Accessibility links

Кайнар хәбәр

10 май көнне Казанның Тинчурин паркында Русия мәктәпләрендә ана телләрен ихтыярига калдыруны күздә тоткан мәгариф кануны өлгесенә каршы пикет узды.

Русия Думасында каралача "Мәгариф кануны" өлгесенә каршы пикетта катнашучылар "Депутаты Аршинова, Николаев, Саралиев, Смолин, Строкова, Чернышов! Ваш законопроект нарушает статьи 1,5, 68, 72 Конституции РФ", "Депутаты Аршинова, Николаев, Саралиев, Смолин, Строкова, Чернышов! Ваш законопроект нарушает "Декларацию о правах коренных народов ООН – статью о насильственной ассимиляции", "Татар теле өчен көрәш – Татар дәүләтчелеге өчен көрәш", "Депутаты Госдумы РФ от Татарстана! Требуем: вы должны выступить против антиконституционного закона", "Тукай телен, татар телен саклап калу өчен, татар телен дәүләт теле буларак укытуны таләп итәбез", "Каждой республике РФ – самостоятельную, национальную систему образования!" һәм башка шигарләр тоткан иде.

Галимә Тәэминә Биктимерова Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшүдә үз ана телләрен сакламаган татарларга үпкәсе зур булуын әйтте.

Тәэминә Биктимерова
Тәэминә Биктимерова

"Ничек тел мәсьәләсендә шушының кадәр генә халык җыела ала? Үзебезнең ана телебез язмышы бит бу. Нинди гөнаһларыбыз өчен без шушы урыс хөкүмәте тарафыннан үзебезнең тарихыбыздан, үзебезнең телебездән аерылып, үзебезне мескен булып тоярга тиеш икән? Ни өчен күкрәк тутырып "Аллага шөкер без татар баласы" дип әйтә алмыйбыз?

Бүгенге татарларга үпкәм зур. Ни өчен безнең балалар бакчада урысча сөйләшә, ә Австралиядән килгән татарлар татарча сөйләшә, Швециядән килгән татарлар, Конгрессның беренче җыелышыннан ук күреп торам, һәрвакыт татарча сөйләштеләр, Америкадан килүчеләр шулай ук саф татар телендә сөйләште.

Колхоз сарыкларына тиңләшеп йөрмәсен иде безнең балалар

Татар халкы үзебезнең галимнәребезне, борынгы тарихыбызны белми. Бер көнне Ярдәм мәчетенә Шиһабетдин Мәрҗани турында сөйләргә килдем. Андагы хатын-кызлар миңа зур канәгатьлек белдерделәр дип әйтмәс идем. Бу бит безнең тагын бер наданлыгыбыз. Мәрҗани бөтен гарәп дөньясында, төрки халыклар арасында зур галим булып санала, Мисырдагы Әл-Әзһәр университетында аның хезмәтләре белән лекцияләр укыйлар, студентларга тәрбия бирелә икән, без шуның белән дә горурланмаска тиеш мени?

Мин үскән авылда көтүче кайда чыбыркы шартлатса, сарыклар шунда бара иде, бүген без шушы хәлгә калдык. Колхоз сарыкларына тиңләшеп йөрмәсен иде безнең балалар дип әрнеп әйтәм", диде ул.

Казанда Русиянең яңа "Мәгариф кануны" өлгесенә каршы пикет узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:39 0:00

Галишан Нуриәхмәт Биктимерованың чит илдәге татарларның ана телләрен белеп тә, Татарстандагыларның белмәвен үзенчә аңлатты.

"Чөнки анда демократия бар. Бездә демократиянең "д" хәрефен дә белмиләр. Финляндиядә ана телен өйрәнү өчен дәүләт акча бирә. Австралиядә шулай ук ана телен өйрәнү өчен мәктәпкә акча бирәләр. Бездә ана телен бетерү өчен 99 институт эшли. Аннары Русиянең милли сәясәте юк диләр. Бар ул. Милләтләрне бетерү, юкка чынару сәясәте.

Татарстанның 750 млрд сум акчасын Европа алмый бит, Мәскәү тартып ала

Бу ана телен өйдә өйрәнсеннәр дигән сүз. "Сезне басып алдык, сөйләшергә хакыгыз юк, инде телегезне өйдә өйрәнегез" диләр. Мәгарифне тоту дәүләт эше. Без салым түлибез. Татарстанның 750 млрд сум акчасын Европа алмый бит, Мәскәү тартып ала. Ә Татарстанның бюджеты 180 млрд сум.

Татар мәктәпләре бар диләр. Нинди мәктәп? Казанда 179 мәктәп, шуның берсендә дә татар телен кешечә укытмыйлар. Икенче гимназия бар диләр. Анда да хәтта урыс китапларыннан укыталар. Бу бит инде күз буяу. Үзеңне-үзең алдау. Хәзер инде без кол. Кайбер татарларга балаларың татарча да белмиме дигәч, аңлый ул диләр. Эт кебек икән дим. Халык эт хәлендә калды", диде Нуриәхмәт Азатлыкка.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG