Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты вәкиле: Милли телләрне ихтыяри укыту кануны низаг тудырырга мөмкин


Лилия Галимова
Лилия Галимова

Татарстан җитәкчелеге күптән түгел Русия думасына кертелгән милли телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесе җәмгыятьтә "низаг тудырырга мөмкин" дип саный.

Бу хакта Татарстан президентының рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистлар белән очрашуда белдерде.

"Русия думасына мондый тәкъдим кертелүе безгә билгеле. Инициативаның текстын карап чыкканнан соң ул аптыраш тудырды. Русия халыклары телләрен туган тел буларак укуны ихтыярига калдыруны канунга кертү низагка китерергә мөмкин", диде Галимова.

Аның сүзләренчә, "мәдәни төрлелек шартларында мондый тәкъдимнәргә юл куелмаска тиеш".

"Әмма бу әле канун инициативасы гына, моңа бәя бирү кыен", диде президент вәкиле.

Моннан тыш, ул әлеге мәсьәләне өйрәнүче эшче төркем барлыгы турында да сөйләде. Анда дәүләт оешмалары вәкилләре, фән эшлеклеләре кергән. Экспертлар канун өлгесен өйрәнә, "документны күрүнең беренче нәтиҗәләре шушы булды", әлегә безнең конкрет позиция юк диде Галимова.

Күптән түгел Русия думасы депутатлары Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев Русия республикаларының милли телләрен укыту бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә булырга тиеш дигән канун өлгесен тәкъдим итте. Өлгедә милли телләрне укыту Русиянең дәүләт теле булган урыс телен өйрәнүгә зыян китермәскә тиеш диелә.

XS
SM
MD
LG