Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теле мәҗбүри булырга тиеш"


Ата-аналар өчен имтиханда катнашучылар

Казанда мәктәп укучыларының ата-аналары өчен татар теленнән бердәм республика имтиханы узды. Чарага 30лап кеше килгән. Оештыручылар күбрәк кеше килер дип өметләнгән булган.

Татарстанда мәктәп укучыларының әти-әниләре һәм теләүчеләр өчен беренче тапкыр татар теленнән Бердәм республика имтиханы оештырылды. ФГОСның (федераль дәүләт мәгариф стандарты) яңа варианты һәм Русия Дәүләт думасына милли телләрне ихтыяри укытуга калдыру турында канун өлгесе тәкъдим ителгән чорда мондый чара татар теленә игътибарны арттыру, ата-аналарда татар теленә карата туган сорауларга җавап бирү максатыннан оештырылган.

Казанда ата-аналар өчен татар теленнән имтихан узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:03 0:00

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова әйтүенчә, республика күләмендә узган бу имтиханга алар күбрәк кеше килер дип өметләнгән булган. Казанда узган имтиханга нибары 30лап кына кеше килгән. Алар арасында мәктәп мөдирләре, шагыйрьләр булган. Шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, Татарстан мөфтие урынбасары Мансур Җәләлетдин, шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм башкалар килгән. Алар 12-15 кешелек өч төркемгә бүленеп сәгать ярымда өч өлештән төзелгән имтихан биргән. Биремнәргә тест, берәр әсәргә карата сорауларга җавап бирү, хат яки инша язу кергән иде.

Әхмәтҗанова әйтүенчә, соңгы вакытта татар теленә бәйле күп сораулар туган, имтиханны алар шул сәбәпле үткәрергә булганнар.

Лилия Әхмәтҗанова
Лилия Әхмәтҗанова

"Бу чара татар теленә битараф булмаганнарның үзләре өчен кирәк. Мин имтиханга, татар теле белән ни өчен болай килеп чыкты соң әле, дигән сорауга җавап алырга теләүчеләр килгәндер дип уйлыйм. Әмма имтиханда милләтебез өчен янып йөргән оешмаларыбыздан вәкилләр булмавы бераз борчу тудыра.

Бердәм дәүләт имтиханы балаларга укырга керү өчен кирәк. Имтиханда катнашучылар нинди биремнәр белән уку йортына үткәнен күрә алалар.

Быел республикада 11нче сыйныфны тәмамлаучы 18 укучы татар теленнән имтихан тапшырырга теләк белдерде. Алар бу имтиханны КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына укырга керергә җыенганга күрә сайлады. Чөнки бу уку йортына укырга кергәндә бердәм республика имтиханының нәтиҗәләре кирәк.

9нчы сыйныфны тәмамлаучылар арасында республикада 1465 бала милли телдән имтихан бирүне сайлаган. Бу аз түгел дип саныйм. Аның 106сы - чуаш теле, 60 кеше - удмурт теле, 26сы мари телен сайлады. Калганнары татар телен. Алар арасында 200дән артыгы урыс баласы.

Татар теленә кызыксыну күпмедер сүнгәндер, әмма ул яңарыр дигән ышанычта калабыз", ди Әхмәтҗанова.

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин татар теленнән республика имтиханын моннан 12 ел элек беренчеләрдән булып биргән.

Рузәл Мөхәммәтшин
Рузәл Мөхәммәтшин

"Ул әле сынау рәвешендә генә керә башлаган иде кебек. Шуңа берәр нәрсә истә калды микән дип тәвәккәлләргә булдым. Ул вакытта бик җиңел тоелган иде, әмма 65 балл гына җыйдым. Мин моны әле күптән түгел бирелгән урыс теленнән бердәм дәүләт имтиханының бер дәвамы итеп күрәм. Татар һәм урыс телләре республикада тигез дәрәҗәдәге ике дәүләт теле дигәнне ассызыклау", ди ул.

Имтихан тапшырырга килгән Казанның 180нче мәктәп мөдире Илдар Сәяхов Азатлыкка әйтүенчә, мәктәптә һәр предметка куелган таләпләр татар теленә карата да кулланылырга тиеш.

Илдар Сәяхов
Илдар Сәяхов

"Һәр өйрәнгән предметның нәтиҗәсе булырга тиеш. Шуны сынап карарга килдем. Мондый имтиханны мәктәп програмын укыган кеше уңышлы язып чыгарга тиеш дип уйлыйм", ди Сәяхов.

Билгеле булганча, Татарстандагы кайбер ата-аналар татар теле сәгатьләре күп булу сәбәпле балаларының урыс теленнән белеме аксый дип зарланып килде. Сәяхов та, имтиханда катнашкан башкалар да моның белән һич килешми.

"Балага кечкенәдән күбрәк телләр өйрәнү һәм сеңдерү яхшырак. Аны методик яктан дөрес итеп оештыра белергә генә кирәк", ди ул.

Имтихан тапшырырга килгән Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех тә кеше никадәр күбрәк тел белсә, ул шулкадәр акыллырак, җәмгыятьтә үз урынын тизрәк табачак дигән фикердә. Ул мондый имтиханнар татар телен яклап эшләнә торган әйбер дип саный.

Ленар Шәех
Ленар Шәех

"Русия бит ул күпмилләтле дәүләт. Милләтнең хокуклары тигез булырга тиеш. Бер телне генә күтәрү дөрес түгел. Европада берничә дәүләт теле булган илләр бар. Русиядә хәлне кискенләштермәс өчен барлык халыкларның да телләре хөрмәт ителергә тиеш", ди ул.

Шәех киләчәктә үзенең балалары татар теленнән имтихан бирү яклы булуын әйтә. Татар булып туганнар икән, ул мәҗбүри булырга тиеш, ди ул.

Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия мөдире Рәхимә Арсланова татар теленең дәрәҗәсен саклап калу һәр кешенең үзеннән тора дип саный.

Рәхимә Арсланова
Рәхимә Арсланова

"Беренче чиратта телебезгә уңай караш тудырырга кирәк. Бу телдә сөйләшү генә түгел, ә шул телдә укып Бердәм дәүләт имтиханын, Бердәм республика имтиханын бирүдән курыкмаска кирәк. Балалар татар телен мәҗбүри өйрәнделәр һәм бу көнгә кадәр беркайчан да бу фән кирәк түгел дип уйламый иделәр. Бу хәл килеп чыгуга да балаларның бернинди катнашы юк. Татар телен укыту азайгач та, нишләп татар теле азайды, дип сорый башладылар. Мәктәптә фәннәр мәҗбүри укытылырга һәм татар теле дә шулай булырга тиеш.

Мондый вазгыять туса, ата-аналар башка фәннәрне дә ирекле сайлый алалар булып чыга. Бәлкем физикадан да баш тартырга мөмкиннәр. Киләчәктә минем балама кирәк түгел диярләр", ди Арсланова.

Әлбәттә татар теле факультативка гына калу куркынычы янаганда киләчәктә аннан имтихан тапшыру мөмкинлеге дә сорау астында калырга мөмкин. Илдар Сәяхов сүзләренчә, татар теле дәүләт теле буларак сакланып килгән очракта, ул телдә киләчәктә дә имтихан бирү мөмкинлеге каралырга тиеш.

"Аның эчтәлеген билгеләү һәм раслау методикасын белгән кешеләр кулында булырга тиеш. Һәм аның статусына күрә кирәкле дәрәҗәдә норматив документларга нигезләнгән канунлы рәвештә оештырылырга тиешле", ди ул.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG