Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган тел дәресен мәҗбүри итү тәкъдиме тирәсендә бәхәс кыза


Дәүләт мәгариф стандартының (ФГОС) яңа проектында башлангыч сыйныфларда туган телләрне уку мәҗбүри кала диелә. "Татар ата-аналары" төркеме тәкъдимне хупларга чакыра. "Родительское сообщество Татарстана" төркеме каршы чыкты.

Хокукый актларның федераль порталында 2018 елның сентябреннән гамәлгә керәчәк яңа ФГОС (федераль дәүләт мәгариф стандарты) проекты урнаштырылган. Ул башлангыч сыйныфлардагы уку стандартларын билгели һәм уку-укыту програмнарына нигез булып тора.

Яңа стандартлар проектында "туган тел" дәресләре укыту процессының мәҗбүри өлешендә карала, ягъни укучылар үзләренең туган телен сайлап, аны мәҗбүри өйрәнергә тиеш булачак. Шулай ук проектта республикаларның дәүләт телләрен дә уку "мөмкинлеге" турында әйтелә. Гамәлдәге ФГОСта андый төшенчә юк.

Татар телен факультативка калдыру яклы "Родительское сообщество Татарстана" төркеме бу проектны инде тәнкыйтьләп чыкты. Алар "туган тел" дәресләренең башлангыч сыйныфларда да мәҗбүри калуына каршы. Төркем идарәчеләре проект сәхифәсендә аңа каршы тавыш бирергә, тәкъдимнәргә актив язарга чакыра.

"Татар ата-аналары" төркеме исә проектны, киресенчә, хупларга чакыра. Төркем сайтта теркәлеп, проектка тавыш бирергә, моннан тыш "тәкъдимгә русча "республика дәүләт телләре мәҗбүри укытылырга тиеш" дип язып җибәрергә тәкъдим итә.

Яңалык язылганда ФГОС проекты өчен 14 кеше уңай, 135 кеше каршы тавыш биргән.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны ихтыярига калдырды. 2018 елның 6 апрелендә "Татар ата-аналары" төркеме Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, татар телен ихтыярига калдыру белән татар милләте беркайчан да килешмәячәген әйтте һәм мәсьәләне хокукый аспектта хәл итәргә чакырды.

7 апрель көнне Русия думасында Татарстан вәкиле Илдар Гыйлметдинов та мәктәпләрдә ике сәгать татар теле укыту програмының мәҗбүри өлешендә булырга тиеш дип белдерде.

XS
SM
MD
LG