Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыклар тел өчен көрәштә берләшә


"Туган телләрнең гомуми белем бирү системында үсеше: сәяси-хокукый аспектлар” түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар
"Туган телләрнең гомуми белем бирү системында үсеше: сәяси-хокукый аспектлар” түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар

Мәскәүдә милли телләр язмышына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә иҗтимагый оешма төзеп, даими форумнар үткәрергә килешенде. Галимнәр, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре милли телләр мәсьәләсен югарырак баскычка күтәреп кануни нигездә хәл итәргә җыена.

21 май Мәскәүдә үткән "Туган телләрнең гомуми белем бирү системында үсеше: сәяси-хокукый аспектлар" дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүендә рус теленнән кала ана телләрен ихтыяри укытуга калдырачак канун өлгесе кискен хөкем ителде. Русиядәге халыкларның телләрен үстерү мәсьәләсе белән шөгыльләнәчәк иҗтимагый комитет төзергә килешенде.

Милли телләр мәсьәләсенә багышланган зур форум 23 июнь Чуашстан башкаласы Чабаксар шәһәрендә планлаштырыла. Бу форумга Русиядәге 22 милли республикадан иҗтимагый оешма вәкилләрен генә түгел, ә республикалары булмаган милләтләрнең вәкилләрен дә чакырырга дигән тәкъдим ясалды.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә республикаларның дәүләт телләре алдында торган куркыныч - мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыру омтылышы белән беррәттән илдәге азсанлы, асаба халыкларының телләре проблемнары турында да сүз барды.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар

Милли төбәкләрнең парламентлары депутатлары, милли оешмалар җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, тел сәясәте өлкәсендә танылган белгечләр сөйләшү ахырында резолюцияне нигездә кабул итте. Редакция шурасы түгәрәк өстәлдә яңгыраган тәкъдимнәр белән документка төзәтмәләр керткәч, ул чарада катнашучыларга һәм Русиянең дәүләт оешмаларына җибәреләчәк.

"Без халыкларны һәм аларның телләрен сортларга бүлүне катгый рәвештә хөкем итәбез һәм Русияне бербөтен ил буларак, андагы халыкларны саклап калу өчен Конституцияне, федераль кануннарны үтәргә чакырабыз" диелә әлеге документта.

Русия думасына куелган таләпләр:

  1. Русия Мәгариф канунына илдәге халыкларның ана телләре һәм республикаларның дәүләт телләренә караган үзгәрешләр өлгесен кире кагарга.
  2. Мәгариф канунына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертеп ватандашларның мәктәпләрдә туган телләрендә урта белем алу хокукын тәэмин итәргә, милли телләрдә белем биргән мәктәпләр челтәрен җәелдерү өчен федераль концепция эшләргә.
  3. Русиянең Мәгариф канунына үзгәрешләр кертеп федераль норматив-хокукый документларны республикаларның дәүләт телләрендә дә мәҗбүри бастырып барырга.

Русия хөкүмәтенә куелган таләпләр:

  1. Федераль мәгариф дәүләт стандартларына (ФГОС) 9нчы һәм 11нче сыйныфларны тәмамлаучыларның ана телләрендә имтихан тапшыруын кертергә.
  2. Русия халыклары телләрендә укыту әсбапларын әзерләү, рецензияләү һәм бастыруның илкүләм системын булдырырга.
  3. Туган телләрне өйрәнү һәм белем алуда шартлар тудыру өчен билингваль педагогик белгечләр һәм укыту-методик комплектлар булдыруны да кертеп, даими федераль мониторинг һәм бу эшне баккан оешма булдырырга.
  4. Урта мәктәпләрдә йомгак аттестациясен (ЕГЭ) бары тик рус телендә генә бирү күрсәтмәсен кире кагарга.
  5. Укучының, ата-ананың телне сайлау хокукы нигезендә Русия республикаларының дәүләт телләрен укытуны белем бирү планнарының инвариатив өлешкә (җәдвәлгә) кертергә.
  6. Русия халыкларының әдәби мирасын актуальләштерү өчен ана теле белән беррәттән "Ана телендә әдәбият"ны аерым фән итеп укытуны кертергә.

Илдәге киң җәмәгатьчелеккә чакыру:

  1. Төбәк парламентларын Мәгариф канунына үзгәрешләр өлгесенә тискәре бәя бирергә, думадагы депутатларны бу канун өлгесен хупламаска чакырырга.
  2. Ана телләре форумы оештырырга.
  3. "Ана телләргә каршы канун булмаска тиеш" петециясенә, change.org-та Русия президенты Владимир Путинга һәм милли оешмаларның бу канун өлгесен хөкем иткән мөрәҗәгатьләренә һәрьяклап теләктәшлек күрсәтергә.

Беренчеләрдән булып чыгыш ясаган Саха Дәүләт җыены депутаты Иван Шамаев сүзен тәкъдимнән башлады. Ул, туган телләрне яклау хәрәкәте бер чара белән генә чикләнмичә, иҗтимагый оешма яки комитет булдырып системлы эшләү кирәк, диде.

Милли мәгариф өлкәсендә көрәш "озак барачак" дип фаразлый Шамаев. "Без барлык фронтта да ачык эш алып барырга тиеш. Бүгенге көндә ил җитәкчелегендә бер телгә күчү файдалы булыр, Русия дәүләтчелеген көчәйтер дигән фикер бар. Бу алай түгел. Без "Көчле халыклар – көчле Русия" шигарен күтәрергә тиеш", ди ул. Шамаев милли мәктәп статусын кире кайтару, мәгариф төбәк кануннары нигезендә эшләргә тиеш дигән таләпләр куярга чакырды.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

Татарстаннан мәгариф өлкәсендә белгеч Марат Лотфуллин соңгы елларда федераль үзәк халыкларны ассимиляциялү сәясәте алып бара дип саный. Ул әлеге түгәрәк өстәлдән соң махсус редакция комиссиясе булдыру тәкъдиме белән чыкты. Әлеге комиссиягә чит телләрне белгән кешеләр дә керергә тиеш, ди мәгариф белгече.

"Безнең карарларны халыкара оешмаларга, шул исәптән БМОга да җиткерергә, Русия белән генә чикләнмәскә кирәк", дип Лотфуллин. Марат әфәнде фикеренчә, республикаларның дәүләт теле бары тик мәҗбүри укытылырга тиеш.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, "Татарстан - Яңа гасыр" телерадио ширкәте мөдире Илшат Әминов Русиянең мәгариф канунына үзгәрешләр кабул ителмәс дип өметләнә. Илшат әфәнде Русиянең конституцион нигезен җимерә торган бөтен кануннарны җыеп илнең Конституция мәхкәмәсенә шикаять итәргә тәкъдим итте. Бу эшкә милли республикаларның парламентларын да чакырды.

Ил Конституциясе бер төрле, ә карарлар икенче төрле булмаска тиеш

Лезгин федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Амиль Саркаров та Русия президенты Владимир Путинның милли телләрне укытуны ата-аналар теләгенә калдыру күрсәтмәсен, әлеге күрсәтмәдән соң прокуратура тикшерүләрен, мәгариф канунына үзгәрешләрне юристларны чакырып анализлап, Конституция мәхкәмәсенә шикаять итәргә чакырды. "Ил Конституциясе бер төрле, ә карарлар икенче төрле булмаска тиеш", ди Саркаров.

Амиль әфәнде мәгарифкә төбәк компонентын кире кайтару таләбе кую кирәк дип әйтә.

Дөнья башкорт корылтае вәкиле Рөстам Баянов дәүләт телләрен укытуны ихтыярига калдыру канун өлгесен Башкортстан парламенты да карарга тиеш дигән тәкъдим белән чыгуларын әйтте. "Алга таба безнең комитет һәр мәктәпкә кереп тикшерү ясый алсын өчен Башкортстан иҗтимагый пулаты белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Башкортстан халыклар асcамблеясенә дә мөрәҗәгать иттек, алардан да бу канунга каршы мөрәҗәгать көтәбез", диде ул.

Баянов мәктәпләрдә "Асаба халыклар тарихы һәм мәдәнияте" дигән фән дә укытылырга тиеш дип әйтте.

Мәдинә Хакуашева
Мәдинә Хакуашева

Кабарда язучысы, филология фәннәре докторы Мәдинә Хакуашева барлык радикал урыс милләтчел оешмаларны тыярга тәкъдим итте. Мәдинә ханым сүзләренчә, туган телләрне саклап калу гына түгел, үстерүгә юнәлтелгән Русиянең милли телләр турындагы кануны кабул ителергә тиеш. Ул илдәге һәр халык мәнфәгатенә туры килердәй Русия халыкларын үстерүгә багышланган яңа федераль проект булдыру тәкъдиме белән дә чыкты.

Хакуашева милли телләрне укытуны ихтыярига калдыру канун өлгесе Русине таркатырга мөмкин дип саный. "1978 елда Грузиядә урыслаштыру омтылышыннан соң студентлар протест белән урамнарга чыкты. Соңрак тарихчылар Тифлистәге әлеге вакыйгалар Совет берлегенең таркалу нигезләренең берсе булды дип белдерде", диде Хакаушева.

Ихтыяри укытуны хуплаучылар - "лингвист наданнар"

Төньякта яшәүче асаба халыклар телләре белгече Ольга Казакевич та бүген Русиядә килеп чыккан тел низагы түнтәрелешләргә юл ачарга мөмкин дигән фикердә. "Тел проблемы – ил төзелешенә куркыныч тудыра. Дәүләтчелеге булмаганга асаба телләр бетүгә бара", диде Казакевич. Галимә сүзләренчә, Русиядә бүген 150 тел бар. Кайберләрендә биш, кайберләрендә егерме кеше генә сөйләшә. Ана телләрен укытуны ихтыярига калдыруны хуплаучыларны ул "лингвист наданнар" дип бәяләде. "Безнең илдә монолингвистикага караганда күптеллелек яхшы дигәнне аңлату, халык аңына җиткерү җитми", диде Казакевич. ​

Василий Кудирмеков чыгыш ясый
Василий Кудирмеков чыгыш ясый

"Алтай-Курултай" оешмасы рәисе Василий Кудирмеков дәүләт статусы булмаган телләрнең язмышы аяныч хәлдә дип ассызыклады. "Документларыбызда аларга да игътибар итү кирәк", диде ул. Кудерметов сүзләренчә, 5 июльдә Русия думасында тел темасына багышланган парламент тыңлаулары узачак. Анда да фикер җиткерергә кирәк дип саный.

Түгәрәк өстәлдә Дәүләт думасының мәгариф комитеты вәкиле Алексей Майоров да чыгыш ясады. Ул әлеге чарага Думаның рәсми вәкиле буларак түгел, ә канунга каршы чыгучыларга кайбер аңлатмалар бирү өчен шәхси зат буларак килүен ассызыклады.

Майоров сүзләренчә, хәзерге вакытта канун өлгесе төбәкләргә җибәрелү алдында. 45 көн эчендә өлгегә фикерләр җибәреп булачак. Канунны карау якынча сентябрь аенда узачак, ди ул.

"Бу канун өлгесенә килгән һәр 100 мөрәҗәгатьнең якынча 20се аны хуплау турында. Комитет ике якны да тыңлап чыгачак", ди Майоров.

Түгәрәк өстәл модераторы Руслан Айсин (с) һәм Максим Шевченко
Түгәрәк өстәл модераторы Руслан Айсин (с) һәм Максим Шевченко

Түгәрәк өстәл сөйләшүенә җәмәгать эшлеклесе, журналист Максим Шевченко да килде. Ул Мәгариф канунына үзгәрешләрне җинаять дип атады. Русия хакимияте милли телләрне бетереп монарх-империалистик дәүләт төзү юлында, диде Шевченко. Аның фикеренчә, хәзер нефть һәм газ табып, аны экспортлап яткан хакимияткә миллилек тә, милли телләр дә кирәкми. "Демократик җәмәгатьчелек каршылыгы гына бу канунны кабул иттермәячәк", диде Шевченко.

XS
SM
MD
LG