Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә туган телләрне яклап Путинга имзалар тапшыру дәвам итә


Илсөя Әхмәтгалиева
Илсөя Әхмәтгалиева

Татар ата-аналары Путинга туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесенә каршы хатларын тапшыруны дәвам итә. Татарстаннан юлланган хатлар саны 3 меңнән артты.

Татар ата-аналары активистлары туган телләрне ихтыяри укыту кануны өлгесенә каршы хатларын дәүләт оешмаларына тапшыруны дәвам итә. 14 июнь көнне Русия думасына Татарстаннан ике мең хат тапшырылган.

"Русия президенты Владимир Путинга 15,16 июнь көнне хатларны көне буе тапшырдым", дип сөйләде Азатлыкка активист Илсөя Әхмәтгалиева. Аның сүзләренчә, Русия думасы башта 2 меңләп хатны коллектив итеп кабул иткән булса, президент идарәсе һәрберсен аерым кабул итә.

Әхмәтгалиева сүзләренчә, ул 15 июньдә хатларны бергә тапшыруны сорап идарә җитәкчесе белән дә сөйләшкән, әмма ул нәтиҗә бирмәгән. 16 июнь көнне хатларны тапшыра башлаганчы башта 40 минутлап көтәргә туры килгән.

"Аннары бер генә тәрәзәдән кабул итә башладылар. Башкаларны даими чакыра тордылар. Кабул итүче 20шәр минутка чыгып китеп йөрде. Сәгать өчләрдән соң эш бераз алга китте", дип сөйләде Әхмәтгалиева.

Хатларны кабул иту бик озак hәм акырын бару сәбәпле, дүшәмбедән бу эшне Мәскәудә яшәүче татарлар дәвам итәргә булган.

Русиянең дүрт милли республикасында - Татарстан, Башкортстан, Кабарда-Балкар һәм Якутиядә милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы 20 меңләп имза җыелган. 14 июнь көнне Башкортстан һәм Татарстан активистлары аларны Русия думасы һәм Владимир Путинга тапшыру өчен Мәскәүгә килде.

Русия мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнүне ихтыярига калдыру турында канун өлгесе Русия думасында 19 июнь каралачак. Медиада аның икенче укылышка тәкъдим ителгән ихтимал тексты чыкты.

XS
SM
MD
LG