Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлар да уянды, телне яклап Мәскәүгә каршы сүз әйтте


Дәүләт шурасы милли телләрне ихтыяри укытуга каршы
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:57 0:00

Татарстан Дәүләт шурасы милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы Русия думасына, республикалар парламентларына мөрәҗәгать кабул итте.

25 апрель Татарстан Дәүләт шурасы утырышында Русиядә республикаларның милли телләрен мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыру мәсьәләсе тикшерелде.

Дәүләт шурасы республикаларның милли телләрен мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесенә каршы Русия думасына, аның җитәкчесе Вячеслав Володин исеменә мөрәҗәгать кабул итте.

Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, әлеге мөрәҗәгать рәсми матбугатта басылачак һәм республикалар парламентларына да җибәреләчәк. Мөрәҗәгатьне 80 депутат хуплап тавыш бирде. Соңгы елларда Татарстан Дәүләт шурасы утырышларында берничә депутатның бер-бер артлы татарча сөйләве, милли телләрне яклап чыгыш ясаганы булмаган иде.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 16лап депутатның чыгыш ясарга теләвен, барысына да сүз бирү мөмкин булмаячагын белдереп, беркадәр чыгышлардан соң фикер алышуларга йомгак ясап, "урыс телен татар теленә каршы куярга кирәкми, урыс теле дәресләре киметү исәбенә татар телен кертү кирәкми", дип белдерде.

Миңнеханов республикада татар телен укытуда артыгын эшләп ташладык диде

Аның фикеренчә, Русия Мәгариф министрлыгы, Дума депутатлары белән милли республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү мәсьәләсенең беркемне дә кимсетми торган хәл ителешен табу кирәк.

"Владмир Путин Мари илендә урыс теленең укытылуына карата борчылу белдерде. Бу урынлы да иде. Урыс теле Русия дәүләтендә, урыс телле халык яшәгән башка илләрдә дә яклау таләп итә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "республикада татар телен укытуда артыгын эшләп ташладык" дип әйтте. Моңа юл куярга ярамый", диде Мөхәммәтшин.

БУ ТЕМАГА: Татарстанда татар теле ихтыярига кала

Парламент рәисе әлеге мәсьәләне Русия Конституциясенең 85нче маддәсе нигезендә килештерү гамәлләре ярдәмендә чишү кирәк дип саный. Бу хакта Володинга мөрәҗәгатьтә дә язылган, ди ул. "Бу норма эшли. Канун өлгесен кабул иткәнче, фикер алышу, киңәшләшү булсын дип сорыйбыз", диде спикер.

Ул шулай ук урыс телле халыкка мөрәҗәгать итеп, урыс телен кысу, кимсетү булмаячак дип тә вәгъдә бирде. "Урыс теле өчен үзебез тау булып торачакбыз", диде Мөхәммәтшин.

"Туган телебезгә һөҗүм көчәя генә бара"

Татарстан депутаты, Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров Дәүләт шурасы утырышы көн тәртибен кабул иткәндә Русиянең мәгариф канунына үзгәрешләр өлгесен тикшерү тәкъдиме белән чыккан иде. Бу тәкъдим хупланды һәм беренче тәнәфескә кадәр депутатлар бер-бер артлы татар телен, милли телләрне, республикаларның дәүләт телләрен яклап чыгышлар ясады.

Ринат Закиров
Ринат Закиров

Ринат Закиров үз чыгышында "туган телгә карата көчле һөҗүм бара, татар халкы һәм Татарстан халкы өчен бу җитди сынау", дип белдерде. Ул татар теле яклау мәсьәләсендә хаклы икәнне аңлап, нык торырга кирәк, диде.

"Уйлап карасаң, илнең дә, Татарстанның да Конституцияләре, кануннары татар теленең дәүләт статусын яклый. Тиешле кануннар була торып та, ни өчен шушындый каршылыклы вазгыять килеп чыкты соң? Бүген бу сорауны рәсми оешмалар каршында җәмәгатьчелек бөтен кискенлеге белән куя һәм җавап көтә. Минем фикеремчә, бүгенге хәлне аңламыйча торып, бу вазгыятьтән чыгу кыен булачак", дип сөйләде Закиров.

Федераль стандартлар Конституциядән өстен була алмый

Ул узган елның август ахырында башланып киткән туган телләрне укыту мәсьәләсе соңгы айларда интернет киңлекләрендә тагын да киңрәк масштабларга җәелүенә, бер илдә яшәгән төрле милләт вәкилләре каршылыкка килеп, бер-берсенә тупас мыскыллау сүзләре юллауга кадәр барып җитүенә дә игътибар итте. Моның төп сәбәбе - федераль мәгариф өлкәсендә кануннар белән исәпләшмичә эш алып бару дип саный депутат.

"Башта республикаларның дәүләт телләре федераль стандартлардан төшереп калдырылды. Бүгенге вазгыятькә китергән төп сәбәпләрнең берсе шушы. Көн кебек ачык, федераль стандартлар кануннардан да, Конституциядән дә өстен була алмый", дип Ринат Закиров.

Ул шулай ук мәгариф системыннан милли компонентны алып ташлау, соңрак БДИны бер телдә генә бирүне раслау кебек телгә тискәре йогынты ясаган үзгәрешләрне дә санап узды.

"Бүген хәтта татар ата-аналары арасында да туган телдән ваз кичәргә әзер булучылар күзәтелә. Чарасызлыктан шундый шартларга куелган халкыбызны кем яклар? Без - халык ышанып сайлаган Татарстан депутатлары, бу мәсьәләне хәл итәргә бурычлы. Танырга кирәк, тел мәсьәләсенә кагылган соңгы сессиядә (татар теле ихтыярига калдырылган - ред.) без йомшаклык күрсәттек, чигендек. Вазгыять тынычлангач, бу мәсьәлә үзеннән үзе хәл ителер дип ышандык. Мондый яраклашу һич файдага булмады, федераль үзәктән басым көчәйде генә", ди Закиров.

"Халык каршы булган кануннарны кире кагу кирәк"

Татарстанның Дуслык йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов "милли республикаларның туган телләрен уку планнарының мәҗбүри өлешеннән алып ташлануы аптыраш тудыра", дип чыгыш ясады. Ул үзенең башка төбәктән Казанга балалары татар телен, мәдәниятен өйрәнсен, шушы мохиттә яшәсен өчен күченеп килүен, мондый гаиләләрнең күп булуы турында сөйләде.

Ирек Шәрипов
Ирек Шәрипов

"Безнең күпмилләтле илдә ничек шулай була ала? Без һәрвакыт милләтара тынычлык белән горурланып киләбез. 200дән артык халыкның теле өйрәнелә, бу кемгә комачаулады? Дәүләт милли сәясәте стратегиясендә Русия халыкларының телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора. Болар хәзер үзгәрдемени?" дигән сораулар куйды Шәрипов.

Аның фикеренчә, әлеге канунны тәкъдим итүче депутатлар инициативасын "яман инкыйлаб" дип атарга мөмкин. "Милли сәясәттә радикаль борылыш бу. Туган телләрне мәктәп програмыннан кысрыклап чыгаралар. Алар факультативка, тегү һәм чигү дәресе дәрәҗәсенә каламы? Бу депутатлар ашыга һәм моның кая илтәсен аңламыйлар", диде Шәрипов.

Ул мәктәп сыйныфларында инде төркемнәргә бүлү башлануы турында белдерде. "Бүген шушы бүлүне кануни итмәкчеләр. Коллык та кануни, Һолокост та, репрессияләр дә кануни булган. Кануни гамәл - гадел гамәл дигәнне аңлатмый. Халык каршы булган кануннарны кире кагу кирәк. Кануннар гадел булырга тиеш. Бу канун өлгесе йөзләгән халыкка карата кануни түгел", дип саный Шәрипов.

"Бу канун өлгесе туган телгә җеназа чыгарга әзерләнү"

Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев ана телләрен укытуны програмның мәҗбүри өлешендә саклап калырга, республикаларның дәүләт телләрен укыту тирәсендә мәсьәләне ачыкларга чакырды.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

"Туган телебезгә куркыныч янаганда без, халык вәкилләре, үзебезнең катгый сүзебезне әйтергә, конкрет гамәлләр кылырга тиешбез. Ә туган телебезгә һөҗүм, ни кызганыч, һич тә туктарга җыенмый, көчәя генә бара.

Русия думасының бертөркем депутаты тәкъдим иткән канун өлгесе бүгенге милли сәясәтнең һич тә милләтләр файдасына булмавын тагын бер кат дәлилләде. Яңа тарихтагы мондый сәясәт 2007 елда, мәгариф системыннан милли-төбәк компонентын алып ташлау белән башланып, Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә генә бирү карары белән ныгытылды. Дәүләт думасы депутатлары тәкъдим иткән әлеге канун өлгесе туган телгә җеназа чыгарга әзерләнү белән тиң.

Факультатив дәресләр өчен бюджеттан дәреслекләр чыгарылмый

Бу канун өлгесендә депутатлар милли республикаларның дәүләт телләрен һәм туган телләрен ирекле, факультатив укытуны гына гамәлгә куймакчылар, теләсәң укыйсың, теләмәсәң юк. Совет чорында без моны үз башыбыздан кичердек инде. Факультатив дәресләр өчен бюджеттан дәреслекләр чыгарылмый, бюджет хисабына укытучылар да әзерләнмәячәк. Милли мәктәбе булмаган милләтнең киләчәге юк.

Әлеге канун өлгесен тормышка ашыру хәзерге балансны бозуга, мәктәпләрдә туган телләрне укытуны әкренләп киметү, ә киләчәктә бөтенләй юкка чыгаруга китерәчәк. Моннан соң туган телләрне укыту белгечләре дә юкка чыгачак. Бу киләчәк буыннарга туган телләрен һәм милли үзенчәлекләрен югалу белән яный", диде Вәлиев.

Депутат Дмитрий Самаренкин соңгы ике атнада аңа чуаш халкының бик күп вәкилләре мөрәҗәгать итә дип сүзен башлады.

"Алар бу канун өлгесенә бик борчыла, туган телләрнең киләчәге хакында кайгыра. Халык бу канун өлгесенең чын максатларын аңлады, ул табигате белән җимергеч һәм кешелексез", дип белдерде Саренкин.

"Үзебез дә сүлпән булдык һәм җитәрлек эшләмәдек"

Дәүләт шурасы депутаты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов утырышта тел мәсьәләсенә кагылган чыгышларны киметүгә кискен каршы чыкты.

Илшат Әминов
Илшат Әминов

"Без монда халыкның, республиканың язмышын хәл иткәндә мин сезне аңламыйм, хәзер бу мәсьәләне тагын томаларга телисезме әллә? Кайчан хәл итәрбез соң? Әйтегез әле, миңа. Сезгә аңлашыладыр, ә миңа аңлашылмый. Мин үземнең хезмәттәшләрнең фикерләрен ишетәсем килә. Мәдәниятебезнең күренекле кешеләренең фикерләрен ишетәсем килә, бәлки алар безгә берәр юл күрсәтер. Сезнең биш минутта гына халыкның язмышын хәл итәсегез киләме? Шикләнәм, сезгә моны эшләргә ирек бирмәсләр", диде Әминов.

Әминов фикеренчә, депутатларның дәүләт телләре үсешенең кирәклегенә күз йомуы бүгенге хәлгә китергән дә.

"Танырга тиешбез, республиканың дәүләт телләрен өйрәнү проблемы безгә шәхси ялгышларыбызны һәм кимчелекләребезне дә күрсәтте. Яшерен-батырын түгел, без үзебез дә сүлпән булдык һәм дәүләт телләребезне ныгытуда, аларның үсешенең әһәмиятен аңлатуда җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәдек.

Без Совет берлеге, 90нчы еллар сабакларын оныттык. Тел һәм мәдәниятнең үзара хөрмәт һәм аңлашуга китергәнен дә. Без рус телен халыкара аралашу теле, дәүләт теле, бөек мәдәният теле буларак өйрәнәбез. Русия республикаларында яшәүче халыклар исә икенче дәүләт телен хөрмәт һәм бер-берсен аңлау теле буларак өйрәнә", диде Әминов.

"Мәскәү ягыннан безнең телебезгә карата санкция"

Республикада КПРФ җитәкчесе Хафиз Миргалимов Русия төбәкләре, республикалардагы ана теленә бәйле соңгы үзгәрешләргә карата җәмәгатьчелектә тикшерүләр уздырылмый, Русия думасында үзара гына тел мәсьәләсен тикшерәләр дип шелтә белдерде.

Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

"Телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне Мәскәүдән торып идарә итеп булмый, аның вәкаләте субъектка бирелгән. Бала әдәбиятны да, мәдәниятне дә, тарихны да белергә тиеш. Аны бит татар телен укытып кына булдырып була. Шуңа укытучыларның сүзләрен генә җиткерәм. Мәктәптә канун нигезендә укучыларның, укытучылардан килгән тәкъдимнәрне кулланмыйча, административ юл яки боерык язып кына укытып булмый.

Берләшеп нык итеп "юк" дияргә тиешбез

Ике яктан да очрашырга, сөйләшергә кирәк. Литва да, Эстония дә урыс телен бетерәләр дип каршы чыктылар. Ә монда шул ук хәл түгелме? Мин моны Мәскәү ягыннан безнең телебезгә санкция дип кабул итәр идем. Шуның өчен без башка халыклар белән берләшеп нык итеп "юк" дияргә тиеш. Бу - күпмилләтле Русия үсешенә туры килми торган канун", диде Миргалимов.

"Кайберләрәүнең федерализмны кабул итәсе килми"

Депутат Марат Галиев республикаларның "дәүләт теле" дигән төшенчәнең "туган тел" дигән төшенчә белән алыштырыла баруына игътибар юнәлтте.

Марат Галиев
Марат Галиев

"Федераль үзәк дәүләт теле төшенчәсенә ачыклык кертергә тиеш. Дәүләт теле - ул бөтенләй аерым проблем, аны туган тел белән бутарга ярамый", ди депутат. Аның фикеренчә, Русия федерализмын яңадан карарга кирәк.

"Конституцияне кабул иткәннән соң 20дән артык ел узса да, нәрсә ул республика, дәүләт, дигән төшенчәгә федераль үзәк ягыннан төгәл караш юк. Бу махсус шулай уйдырып бирелә. Русиядә әле кемнәрнеңдер, хәтта Дума депуталарының да кайберләренең федерализмны кабул итәселәре килми", диде Марат Галиев.

* * *

10 апрель Русия думасындагы алты депутатның парламентка республикаларның милли телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесе кертүе билгеле булды. Белем бирү ата-аналары теләге белән генә булырга, милли телләрне укыту Русиянең дәүләт телен үзләштерүгә зыян салырга тиеш түгел диелә әлеге өлгедә.

Русия президенты Владимир Путиннан ана телләрен ихтыярига калдыру канунын кире кагуны сорап ата-аналар петициягә имза җыя. 25 апрель иртәсенә петецияне дүрт меңгә якын кеше имзалаган. Әлеге имзалар дәүләт оешмаларына мөрәҗәгатьләр юлларга нигез булып торачак.

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә татар телен ихтыяри укытуга күчерү татарлар белән урыслар арасында каршылык чыгарды дип, Русия думасына кертелгән өлгене тәнкыйтьләгән иде.

Дөнья татар иҗтимагый үзәге Русия президенты Владимир Путинга ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Активистлар милли телләрне ихтыяри укыту турындагы канун өлгесен тәнкыйтьләде. Дөнья татар конгрессы, Кабарда-Балкар республикасының фән һәм мәдәният эшлеклеләре федераль җитәкчелеккә мәктәпләрдә ана телләрен ихтыяри укыту турындагы канун өлгесен кире кагуны сорап мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG