Accessibility links

Путин: "Төбәкләрне берләштерү булмаячак, тел мәсьәләсендә киеренкелек юк"


Русия президенты Владимир Путин матбугат очрашуында Татарстан турында бирелгән сорауга милли мәсьәләләрдә киеренкелек һәм төбәкләрне берләштерү планнарының булмавын белдерде.

Русия президенты Владимир Путинның 13нче тапкыр үтүче матбугат очрашуында Чаллыдан "Путин бабай" плакаты тоткан "Chelny-biz" журналисты Татарстандагы телләр мәсьәләсе һәм төбәкләрне берләштерү планнары турында сорау бирде.

"Милли мәсьәләләрдә бернинди киеренкелек юк. Безнең максат – барлык балалар өчен бертөрле шартлар тудыру. Кешеләр милли телләрен белеп, рус телләре калышса, бу Татарстандагы балаларга карата начар булыр. Туган телләрне өйрәнү өчен тигез мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Мәдәни һәм телләр төрлелеге – безнең байлык", дип җавап бирде Путин телләр турындагы сорауга.

Төбәкләрне берләштерүгә килгәндә, ул "андый планнар юк һәм була да алмый. Мин президент булганда бу булмаячак" дип белдерде ул. Милли республикаларга аерым мөрәҗәгать итеп, Путин "без бернәрсәне дә көчләп такмаячакбыз" диде.

Путин Чаллы журналисты плакатындагы язуны башта "Путин, бай-бай" дип аңлады. Журналист аңа "бабай" сүзенең мәгънәсен аңлатты.

Путинның әлеге белдерүе милли республикаларда мәктәпләрдә ана телләрен укыту ата-аналар теләгенә калдырылганнан соң яңгырады. Путин 20 июль Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясаган иде. Аннан соң президент баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG