль үзәк белән республика арасындагы шартнамәнең мөддәте чыккач, Конституция юридик көчен югалта, дип саный.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG