Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы ана телләрен ихтыярига калдыру турында канун өлгесен кире кагуны сорый


Дөнья татар конгрессы бинасы
Дөнья татар конгрессы бинасы

Дөнья татар конгрессы Русия думасына ана телләрен ихтыярига калдыру турында канун өлгесен кире кагуны сорап мөрәҗәгать итте.

"Русиядә милли республикаларның дәүләт һәм ана телләренең статусын саклыйк" дип аталган әлеге мөрәҗәгать БТКның сайтында урнаштырылган.

Татарлар сан ягыннан Русиядә икенче урында торучы халык, алар урыслар белән бергә Русия дәүләтенә нигез салу башында торган, илнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә дип яза авторлар.

"Ләкин ана телләрен укытуны ихтыярига калдырырга, татар теленең Татарстанда дәүләт теле статусын юк итәргә, Конституция гарантияләрен санга сукмаска тырышулар илнең татар җәмәгатьчелегендә аптырау һәм борчылу хисе тудыра", диелә мөрәҗәгатьтә.

БТК әгъзалары 2018 елның 10 апрелендә Думага кертелгән Русия халыкларының туган телләрен өйрәтүне ихтыярига калдыру турындагы канун өлгесе "барлык кануни нормаларга каршы килә, телләр балансын боза, киеренкелек тудыра", дип саный.

Авторлар телләр өлкәсендә моңа кадәр кертелгән чикләүләрне санап уза. БДИны ана телендә бирү мөмкинлеге бетерелү, уку стандартларында төбәк компонентын алып ташлау, милли телләрне "ихтыяри" итү халыкларны үз ана телен саклау һәм куллануда чикли диелә.

Авторлар әлеге канун өлгесенең Русиягә каршы тышкы чикләүләр һәм басым арту вакытында кертелүен дә билгеләп уза. Алар фикеренчә, мондый документ җәмгыятьне тышкы куркынычлар алдында берләштерми, киресенчә уйланылмаган һәм куркыныч адым булып тора.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларында ике чит телнең мәҗбүри булуын, ә халыкларның ана телләрен ихтыяри итүне БТК әгъзалары "көлү" дип саный.

Алар "тугандаш халыклар арасында мәнфәгатьләр низагы тудыру, телләр мәсьәләсендә этник нигилизм булдыру ярамый", дип тә белдерә.

"Русия татарлары президент Владимир Путинның күпмиллләтле илдә яшибез дигән сүзләрен хуплый. Ил халыкларының үз ана телләрен иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә куллану хокукы булырга тиеш. Димәк, алар телләрен гарантияле рәвештә өйрәнергә тиеш", дип языла мөрәҗәгатьтә.

Хат авторлары Русия думасы депутатларыннан мондый кануннарны төрле яклап килештергәннән соң гына кабул итүне сорый. Алар милли мәгариф мәсьәләләрен белгечләрне, ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләрен җәлеп итеп сөйләшергә тәкъдим итә.

"Ана телен мәҗбүри фән буларак өйрәнү - Русия халыкларының хокукы. Милләтара килешүгә, тынычлыкка, илдәге тотрыклыкка янаучы әлеге канун өлгесен караудан һәм кабул итүдән баш тартуны сорыйбыз", дип тәмамлана мөрәҗәгать.

Моңа кадәр Русиядәге берничә республика вәкилләреннән торган инициатив төркем милли телләрне ихтыярига калдыру турында канун өлгесен кире кагуны сорап Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән иде.

Татарстан җитәкчелеге дә мондый канун җәмгыятьтә "низаг тудырырга мөмкин" дип санавын белдерде.

Русия республикаларының милли телләрен укыту бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә булырга тиеш дигән канун өлгесен Думаның берничә депутаты тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG