Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли телләр мәсьәләсендә Башкорстан парламенты авызына су капты"


Башкортстан парламенты утырышы, 25 апрель 2018

Галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре Русия думасына кертелгән милли телләрне мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыру кануны өлгесенә карата Башкортстан парламентының сүз әйтмәвен хөкем итә.

11 май Русия думасының Мәгариф комитетында "Мәгариф канунына" үзгәрешләр, аерым алганда урыс теленнән кала милли телләрне мәктәпләрдә укытуны ихтыярига – ата-аналар теләгенә калдыру каралыр дип көтелә. Татарстан парламенты 25 апрель әлеге канун өлгесенә каршы Русия думасына, аның җитәкчесе Вячеслав Володин исеменә мөрәҗәгать кабул итте.

Русиядәге берничә республика вәкилләреннән торган инициатив төркемнең әлеге документка каршы Change.org-та президент Владимир Путинга мөрәҗәгатен имзалаучылар 8 майда 13.600гә якынлашты. Change.org-та думада әлеге канун өлгесен әзерләүдә катнашкан, Чуашстаннан сайланган депутатларның ышаныч югалтуына да имза җыела.

Башкортстандагы галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре әлеге мәсьәләдә республика парламентының үз сүзен әйтмәвен хөкем итә.

"Башкорт" оешмасы рәисе урынбасары Руслан Габбасов республика парламентының канун өлгесенә карата сүз әйтмәвен "авызларына су каптылар" дип хөкем итте.

Руслан габбасов
Руслан габбасов

"Бу җәһәттән бары тик җәмәгать оешмалары гына үз сүзен әйтә килә. Халык сайлаган депутатлар авызларына су капкан кебек. Әлеге канун өлгесенә карата нәкъ канун чыгаручыларның сүзе кирәк иде.

Безнең оешмага килгәндә, Башкортстанда башкорт теле мәктәпләрдә мәҗбүри укытылырга тиеш дип саныйбыз. Бу безнең җиребез. Үз хокукларыбызны даулау өчен башка чара юк. "Башкорт" оешмасы бу канунга катгый каршы. Без Русия думасындагы Башкортстаннан сайланган депутатлардан ул канунга каршы тавыш бирүне таләп итәбез.

Тел өчен көрәшебезне дәвам итәчәкбез

Минемчә, Башкортстан парламенты депутатлары башкорт телен яклап Русия думасына каршы сүз әйтмәячәк. Әнә шуңа күрә без алга таба да тел өчен көрәшебезне дәвам итәчәкбез. Бил алышуда җиңелдек, әмма көрәш тәмамланмаган әле. Башкортстанда башкорт теле урыс теле белән беррәттән укытылырга тиеш", диде Габбасов.

Тарих фәннәре докторы, башкорт милли хәрәкәте башында торган Марат Колшәрипов фикеренчә, парламент депутатлары федераль сәясәтне генә алга сөргән республика башлыгы сүзеннән чыкмыйлар.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

"Безнең депутатлар халык мәнфәгатен күзәтүдән бик ерак тора. Әгәр алар республикада яшәгән халыкларның мәнфәгатьләре белән кызыксынса, әлбәттә ул канун өлгесе белән килешә алмаслар иде. Депутатлар арасында Дөнья башкорт корылтае рәисе булып утырганнар бар. Мисал өчен, Румил Азнабаев депутат булып үтте дә хәзер тавыш-тыннары юк. Тел мәьәләсен алар күтәреп чыгарга тиеш иде. Бу канун өлгесе бөтенләй дөрес түгел, Конституцияне бозу булып тора.

Нигезендә урыс булмаган халыкларны руслаштыру сәясәте ята

Бу документ нигезендә урыс булмаган халыкларны урыслаштыру сәясәте ята. Ул көн кебек ачык. Күптән инде федераль үзәк милли республикаларны бетерү эшенә тотынды. Менә хәзер телгә бәйләнеп калдылар. Бала кечкенәдән телне укымаса, телне дә, милли мәдәниятне дә оныта һәм башка чит милләт кешесенә әйләнә", ди Колшәрипов.

Марат әфәнде фикеренчә, республика башлыгы Рөстәм Хәмитов тел мәсьәләсендә икенче төрлерәк уйласа һәм милли телләрне саклауга игътибар бирсә, депутатлар да Русия думасы теләгенә каршы үз сүзләрен әйтер иде. Башкорт телен яклап митингларга чыкканнарны тоткарлаулар, штрафка тартулар, эзәрлекләүләр – барсы да өстән килә ди Колшәрипов.

Дөнья башкорт корылтае җитәкчесе Әмир Ишемгулов милли телләрне укыту мәсьәләсендә милли республикаларга берләшү кирәк дип саный. "Корылтай телләрне ничек укытуны төбәкләр үзләре хәл итәргә тиеш дип белдерде инде. Башкортстан халыклары ассамблеясы да милли телләрне укытуны ихтыярига калдыруга каршы Русия думасына ​мөрәҗәгать юллады", диде Ишемгулов. ​

Мәръям Буракаева
Мәръям Буракаева

Башкорт җәмәгать эшлеклесе Мәръям Буракаева фикеренчә, телләрне укыту канунда шундый булырга тиеш ки, башлангычта барлык фәннәр дә башкортча, 9нчы сыйныфка кадәр һуманитар фәннәр башкортча, ә калганнарын урысча укыту кирәк.

"Мөмкинлек булганда төгәл фәннәр дә ике телдә башкортча һәм урысча укытылырга тиеш. Әле күптән түгел генә Бөрҗәндә урыслар да башкортча сөйләшә иде. Хәзер киресенчә, хәтта башкорт авылларында да урысча сөйләшәләр, чөнки алар мәктәптә фәннәрне урысча өйрәнә", ди Буракаева.

Башкортстан парламентындагы чыганак Азатлыкка Русия думасыннан "Мәгариф кануны"на үзгәрешләр турында документ килмәде әле, килә калганда, алдагы утырышларның берсендә караячакбыз дип белдерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG