Accessibility links

Кайнар хәбәр

Никонов: Ана телен беренче һәм бишенче сыйныфларда сайлап булачак


Вячеслав Никонов
Вячеслав Никонов

8 июньдә Русия думасында милли телләрне өйрәнү өлгесен караучы эшче төркем утырышы узды. Сүз ана телләрен ихтыяри өйрәнү кануны өлгесе, туган телләрне үстерү фонды һәм телләрне укытуның бердәм концепциясен булдыру турында барды.

Думаның мәгариф һәм фән комитете рәисе Вячеслав Никонов сүзләренчә, бала беренче һәм бишенче сыйныфка барыр алдыннан ата-аналары аның нинди телдә укуы һәм нинди милли телне өйрәнүе турында гариза язарга тиеш. Аның сүзләрен РИА "Новости" китерә.

"Россия-24" каналында ул телләрне өйрәнү конкрет мәктәптә булган мөмкинлекләрдән чыгып башкарылачак диде. "Әгәр коряк телле бала башкорт мәктәбенә килә икән, ул үз телен мөмкинлекләрдән чыгып өйрәнәчәк. Русиядә телләр күбрәк, ә милли телләрдә укытыла торган предметлар әзрәк", дип сөйләде Никонов.

"Бердәм Русия" фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев сүзләренчә, әлеге канунга күп кенә кануни актлар да кирәк булачак. Алар икенче укылышка әзерләнәчәк диелә.

Русия думасында төзелгән милли телләрне өйрәнү өлгесен караучы эшче төркемнең милли республикаларда ана телләрен өйрәнүне мәктәп програмының мәҗбүри өлешендә калдыру карары кабул итүе билгеле булды. Ләкин ана телләре рәтенә урыс теле дә керәчәк.

Канун өлгесен депутатлар 19 июньдә беренче укылышта караячак. Элегрәк ул көзге сессиягә калдырыла диелгән иде.

XS
SM
MD
LG