Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ата-аналар конференциясендә милли телләрне мәҗбүри укытуны торгызу, Татарстанның Милли университетын ачу таләбе куелды. Белгечләр Русиянең яңа мәгариф кануны әзерләнүен, анда милли телләрне сортларга бүлү куркынычы янавын, Русиянең милли сәясәт стратегиясенә үзгәрешләрдә республика дәүләт телләренә бөтенләй урын булмаячак дип кисәтте.

21 апрель Казанда Татарстанның ата-аналар конференциясе ана телләрен һәм республикаларның дәүләт телләрен укыту мәсьәләсен тикшереп резолюция кабул итте. Әлеге резолюциядә Русия Думасына һәм Русия мәгариф министрлыгына, Татарстан Дәүләт шурасына һәм Мәгариф министрлыгына ана телләрен укытуны торгызу өчен катгый таләпләр куела.

Русия Думасына Төбәк телләре һәм азчылыклар телләренең Европа хартиясен кабул итәргә, БДИне (Бердәм дәүләт имтиханы) фәкать урыс телендә генә тапшыру турындагы канунны гамәлдән чыгарып, илдәге руслардан кала башка халыкларга да БДИне ана телендә бирү мөмкинлеге тудырырга диелә.

Чарага килгән ата-аналар
Чарага килгән ата-аналар

Русия Мәгариф министрлыгына Федераль дәүләт мәгариф стандартларын (ФДМС) әзерләгәндә Русия халыкларының милли үзенчәлекләрен күз алдында тотарга һәм стандартларны төбәкләр белән берлектә эшләргә дигән таләп куела.

Ата-аналар конференциясе Татарстан Дәүләт шурасына һәм Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итеп, ана телен ихтыяри укыту белән килешмәскә, республиканың һәр районында сыйфатлы белем бирүче, заманча җиһазландырылган татар мәктәбе һәм балалар бакчасы ачарга чакыра. Хәзер эшләп килгән мәктәпләрдә белем бирүне татарча итү таләбе дә куела. Резолюциядә Милли университет булдырып, полилингваль нигездә укыту, милли кадрлар әзерләү турында да әйтелә. Татарстан Дәүләт шурасы һәм Мәгариф министрлыгы БДИне татарча тапшыру мөмкинлеген тудыру өчен федераль үзәк белән сөйләшүләр оештырырга тиеш дигән таләп тә куя.

Конференция Русия төбәкләрендә мәгариф системында эшләүче түрәләр һәм мәктәп мөдирләре Русия һәм республика Конституциясендә язылганнарга үтәргә тиеш дип белдерә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы түрәләренә, Дәүләт шурасының мәгариф комитеты депутатларына да әлеге чарага чакыру җибәрелгән булган, әмма алар бирегә килүне кирәк дип тапмаган.

Айсылу Галиева, Фәндәс Сафиуллин, Руслан Айсин, Павел Шмаков, Чулпан Хәмидова
Айсылу Галиева, Фәндәс Сафиуллин, Руслан Айсин, Павел Шмаков, Чулпан Хәмидова

Конференциядә чыгыш ясаучылар арасында элек татар теле һәм әдәбияты укыткан, хәзер исә милли телләрне укыту ихтыярига калгач, рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирергә мәҗбүр Ксения Сабирова да чыгыш ясады. Ул үзенең укытучылар белән аралашуын әйтеп, күпләрнең эшсез калуын, татар теле һәм әдәбияты укытучысы дигән төшенчәнең юкка чыга баруын сөйләде.

"Элек татар теле укытканнар хәзер татар теле укытучысы дип саналмый. Кадрлар мәсьәләсе кискен тора. Кайбер мәктәпләрдә рус теле һәм рус теленнән ана теле дәресләре тугыз сәгатькә кадәр җитә. Татар теле дигән атама төшеп кала, хәзер дәресләр татар теле дип аталмый. Узган көз, ана телләрен укытуны ихтыярига калдырганда күп укытучылар ни булганны аңламый калды", диде Сабирова.

"Стратегиядә республика дәуләт телләренә урын юк"

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин Русия Думасында яңа мәгариф кануны эшләнеп ята һәм анда милли телләрне сортларга бүлү карала дип кисәтте. Марат әфәнде сүзләренчә, Русиянең милли сәя­сәт стратегиясенә дә үзгәрешләр кертеләчәк һәм икетеллелекне үсте­рү, куллану, аның өчен барлык шартлар тудырылырга тиеш дигән юллар төшеп калачак. Документта республикаларның Дәүләт телләренә урын юк, ди ул.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

"Яңа өлгенең тө­бендә халыкларны, телләрне сортларга бүлү ята. Кешеләрне сортларга булу - фашизм күренеше. Халыкларны төр­ле сортларга аеру Русия Кон­сти­туциясенә дә, халыкара кануннарга да, кешелекнең әхла­кый нормаларына да каршы килә. Яңа канун проектында туган телләр­не укыту, туган тел­ләрдә уку ирекле һәм бу 9нчы сыйныфка кадәр генә булырга мөмкин дип язылган.

Дәүләт тел­ләрен укыту каралган, әмма ул урыс теленә зыян китермәскә тиеш диелгән. Милли телләрне һәм республи­калар­ның дәүләт тел­ләрен укыту бары тик факультатив формада гына каралган. Факультатив фәннәргә исә дәүләт исәбенә дәреслекләр алу каралмаган. Ягъни аларны йә мәктәп, йә ата-ана сатып алырга тиеш булачак. Факультатив фән­нәр өчен бюджет исәбенә бел­гечләр әзерләнми, чөнки ул – бары тик мәктәп компоненты гына булып тора. Бу канун тормышка ашса, татар теле укытучысы булам дигән кеше үз кесә­сеннән түләп кенә белем алачак.

Милләтләрнең ана телләрен укытуны мәҗбүри өлешкә кертүгә ирешү кирәк

Русиянең hәр ватандашы өчен башлангыч, урта белемне үз телендә белем алу гарантияләнә. Без бу өлгегә каршы чыгарга тиеш. Туган телләр рус телен үзләштерүгә комачаулый дигән пункт та рус булмаган халыкларны мыскыл итү булып тора. Ул алып атылырга тиеш. Канунга республикаларның дәүләт телләре һәм барлык милләтләрнең ана телләрен укытуны мәҗбүри өлешкә кертелүгә ирешү кирәк.

Русиянең милли сәя­сәт стратегиясе кебек мөһим документ бар, менә анда да үзгәрешләр кертеләчәк. Мәга­риф өлкәсенә кагылган өле­шендә моңа кадәр мәктәпләрдә икетеллелекне үсте­рү, куллану, аның өчен барлык шартлар тудырылырга тиеш дип язылган иде, хәзер бу сүзләр юк. Бу стра­тегиядә урыс булмаган халык­лар­ның, республикаларның дәүләт телләренә дә урын юк", дип сөйләде Лотфуллин.

"Көрәштә мин ялгыз калдым"

СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков ана телен укытуны кануни нигезләр белән саклап калу көрәшендә үзенең ялгыз калуын әйтеп узды. Татар теле сәгатьләрен ничек саклау тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

"Без татар теле күләмен саклап калырга тырыштык, укытучылар да эшли. Татар теле дәресләрен түгәрәк дип атадык. Әйе, кайбер ата-аналар каршы булды, балаларына дәрескә кермәскә дигәннәр, әмма балаларга татар теле кызык булганга, алар йөрде. Йөрмәгәннәргә басым булмады, җәза бирелмәде. Алар дәрес кызык булганга, коридорда утыруның күңелсез икәнен аңлады.

Минем өчен балаларның башкаларны яратып ихтирам итүләре мөhим. Болай да ахмак чукча, пошмас эстоннар, кыргый башкортлар турында мәзәкләр белән кеше башы томаланган инде. Моның никадәр начар икәнен сизми идек. Нигә тагын сортларга бүлү кебек хатаны кабатларга?

Безнең мәктәп укучыларына татар теле укытучыларының эшсез калуын күрсәтәсем килмәде, бар нәрсә дә гаделлек, хокукый нигездә башкарылырга тиеш дигәнне сеңдерәсем килде.

Мәхкәмәдә минем өстән өч эш карала

Укучыларымның яртысы рус, яртысы – татар. Алар – бертигез хокуктагы балалар. Миңа тынычлык, тигезлек, татар телен саклап калу мөhим. Кызганыч, көрәштә мөдирләр, укытучылар арасында мин ялгыз калдым. Аерым килеп рәхмәтләр әйтәләр, әмма мәхкәмәгә бируче булмады. Әлегә мәхкәмәдә минем өстән өч эш карала.

Татарстанда барысы да татар телен аңларга, белергә тиеш. Халыклар арасында упкын булмасын. Финляндиядә берничә тел белеп чыгалар, без алардан кайсы ягыбыз белән ким?" диде Шмаков.

"Гаепне үзебездән дә эзләргә кирәк"

Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин татар телен укытуның бүгенге хәлгә төшүендә укытучыларның да, үзебезнең дә гаеп бар дип белдерде.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

"Укытучылар үзләре дә дәшмәде. Сайлауларда хәрәмләшүгә дә күз йомды, туган телләрне яклаганда да шул ук хәл – дәррәү күтәрелмәделәр. Җиңелергә теләмәгән халыкны җиңеп булмый, безнең рух шулкадәр генә күрәсең. Республиканың көчле мәктәпләрен hәр районда ачып була иде һәм татар бакчаларын ачу таләбе дә булырга тиеш иде. Беркем комачауламады, гаепне үзебездән дә эзләргә кирәк", диде Сафиуллин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG