Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы депутаты Путиннан Татарстан Конституциясен гамәлдән чыгаруны сорый


Владимир Путин
Владимир Путин

Чаллы шәһәр шурасында КПРФ депутаты Сергей Яковлев Үзенең "Живой журнал"ында президент Владимир Путинга мөрәҗәгать урнаштырган. Ул Путиннан Татарстан Конституциясен гамәлдән чыгаруны сорый.

Яковлев, Татарстан Конституциясендә "дәүләт эчендә дәүләт" принцибы теркәлгән, ә федераль үзәк белән республика арасындагы шартнамәнең мөддәте чыккач, Конституция юридик көчен югалта, дип саный.

"Хәтта минем мөрәҗәгатьтән соң да Татарстанның Дәүләт шурасы да, президенты да республиканың төп канунын Русия кануннары белән тәңгәлләштерү эшен алып бармады", дип яза Яковлев.

Ул Владимир Путин Татарстан Конституциясен гамәлдән чыгарырга тиеш, дип белдерә. "Бу - сезнең Русия халкы, шул исәптән Татарстанда яшәүче һәм сайлауларда сезгә теләктәшлек белдерүче халык белән хезмәт килешүенең бер өлеше", ди депутат.

Элегрәк Сергей Яковлев ил җитәкчелегенә Чаллы хакимияте гамәлләрен шикаять итеп тә хатлар язган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG