Accessibility links

Мәскәү милли мәдәни мохтарияте тел мәсьәләсен күрмәмешкә салыша


Җыелышта катнашучылар
Җыелышта катнашучылар

28 октябрь Мәскәү милли мәдәни автономиясенең чираттагы хисап-сайлау җыелышы узды. Анда бүгенге көндә татар халкын борчыган мөһим сораулар күтәрелмәде, ахырда "Туган тел" җыры башкарылмады, җыелыш идарәчеләр сайлауга корылган беркетмә низендә барды.

Кинәт кенә, бернинди игълансыз уздырылган бу конференцияне татар теле дип җан атучылар туган тел мәсьәләсендә ниндидер төпле фикер әйтү теләгеннән шулай тиз арада уздырыла торган җыелыштыр дип тә фикер йөрткән иде. Ләкин барысы да бик гади булып чыкты, чөнки очрашу оештыручылар тарафыннан бары тик беркетмә буенча барды, туган телнең бүгенге хәлләренә кагылышлы бер генә сүз дә булмады.

Җыелышта Дәүләт думасы депутаты, Федераль автономия рәисе Илдар Гыйлметдинов, Татарстанның вәкаләтле вәкил урынбасары Азат Әхтәриев, Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов кебек рәсмиләр катнашты.

Сулдан: Илдар Гыйлметдинов, Рушан хәзрәт Аббасов, Азат Әхтәриев
Сулдан: Илдар Гыйлметдинов, Рушан хәзрәт Аббасов, Азат Әхтәриев

Очрашу Русия гимны белән башланып китте. Татарстан гимны уйнатылмады, хәтта очрашу тәмамлангач гадәттә башкарыла торган “Туган тел” җыры да онытылды. Конференция Мәскәү милли мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов җитәкчелегендә, ныклы беркетмә кысаларында узды.

Фәрит Фарисов әле җыелыш башланганчы ук килгән кешеләргә мәдәни үзәкнең төзекләндерелгән, җиһазландырылган бүлмәләрен күрсәтеп чыкты. Соңгы елда 240 кв. метр мәйдан төзекләндерелгән. Шулай ук ишегалды, бакча яклары да чистартылып кирпеч җәелгән.

Мәдәни үзәкнең иң зур бүлмәләренең берсенә "Федераль автономия рәисе Илдар Гыйлметдинов кабинеты" дип язылган. "Ул бирегә килеп эшләп утырамы соң?" дигән сорауга Фарисов: ​"Килгәли, ләкин аның тагы бер файдалы ягы бар, безгә ул грантлар алырга ярдәм итә", диде.

Фәрит Фарисов
Фәрит Фарисов

Ләкин шул ук сорауга Илдар әфәнде үзе: “Кая ул, килгәнем юк!” дип җавап бирде. Татарстанда татар теленә карата мөнәсәбәт уңаеннан Илдар Гыйлметдинов Азатлыкка болай диде:

"Татарстан кануннарында да, федераль кануннарда да татар телен мәҗбүри укыту турында язылган. Ниндидер прокурорларның нәрсәдер язулары – аларның күренергә тырышулары гына. Бүгенге көндә республикаларда ике телле яки берничә телле республикаларда федераль дәүләт стандартлары кабул ителмәгән. Укыту програмнары расланмаган. Алар шуңа күрсәтәләр. Ләкин бу эшне безнең төбәкләр эшләргә тиеш түгел, Русиянең мәгариф министрлыгы эшләргә тиеш. Без күптән әйтеп киләбез, барыгыз да тикшерегез ул мәгариф министрлыгын дип. Бу хәл махсус эшләнмәгәнме, әллә куллары җитмәгәнме? Шуңа күрә федераль програмда да язылганча, мәгариф учреждениеләре укыту програмнарын үзләре билгели. Федераль програм нигезендә кабул ителмәгәнгә күрә, нинди телдә, нинди програм белән укытуны мәктәпләр үзләре республика, төбәк кануннары нигезендә билгели.

Без татар телен укыту програмнарын күптән үзгәртергә тиеш идек. Без аны эшләмәдек. Бүгенге хәлләр – шуның нәтиҗәсе

Менә хәзер нинди проблем килеп чыкты һәм без аны вакытында төзәтмәдек. Моны төзәтергә кирәк иде. Мин дә, президент та. Без шул күләмдә урыс балаларына татар теле өйрәтеп нинди нәтиҗә көтәбез соң? Бүген нинди нәтиҗәгә килдек? Нәтиҗә – ноль. Хәтта минус бер! Без укыту програмнарын күптән үзгәртергә тиеш идек. Без аны эшләмәдек. Бүгенге хәлләр – шуның нәтиҗәсе, менә шундый каршылык килеп чыкты. Алга таба сүз урыс балаларына бирелә торган програм турында барырга тиеш дип уйлыйм" диде ул.

Җыелыш алдындагы чыгышында Илдар Гыйлметдинов мәдәни үзәк һәм милли мәдәни мохтариятенең дәүләт грантлары алу эшләрендә сүлпән катнашуларын ассызыклады.

"Хәзер 4-5 миллион сумга кадәр грант алырга була, эшләргә генә кирәк. Без тел өйрәнү лагерьлары өчен дә грантлар бирәбез, оештырыгыз. Аларны Казанга, Татарстанга гына җыярга димәгән, башка урыннарда да уздырырга була, Татарстанда балалар өчен татарча телевидение програмы да булачак", диде ул. Гыйлметдинов шулай ук тиздән Дәүләт думасында телләр темасына багышланган киңәшмә узачак дип тә белдерде, автономия эшенә уңай бәя бирүен әйтте.

Очрашуда шулай ук яшьләр оешмасы исеменнән Эмиль Фәйзуллин да чыгыш ясады, алда торган планнары белән таныштырды.

Назиф Мириханов һәм мәдрәсә мөдире Җәфәр Хаҗи (у)
Назиф Мириханов һәм мәдрәсә мөдире Җәфәр Хаҗи (у)

Милли мәдәни мохтариятнең башкарма комитетының вакытлы рәисе булып йөргән Фәрит Фарисов хәзер инде даими рәис булып сайланды. Бу конференциядә катнашкан, Татарстанның элекке вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов автономиянең шурасына сайланды һәм бу очрашу турында фикерен белдереп болай диде:

"Мәскәү милли мәдәни мохтариятендә соңгы 8-9 ел эчендә җитәкчелек кризисы хөкем сөргән иде. Берсен алдылар, берсен куйдылар. Сугыштылар, җимерделәр. Төрлесе булды. Менә Фарисов бу оешманы кулына алганнан бирле андый хәл күзәтелми. Беркем дә, беркайчан да җитәкчелек белән тулысынча риза булганы юк. Берничә ел элек Фарисов үзе җитәкчелеккә мөрәҗәгать итеп, риза булып бу эшне миңа бирегез әле, эшләп карыйм әле, дигән иде. Черчилль әйтмешли, һәр эшнең мөһим ягы – финанс якны хәл итүгә кайтып кала. Башка кандидатуралар арасында ул – акча таба ала торган кеше. Эшләсен!" диде Мириханов.​

Очрашуны Фәрит Фарисов алып барды. Бүгенге көндә мәдәни үзәктә 25 түгәрәк эшләвен әйтте. Бинада барган төзекләндерү эшләре хакында да сөйләде.

Элекке очрашулар күптөрле бәхәсләр белән узганга күрәдер, очрашуда башка фикерләр әйтергә мөмкинлек бирелмәде. Бинаның һәр борылышы, һәр баскычы саен махсус чакырылган тәртип саклаучылар да басып торды. Җыелыш барышында да кайберәүләр кул күтәреп сораулар бирергә тырышып карасалар да, җыелышны алып баручының ишарәсе белән алар янына тәртип саклаучылар шул минутта килеп басты. Шуңа да очрашу бернинди каршылыксыз 36 делегат һәм кунаклар катнашында бик шома гына узып та китте. Ул нибары 2 сәгать дәвам итте.

Конференциянең барышы, анда бүгенге көндә татар халкын борчыган мөһим сорауларның күтәрелмәве, ул хакта әйтергә мөмкинлек бирелмәве хакында җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәров белән "Ватан" фиркасе оешмасыннан Мөхәммәт Миначев үз фикерләрен белдерделәр.

Бу очрашуда татар теле турында сүз булырга тиеш иде, әйтерсең ул проблема юк, алай булырга тиеш түгел бит инде бер миллонга якын татар яшәгән Мәскәүдә

"Көлке бит бу хәл! Бездә бит акыллы кешеләр бик күп. Кая безнең академиклар? Нигә алар бу эшләргә җәлеп ителми? Алар бит акыллы фикер әйтерләр иде. Бу очрашуда татар теле турында сүз булырга тиеш иде, ләкин әйтерсең ул проблема юк, алай булырга тиеш түгел бит инде бер миллионга якын татар яшәгән Мәскәү шәһәрендә узган милли автономия очрашуы!" дип ачындылар алар. Рәис булып сайланган кешенең алга таба эшләү програмы булмавы да аларда ризасызлык тудырды. Автономия шурасына кертергә берничә исем тәкъдим итсәләр дә, аларның фикере искә алынмады.

Конференциядә чыгыш ясаган Рушан хәзрәт Аббасов конференциягә мөфти Равил Гайнетдин сәламнәрен тапшырды. "Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбенә дә татарлар балаларын йөртмиләр, андагы укучыларның бары тик 30%ы гына татар балалары", дип әйтеп китте ул.

Шулай итеп, Мәскәүнең мәдәни үзәгендә милли мәдәни автономиянең хисап-сайлау җыелышы узды. Автономиянең рәисе итеп Фәрит Фарисов сайланды. Шулай ук автономиянең шура әгъзалары да исемлек буенча тәкъдим ителде. Алда торачак эшләрнең програмы игълан ителмәде, конференциянең резолюциясе дә булмады, кабул ителмәде. Дүрт елга бер тапкыр уза торган бу очрашу “Туган тел”сез генә узып китте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG