Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасы Русиянең Мәгариф канунына милли телләрне укытуны ихтыярига калдыруны күздә тоткан үзгәрешләр кертүгә каршы чыкты. Депутатлар бу мәсьәләдә Русия думасы һәм төбәкләр белән сөйләшүләр алып барырга чакырды.

24 май үткән утырышта Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары урта мәктәпләрдә милли телләрне укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесен хөкем итеп, әлеге документ кире кагылырга тиеш дип тавыш бирде.

Утырышта канун өлгесе турында чыгыш ясаган депутатлар аңа каршы булуын белдерде. Депутат Ксения Владимирова әлеге канун өлгесен хупламаска чакырып, аны Думада төбәкләрнең үзенчәлекләрен белмәгән депутатлар әзерләгән дип белдерде.

Ксения Владимирова
Ксения Владимирова

"Бу канун беренче сыйныфта (республиканың дәүләт телен - ред.) бөтенләй укымауны, ноль сәгать укуны күздә тота. Икенче сыйныфта атнасына бары бер сәгать кенә каралган. Өченче сыйныфта да бер генә сәгать, дүртенче сыйныфта ярты сәгать укылачак.

Ә (федераль уку стандартының - ред.) дүртенче вариант нигезендә гомум белем бирү мәктәбендә бишенче сыйныфта ике сәгать, алтынчы сыйныфта бер сәгать. Җиденче, сигезенче, тугызынчы сыйныфларда атнасына икешәр сәгать уку каралган. Бу әгәр дә бала һәм аның әти-әнисе икенче тел буларак үзләренең туган телен укуны сайлаган очракта булачак. Әгәр сайламаса, ул аны бөтенләй өйрәнмәячәк. Хөрмәтле коллегалар, мин бу канун өлгесен хупламаска чакырам", диде Владимирова.

Разил Вәлив
Разил Вәлив

Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләр комитеты утырышка кадәр канун өлгесен кире кагу тәкъдиме белән чыккан иде. Комитет рәисе Разил Вәлиев депутатлар алдында чыгыш ясап: "Бу канун өлгесе кабул ителергә тиеш түгел. Башка республикалар да безгә кушылыр, Русия думасындагы Татарстаннан сайланган депутатларга да өметебез зур. Һәр тавыш мөһим. Безне ишетерләр дип ышынам. Русия Контитутциясендә дә хакимият күпмилләтле халык кулында дип язылган. Бу канун өлгесе кабул ителсә, Русия горурланган күптеллелек, дустанә мөнәсәбәт юкка чыгачак. Безнең комитет бу канун проектын хупламаска өнди", диде.

Вәлиев фикеренчә, мәктәптә телне өйрәнмәү ата-аналар арасында, ата-ана һәм мәктәпләр арасында низаг тудырырга мөмкин. "Бер елда өйрәнәм дияр, икенче елда баш тартыр, ягъни бернинди дә системлы эш булмаячак. Туган телләрне мәҗбүри өлештән төшереп калдыру педагогларны да югалтуга китерәчәк. Татарстанның дәүләт теленең кулланылуы, аның яшәп калуы да мәктәпләрдә өйрәнелүгә бәйле", диде Разил әфнде.

Татарстан фәннәр академиясе президенты, депутат Мәгъзүм Сәлахов Русиядәге халыклар телләрен яклау хәрәкәтен булдыру ихтыяҗы туды дип белдерде.

Мәгъзүм Сәлахов
Мәгъзүм Сәлахов

"Бу канун өлгеләре безнең ватанның бердәмлегенә һәм татулыкны, толерантлыкны саклап калуга куркыныч тудыра. Республика фәнни җәмәгатьчелеге, Фәннәр академиясе бу өлкәдәге белгечләрне туплау өчен платформа булырга әзер. Анда төрле милли республикадан галимнәр катнашып бу мәсьәләне хәл итә алыр иде", диде Сәлахов.

Галим Мәскәүнең бу канун өлгесен кабул итү өчен әзерлек эшләрен 10-15 ел элек үк тотынуын әйтә.

"10-15 ел элек булган хәлләрне анализласак, кайдадыр юл харитасы эшләнгән. Аның максатын аңлау авыр, бәлки монодәүләт булдыру, бәлки башка нәрсәдер. Әмма професионаллар системлы рәвештә шул юл харитасы белән эшләгән. Без башта провокацион мәкаләләр күрдек. Аннары барыбызга да билгеле Ольга Артеменко Дәүләт шурасына килде. Аның белән яхшымы, яманмы фикер алышу булды. Шуннан соң алар БДИ кертте. БДИны татарча бирүне тыю милли телләрдәге югары белем бирү системын җимерде.

Бу милли югары мәгарифне җимерү булып тора

Фән өлкәсендә шулай ук хәйләкәр юл кулландылар. 2013 елдан диссертацияләрне яклауга үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә, милли телләрдә фәнни эшне яклау тыелды. Мисал өчен, татар филологиясен алсак, ничек инде татар теле нечкәлекләрен урысча аңлатасың. Бу шулай ук милли югары мәгарифне җимерү булып тора. Без тикшергән канун өлгесе әлеге юл харитасының чираттагы этабы", диде Сәлахов.

Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев үзенең чыгышы вакытында бу эшләр Дәүләт шурасының һәм Татарстанның күпмилләтле халыкның, башка республикаларның фикерен исәпкә алмыйча башкарыла дип тәнкыйтьләде.

"Болай ашыгу гаҗәпләндерә һәм аңлашылмый. Һәм иң төп мәсьәлә – Русиянең хәзер эшләп килгән Конституциясен бозып башкарыла, безнең республиканың Конституциясе бозылу турында әйтеп тә торасы юк. Татарстан парламенты бу өлгегә карата уңай карар кабул итә алмый", диде Шәймиев.

Депутатлар күпчелек тавыш белән Русия мәгариф канунына үзгәрешләр кертүгә каршы чыкты, ана телләрен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсендә сөйләшүләрне дәвам итәргә дигән карар кабул итте.

10 апрель Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала.

21 май Мәскәүдә үткән "Туган телләрнең гомуми белем бирү системында үсеше: сәяси-хокукый аспектлар" дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүендә галимнәр, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре милли телләрне саклау өчен "Русия халыклары демократик конгрессы" иҗтимагый хәрәкәте булдыру турында карар кабул итте.

Дәүләт думасының Мәгариф комитеты вәкиле Алексей Майоров әлеге сөйләшүдә чыгыш ясап хәзерге вакытта канун өлгесенең төбәкләргә юллануын, 45 көн эчендә өлгегә фикерләр җибәреп булачагын әйтте. Канунны карау якынча сентябрь аенда узачак ди ул.

Татарстан Дәүләт шурасының туган телләрне мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыруны яклап Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга язган мөрәҗәгатен Калмыкстан, Кабарда-Балкар республикалары парламентларының рәисләре үзләрендә хуплаячакларын белдергән иде.

23 май Дагыстан парламентының Мәгариф комитеты туган телләрне укытуны ихтыярига калдыру турындагы Русия кануны өлгесен хуплап чыкты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG