Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабарда-Балкарда ана телләрен ихтыяри укытуга каршы мөрәҗәгать белән чыктылар


Архив фотосы
Архив фотосы

Кабарда-Балкар республикасының фән һәм мәдәният эшлеклеләре федераль җитәкчелеккә мәктәпләрдә ана телләрен ихтыяри укыту турындагы канунны кире кагуны сорап мөрәҗәгать итте.

Документ Кабарда-Балкар хокук яклау үзәге сайтында урнаштырылган. Мөрәҗәгать Русия президенты, хөкүмәт рәисе, Федерация шурасы һәм Дума рәисләренә язылган.

"Бүгенге көндә Кабарда-Балкар республикасында милли телләр - чиркәс (кабарда) һәм балкар телләренең торышында тирән кризис күзәтелә", диелә хатта.

Авторлар фикеренчә, телләрне ихтыяри өйрәнү тәкъдиме факультатив белем бирүгә кайтып калачак. Ә бу үз вакытында туган телләрнең үсешен кинәт туктаткан иде инде ди мөрәҗәгать итүчеләр.

"Дума тәкъдим иткән канун өлгесе Кабарда-Балкар һәм башка милли республикаларның конституцион хокукларын боза. Алар Русия җирлегендә үзбилгеләнү хокукына, шул исәптән ана телләрен саклау һәм үстерү хокукына ия. Без әлеге канун өлгесен кире кагуны һәм көн тәртибеннән алуны таләп итәбез. Чөнки ул, милли телләрне бетерүдән тыш, күпмилләтле дәүләттәге иҗтимагый-сәяси вазгыятьне нык какшатырга да мөмкин", дип яза галимнәр.

10 апрельдә Русия думасының берничә депутаты Русия республикаларының милли телләрен укыту бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә булырга тиеш дигән канун өлгесен тәкъдим итте.

Татарстанда да әлеге канунга каршы хәрәкәт барлыкка килде. Узган шимбәдә оештырылган ата-аналар конференциясендә әлеге канун турында фикер алышу булды. Бу җыенда катнашкан ата-аналар да, татар җәмәгатьчелеге дә мәктәпләрдә ана телләрен мәҗбүри укыту өчен чыгыш ясый.

Дөнья татар конгрессы Русия думасына ана телләрен ихтыярига калдыру турында канун өлгесен кире кагуны сорап мөрәҗәгать итте.

Татарстан җитәкчелеге дә мондый канун җәмгыятьтә "низаг тудырырга мөмкин" дип санавын белдерде.

XS
SM
MD
LG