Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкы тарихи фаҗига чорына кереп бара


Рафаэль Мөхәммәтдинов
Рафаэль Мөхәммәтдинов

Татар конгрессы өчен "икс вакыты" килеп җитте. Телебезгә һөҗүм барганда Сабантуйлар уздыру белән генә чикләнеп булмас кебек.

Татар халкы көчле икътисад һәм армиягә нигезләнгән мәдәнияткә һәм телгә таянып яшәргә мәҗбүр. Ә көчле армия һәм икътисад хәзер ят халыкның кулында. Моны элитабыз, гади татар кешесе дә аңлый. Турыдан-туры маңгайга-маңгай көрәшү – реаль эш түгел. Ярты миллион татарны Казан урамнарына митингка җыю да рәсми элитабызның кулыннан килмәс һәм ул моны теләми дә, чөнки элитабызның идеалы - дөнья артыннан куу. Ул халыкны шундый идеалларга өйрәтә.

Татар конгрессы өчен "икс вакыты" җитте. Тиз арада гадәттән тыш утырыш үткәрү кирәк

Менә шуңа күрә, татар милләте күз алдында үз тарихи фаҗигасен кичерә, инкыйразга бара. Бу – бездә чын милли элита юк дигән сүз. Ә көтүчесез калган көтү белән теләсә нәрсә эшләп була. Менә федерал үзәк теләсә нәрсә эшли дә инде. Мәсәлән, күрәсез, тел өлкәсендә ничек кыланалар.

Ә халыкны идеаллаштырырга кирәкми. Менә соңгы сугышта алман халкы гаепле түгел иде, әшәке Гитлер гына гаепле иде дигән тезис белән мин килешмим. Алман халкы да уңышлы сугышлардан үз файдасын көткән.

Зыялыларыбызга идеология, мәгълүмат өлкәсендә активрак эшләргә кирәк. Үзебезнең дә, халкыбызның да тормышын суыткыч белән генә чикләмәскә иде.

Көн кадагында хәзер татар теле мәсьәләсе тора. Тиз арада Дөнья татар конгрессының гадәттән тыш утырышын үткәреп, анда бу мәсьәләне хәл итәр өчен бөтен милли иҗтимагый һәм иҗади оешмаларга мөрәҗәгать белән чыгарга кирәк иде. Аннары бөтен бу оешмалар зур залда җыелышып татар халкының фаҗигасен туктатыр өчен кирәкле чаралар тәкъдим итәргә тиеш. Татар конгрессы өчен "икс вакыты" килеп җитте. Сабантуйлар уздыру белән генә чикләнеп булмас, ахрысы. Телне югалтсак, милли мәдәниятебезне дә югалтабыз, ә аннары милләт үзе дә юкка чыгачак.

Рафаэль Мөхәммәтдинов
галим, Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG