Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган телләр канунының яңа тексты билгеле булды


Туган телләрне ихтыяри укыту кануны өлгесенең яңа тексты билгеле булды. Чечня депутаты Шамсаил Саралиев исә компромисс табылмаган дип, канун өлгесеннән үз исемен ала.

8 июньдә Русия думасында милли телләрне өйрәнү өлгесен караучы эшче төркем утырышы узды. Анда ана телләрен ихтыяри өйрәнү кануны өлгесенең яңа тексты турында сүз барды. "Эшче төркем кысаларында булган фикер алышулардан соң, без барлык кызыксыну белдергән яклар компромиссына якын килүне раслый алабыз", дип белдерде Русия думасы мәгариф һәм фән комитетының рәисе Вячеслав Никонов.

"Бизнес-онлайн" басмасы канун өлгесенең яңа текстын алуга иреште һәм аны үз сәхифәсендә урнаштырды. Аның иң әһәмиятле өлеше - туган телләр мәктәп програмының мәҗбүри өлешендә кала, шул ук вакытта урыс теленә дә туган тел статусы бирелә.

Әлеге текстта милли республикаларның дәүләт телләрен дә укыту мөмкинлеге карала. Шул ук вакытта текстта аның ихтыяри яки мәҗбүри укытылуы турында берни әйтелми, бары тик "Русия дәүләт теленә зыян китермичә генә" укытыла алуы турында әйтелә.

19 июнь көнне Русия думасында канун проектының беренче варианты каралачак, барлык үзгәрешләр икенче укылышта тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр ителә.

​Шул ук вакытта туган телләрне ихтыяри укыту канун өлгесе авторларының берсе, Чечня депутаты Шамсаил Саралиев үзенең исемен канун проектыннан алуын белдерде. Үзенең Telegram каналында ул үзгәрешләрнең канунның башлангыч мәгънәсен үзгәртте, дип белдерде. "Компромисс әлегә табылмады", ди ул.

Элегрәк берничә медиа чарасы мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту буенча копромисс булганын хәбәр иткән иде. Ләкин кайбер белгечләр бу компромиссның бернәрсә дә үзгәртмәгәнен белдерә.

XS
SM
MD
LG