Accessibility links

Татар теленә һөҗүм - соңгы елда Мәскәү ягыннан беренче генә һөҗүм түгел.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан республикасының Дәүләт шурасы Мәскәүдән төшерелгән яңа уку планын хуплады. Әлеге план нигезендә мәктәпләрдә татар телен ата-аналар ризалыгы белән атнасына нибары ике сәгать өйрәнеп була. Ничек чирек гасыр буена республикабызда татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри өйрәткәннәр һәм ни сәбәпле 2017 елда мөстәкыйльлекнең төп билгесен югалттык?

УНИКАЛЬ КИЛЕШҮ

Русиядә татар теле таралганлыгы һәм туган телдә сөйләшүчеләр саны белән икенче урында тора. 2010 елда узган җанисәп мәгълүмәтларына күрә Русиядә татар телендә 4,3 миллион кеше сөйләшкән (1989 елда Совет берлегендә бу сан 5,1 миллион булган).

1980нчы еллар ахырында җәмгыять үзәкләшүдән китү һәм демократиягә таба юл алу сәбәпле, Русиядәге милли телләр яңа сулыш алды. Борис Ельцинның Казанда әйткән "мөстәкыйльлекне теләгәнегезчә алыгыз" дигән сүзләрен җирле милли элита татар теленә юл ачылу дип кабул итте.

1992 елда Республика парламенты кабул иткән канун нигезендә татар теле, рус теле белән бертигез булып Татарстанның дәуләт теленә әйләнә. Бу статус Татарстан Конституциясенә дә кертелә. Русия федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр бүлешү турында шартнамә барлыкка килгәннән соң республика җитәкчеләренең сәяси масаю хисе артканнан артты.

Мәгариф өлкәсендә бу узгәрешләр татар теленең мәҗбүри укытылган дәресләренең артуына китерде. Мин бик яхшы хәтерлим, 1990нчы елларда безнең сыйныф укучыларын, татар телен белү дәрәҗәсенә карап, рус һәм татар төркемнәренә бүлеп укыттылар. Ләкин татарларга, мәсәлән минем өчен, тумышым белән татар булып та, уку җиңел бирелмәде - өй эшләрен әти-әниләр белән генә түгел - алар күбесенчә, сөйләм телен генә үзләштергән иде, әби-бабайлар ярдәме белән әзерләргә туры килә иде. Эш шунда - дәреслекләрне милли мәктәпләрдә укып чыккан һәм татар телен камил үзләштергән белгечләр төзегән. Шул сәбәпледер, дәүләт тарафыннан татар телен башка милләт вәкилләренә өйрәтү үзенчәлекләренә тиешле игътибар бирелмәгән.

Татар теле дәресләренең артуы, ә рус теле дәресләренең кимүе ата-аналарда канәгатьсезлек тудырды

Моннан тыш, татар теле дәресләренең артуы, ә рус теле һәм әдәбияты дәресләренең кимүе ата-аналарда канәгатьсезлек тудырды. Атнага 35 дәреснең (артыгы стандартлар буенча каралмаган) 6 сәгате татар теленә бирелгән. Ата-аналарның азсанлы (моны танырга кирәк) рәсми шикаятьләрен республика хакимиятләре игътибарсыз калдырып барды, ә федераль үзәкнең үз мәшәкатьләре җитәрлек булгандыр.

Шулай итеп, чирек гасыр буена Татарстан мәктәпләрендә татар теленең махсус статусы ныклы торды: башта Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев абруйы, ә аннары Русия белән Татарстан арасындагы шартнамә аркасында. Тик республика хакимиятләренең 25 ел буена мәктәпләрдә татар телен өйрәтү системын реформалаштырмавы факт булып кала, гәрчә андый ниятләрен белдерсәләр дә. Татар телен өйрәнү укучының хокукы түгел, ә бурычы иде.

КАЗАН-МӘСКӘҮ СҮЗЛЕГЕ

2015 елда Татарстан яшьләре арасында уздырылган социологик тикшерү нәтиҗәләренә күрә, аларның күбесе (83%) инглиз телен өйрәнергә тели. Икенче урында рус теле (62%) һәм өченче урында гына (38%) татар теле. Яшьләр моны татар телен өйрәнүнең файдасызлыгы белән аңлаткан, чөнки татар телен белү әйбәт эш табу яки башка өстенлекләр бирмәгән.

2017 елда Татарстан булган мөстәкыйльлегеннән дә колак какты. Мәскәү Татарстан белән төзелгән шартнамәне озайтудан баш тартты

2017 елда Татарстан булган мөстәкыйльлегеннән дә колак какты. Мәскәү Татарстан белән төзелгән шартнамәне озайтудан баш тартты. Бу адым республикабызны Русиянең гади төбәгенә әйләндерде. Июль аенда Русия президенты Владимир Путин милләтара мөнәсәбәтләр Мари Илендә узган утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады. "Кешене ана теле булмаган телне өйрәнергә мәҗбүр итү ярамаган шикелле, рус телен укыту дәрәҗәсен төшерү дә булмаска тиеш" диде ул.

Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын 2017 елның 30 ноябренә тикле тикшерергә күрсәтмә бирде.

Татар теле дәресе
Татар теле дәресе

Республика түрәләре шунда ук Татарстанда татар теле белән бәйле бернинди хәл ителмәгән мәсъәлә дә юк һәм була да алмый дип җавап тотты. "Безнең Татарстан Конституциясе гамәлдә, ике дәүләт телебез бар - татар һәм рус теле. Алар бертигез күләмдә мәктәпләрдә укытыла, без федераль стандартлар кысаларында эш алып барабыз" - диде мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. - Безнең бернинди канун бозулар юк, һәр адымыбыз Русия мәгариф министрлыгы белән килештерелгән".

Федераль үзәккә җибәрелгән меңнәрчә шикаятьләрне инде туктатып булмый иде

Бу җавап белән ата-аналар килешмәде һәм алар үзлегеннән оеша башлады - социаль челтәрләрдә төркемнәргә керде, документлар алышты, җыелышлар уздыра башладылар. Федераль үзәккә җибәрелгән меңнәрчә шикаятьләрне инде туктатып булмый иде. Шул ук вакытта татар милләтчеләре дә уянды, алар үз чиратында Республика җитәкчеләреннән татар телен сакларга таләп иттеләр.

Сентябрь аенда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телен мәҗбүри укытуны Русия Конституцияесенә таянып дәлилләде. Түрәләр фикеренчә, Русиянең милли республикалары үз Конституцияләре нигезендә милли телләрен мөстәкыйль рәвештә үзләре билгели ала. Алар шулай ук 2018 елның 1 гыйнварыннан рус телен өйрәнү күләме Русия Мәгариф министрлыгы таләпләренә туры китереләчәк дип ышандырды.

Бер айдан Казанга Русия Баш прокуратурасы комиссиясе килеп, Татарстан прокурорларының ашыкмавын тәнкыйтьләде һәм кыска вакыт эчендә җавап тотуларын таләп итте. Татарстанның баш прокуроры Илдус Нәфиков кыен хәлдә калды, ә бит ул җирле хакимиятнең үз кешесе санала иде. Әле яз көне генә ул Татарстанда Русиянең мәгариф кануннарына туры килмәслек тәртип бозулар юк дип хисап тоткан иде.

Элекке баш прокурор Кафил Әмиров 2000нче еллар башында федераль үзәк басымы астында республика кануннарын Русия кануннарына туры китерергә мәҗбүр булган кебек, Илдус Нәфиков та җиң сызганып телләр мәсъәләсендә Мәскәү күрсәтмәләрен үтәргә кереште.

Берничә көннән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында мәктәпләрдә татар телен укыту системын уңышсыз дип таныды, ләкин татар теле дәресләрен кыскарту турында бер сүз әйтмәде.

"Кулга ияләштерелгән" Татар конгрессы һәм Татарстан халыклары ассамблеясы Казан Кирмәне фатихасы белән утырышлар үткәрде

Шул ук вакытта "кулга ияләштерелгән" Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан халыклары ассамблеясы Казан Кирмәне фатихасы белән утырышлар үткәрде. Мәгариф һәм фән министрлыгы әмере белән мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылар ашыгыч рәвештә ата-аналар җыелышлары уздырып, мәҗбүриләп татар телен яклаган имзалар җыйдылар.

Ноябрь бәйрәмнәренең бер кичендә Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәктәп җитәкчеләренә "методик киңәшләр һәм якынча уку планы" җибәрелде. Һәрберсендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри өйрәнү каралган иде. Прокуратура бу "төнге" киңәшләрне канун бозу дип бәяләп Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләренә карата тикшерү башлатты.

Республика түрәләренә бер генә юл калды - турыдан туры Русия Мәгариф министры Ольга Васильева белән күрешеп сөйләшү. Татарстанның Мәгариф һәм фән министры берничә атна дәвамында Мәскәү юлын таптады, атнасына мәҗбүри ике сәгать татар теле дәресләрен калдыру максаты белән. Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары татар теленә кагылышлы утырышларын ике тапкыр күчереп килде, чөнки татар халкына әйтерлек сөенечле хәбәрләре юк иде.

САУБУЛЛАШЫРГА ВАКЫТ

2017 елның 29 ноябрендә сорауга нокта куелды. Татарстанның баш прокуроры Илдус Нәфиков Дәүләт шурасы утырышында бу мәсъәләдә беренче тапкыр халык алдында сүз тотты.

Баш прокурор Илдус Нәфиков Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясый
Баш прокурор Илдус Нәфиков Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясый

Аның әйтүенчә, прокуратура вәкилләре барлык 1412 уку йортын тикшереп 3500 канун бозу очрагын теркәгән. Русия Мәгариф министрлыгы яңа уку планын булдырган. Бу план буенча татар теле ата-аналарның ризалыгы белән атнасына ике сәгатькә кадәр өйрәтеләчәк. Парламент моны сүзсез кабул итте, ә Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов вазифасынан китте.

Татарстанда бу хәл хакимиятләрнең җиңелүе дип кабул ителде. "Бу уртак тел табу түгел, бу татар теленең тулысынча җиңелүе, теләсәгез, татар халкының җиңелүе " - дип белдерде татар милли хәрәкәте активисты Фәүзия Бәйрәмова.

3 декабрь Русия президентының Идел буе бүлгесендә вәкиле Михаил Бабич: "Бу кичә генә туган мәсъәлә түгел, еллар буе җыелган" диде. Шуңа да карамастан, әйтергә кирәк, федераль үзәк төбәктә халыкның хокуклары үтәлмәвенә чирек гасыр буена күз йомып килде һәм бу уңайдан бер гамәл дә кылмады.

Федераль үзәкнең "махсус операциясе" максаты - республика милегенең "тәмле" өлешләрен эләктерү

Татар теленә һөҗүм - соңгы елда Мәскәү ягыннан беренче генә һөҗүм түгел. Безнең фикеребезчә, федераль үзәкнең максаты - халыкның республика җитәкчеләренә карата туган канәгатьсезлеге сурәтендә Татарстанга керү. Банк кризисы ("Татфондбанк" җимерелүе), полициядә җәзалау җәнҗалы (шампан шәрабы белән танылган "Дальний" бүлеге генә түгел, ә Түбән Камада 22-яшьлек егетенең үз үзенә кул салуы да) - җирле хакимият һәм хокук саклаучыларның хаталары (шул исәптән мәгълүмәтләр чараларында да) ныклап кулланылды.

Федераль үзәкнең "махсус операциясе" максаты - республика милегенең "тәмле" өлешләрен (мәсьәлән "Татнефть") эләктерү. Безнең фикеребезчә, Татарстанны, аның милли элитасын көчсезләндерү тырышлыгы алга таба да дәвам итәчәк.

Ә әлегә - тиздән Русия президентын сайлау. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "бөтен үпкәләрне онытып, халкыбызның бердәмлеген күрсәтеп, булачак президентка ярдәм итәргә" чакырды. Әлбәттә, сүз Владимир Путин турында бара.

Булат Мөхәммәтҗанов
"Зона права" хокук яклау оешмасы координаторы

Язманың оригиналы: OpenDemocracyRussia

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG